16+

Укуда зур алга китеш күрсәткән укучыларны бүләкләргә тәкъдим итәләр

Мондый тәкъдим Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога юлланган.

Мондый тәкъдим Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога юлланган.

Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Борис Чернышов укуда зур алга китеш күрсәткән мәктәп укучылары өчен бүләкләү системасы кертергә тәкъдим итә. Бу тәкъдимне ул Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога юллаган.

Депутат мәктәптә укуын сизелерлек яхшырткан балаларны махсус бүләкләргә кирәк дип саный. Аларга бер тапкыр акчалата түләү, белем алу өчен сертификатлар, өстәмә белем алу грантлары яки башка ярдәм чаралары бирергә мөмкин, дип саный ул.

Борис Чернышов әйтүенчә, бүгенге көндә бүләкләү системасы күбрәк инде югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга – олимпиада җиңүчеләренә, Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйганнарга һәм медаль ияләренә бирелә. Алар, әлбәттә, моңа лаек. Әмма мәктәпләрдә башта авырлыклар кичереп, соңыннан тырышлык, тәртип һәм көндәлек хезмәт ярдәмендә укуын яхшырткан балалар да күп.

Аның сүзләренә караганда, мондый укучыларның уңышлары бүген аерым бәяләнми диярлек. Шул ук вакытта үз нәтиҗәләрен яхшырта белү дә югары билгеләр алу кебек үк зур казаныш булып санала.

Депутат фикеренчә, мондый балаларны бүләкләү мәктәп укучыларын яхшырак укырга дәртләндерәчәк. Шулай ук бу система югары билгеләрне генә түгел, ә һәркемнең үз өстендә эшләвен, алга барырга тырышуын һәм максатка ирешү өчен хезмәт куюын да бәяләячәк.

Бу тәкъдим мәктәп укучыларының белем алуга кызыксынуын арттырыр, балаларга үз мөмкинлекләрен тулырак ачарга ярдәм итәр, хезмәтнең кадерен белергә, үз нәтиҗәләре өчен җаваплылык тоярга һәм киләчәктәге уңышларның нигезе тырышлык икәнен аңларга булышыр дип санала.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading