Бер яктан, идея файдалы булып тоела: почта бүлекчәсе теләсә кайсы ерак җирдә бар, ә даруханәләр һәм хәтта кечкенә генә даруханә пунктлары да юк. Шуңа күрә хат ташучылар янына бандероль җибәрү өчен килеп, бер уңайдан дару да сатып алу менә дигән чишелеш, район үзәгенә барып йөрмәскә дә була. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар - пациентларның иминлеге һәм алар тарафыннан дарулар куллану.
Даруларны сатуны гадиләштерү идеясе инде ун ел элек үк тәкъдим ителгән, ләкин ул чагында дару сатуны азык-төлек кибетләренә кертү тәкъдим ителгән. Сүз уңаеннан, "дарулар белән тәэмин ителешне арттыру" буенча мондый инициатива беренче тапкыр гына тәкъдим ителми. Ун ел элек ритейлерлар аларга гадәти азык-төлек кибетләрендә дарулар сатарга рөхсәт итүләрен сораган. Һәм сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бу идеяне ул вакытта хуплаган да. Мисалга Кушма Штатлар тәҗрибәсе китерелгән - анда баш авыртуыннан нинди дә булса панадолны хәтта бензин заправкасындагы тәүлек буе эшли торган кибеттә дә сатып алырга мөмкин. Ауропада кырысрак, ләкин анда да продуктлар белән янәшә медикаментлар урнашкан кибетләр бар. Әмма шуны да ассызыклап үтәргә кирәк: АКШта да, Европа илләрендә дә иң гади дарулар - температураны төшерүче дарулар, йөткерүдән конфетлар, витаминнар гына ирекле сатыла. Азмы-күпме җитди даруны анда болай гына сатып алып булмый - табиб рецепты буенча гына. Бездә исә, сәламәтлек саклау министрлыгының каршылыгына карамастан, кибетләрдә сатуга рөхсәт ителгәннәр исәбенә рецептсыз һәм табиб контролендә генә кабул ителергә тиешле препаратлар белән бергә эләккән исемлек әзерләнгән иде. Хәер, ул вакыйга берни белән дә тәмамланмады. Медиклар биргән исемлекне "чистартканнан" соң, анда активлаштырылган күмер тибындагы зарарсыз чаралар калдырып, сатучыларның бизнесны киңәйтү кызыксынуы ничектер конкрет карарларга кадәр барып җитмәде.
Һәм менә хәзер - почта бүлекчәләрендә дару прилавкаларын оештыру идеясе туды. Бу ни дәрәҗәдә чынбарлыкка якын килә?
"Әгәр сүз мондый сәүдә барлык кагыйдәләр буенча узачак, барлык даруханәләрдә булган фармацевтик лицензияне рәсмиләштерү турында барса, бу чынбарлыкка туры килер иде. Тик, минем белүемчә, даруларны лицензиясез сатуны рөхсәт итү идеясе турында фикер алышалар", - дигән "Российская газета" басмасына Милли фармацевтика палатасының башкарма директоры Елена Неволина.
Әмма дарулар-ул сәламәтлеккә турыдан-туры йогынты ясый торган үзенчәлекле товар, алар махсус саклау шартларына, яраклылык срокларын үтәүне катгый контрольдә тотуга мохтаҗ.
"Даруханәләрдә югары медицина белеме яки урта махсус белемле әзерлекле белгечләр эшли. Бу, сүз уңаеннан, даруханәне лицензияләгәндә таләпләрнең берсе. Провизор сатып алучыга доктор билгеләгән препаратны нәкъ менә кирәкле дозировкада алуын күзәтергә, пациентка даруны ничек дөрес кабул итәргә һәм аны ничек сакларга икәнен аңлатырга тиеш - мәсәлән, суыткычта. Моннан тыш, провизорлар рецептны укый (сүз уңаеннан, латин телендә) һәм кирәкле дару даруханәдә булмаса, алыштыру өчен мөмкин булган аналогны әйтә алалар", - дип аңлата Неволина.
Почтальон боларның барысын да, әлбәттә, эшли алмаячак. Ә безнең халык үз-үзен дәвалауга һәвәс, ә бу белгеч белән киңәшләшмичә генә медикаментлар алу вәзгыятьне катлауландырырга гына мөмкин.
Комментарийлар