16+

Вейплар сату туктатылырмы, депутатлар ни ди

Татарстанда вейплар сатуны биш елга тыярга тәкъдим итәләр.

Татарстанда вейплар сатуны биш елга тыярга тәкъдим итәләр.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республикада вейплар сатуны биш елга тыюны күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта парламентның 25 нче утырышында билгеле булды.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов сүзләренчә, вейплар куркынычсыз продукт итеп тәкъдим ителсә дә, аларның сәламәтлеккә зыяны исбатланган. Аның фикеренчә, инициатива, беренче чиратта, яшьләрне саклауга юнәлдерелгән.

«Бу — халык соравы буенча кабул ителә торган закон проекты. Сораштыруда катнашучыларның 80 проценттан артыгы тыюны хуплады», — дип белдерде Рәгать Хөсәенов.

«Яблоко» партиясенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин исә вейпларны сатуны чикләүнең альтернатив юлын тәкъдим итте. Ул «Тәмәке тартучы паспорты» булдырырга һәм аны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша теркәгәннән соң гына тәмәке продукциясе сатып алу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Закон проекты әлегә беренче укылышта гына кабул ителде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading