16+

Уенда уйныйм дип әнисенең бөтен хезмәт хакын туздырган

Татарстаннан 10 яшьлек кызның бушлай уен валютасы, интернет-уеннан «робукслар» алу теләге әнисенең картасыннан 20 мең сум урлау белән тәмамлана.

Татарстаннан 10 яшьлек кызның бушлай уен валютасы, интернет-уеннан «робукслар» алу теләге әнисенең картасыннан 20 мең сум урлау белән тәмамлана.

Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.  

Укучы бала үзе сөйләгәнчә, ул мессенджерда бер аккаунтка язылган һәм аңардан олы туганнарының телефоны скриншотын сорыйлар.  

Ул моны үтәгәннән соң, мессенджер аша балага әнисенә карата җинаять эше ачулары белән, мәктәп укучысын янәсе мошенникларга мәгълүмат тапшырган өчен балалар йортына озаталар дип яный башлыйлар. Боларны булдырмас өчен баладан әнисенең телефонындагы банк кушымтасына керүне таләп иткәннәр. Шулай итеп кыз мошенникларга 20 мең сум акча күчергән. Банк картасыннан акчаларының югалуы турында баланың әнисе полициягә белдергән.  

Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы әти-әниләргә балаларына интернетта үз-үзләрен дөрес тотулары һәм шәхси мәгълүматларны, телефонга килүче СМС кодларын, фотоларны, скриннарны һәм башкаларны таныш булмаган кешеләргә тапшыру куркынычы турында сөйләүләрен сорый.
Бала кулына телефон яисә планшет тоттырыр алдыннан башта аның белән профилактик сөйләшүләр алып бару кирәк. Ә иң мөһиме, бала өчен, билгеле инде әти-әнинең игътибары. Еш кына үзебезнең дә баш телефоннан чыкмый бит. Балаларыбызга карата игътибарлырак булсак иде!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading