16+

Тукайны җитәрлек дәрәҗәдә беләбезме?

Бөек татар шагыйренә багышланган яңа проект башлангыч ала.

Бөек татар шагыйренә багышланган яңа проект башлангыч ала.

8 гыйнвардан Татарстан Мәдәният министрлыгы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган республика проектын башлап җибәрә. Ул «Тукайны бергәләп укыйбыз» дип исемләнгән. 


Проект кысаларында бөтен республика китапханәләре базасында махсус әдәби клублар эшли башлаячак. Алар һәр  пәнҗешәмбе саен Тукайның шигъри мирасын уку һәм өйрәнүгә багышланган очрашулар оештырачак. Катнашучылар шагыйрьнең татар һәм рус телләрендәге әсәрләре белән таныша алачак.

Укулар Габдулла Тукайның «Туган тел» исемле танылган шигыре белән башланып китәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading