16+

«Ак калфагым төшердем кулдан»: Камал театры тамашачыларга ток-шоу форматындагы премьера тәкъдим итә (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Г.Камал театрында Илдар Юзеевның "Ак калфагым төшердем кулдан" пьесасы буенча куелган спектакль премьерасын журналистларга күрсәттеләр.

Үзгәртеп кору елларында телевизион күпер жанры бик популяр иде. Шул елларда Владимир Познер һәм Фил Донахью кебек танылган журналистлар алып барган, СССР һәм АКШның гади кешеләре арасында телевизион күпер аша корылган әңгәмәләр тележурналистика тарихына кереп калдылар.

1989 елда татар драматургиясе һәм поэзиясе классигы Илдар Юзеев чор таләпләренә туры китереп, "Ак калфагым төшердем кулдан" пьесасын иҗат итә. Әсәрдә Казан һәм Америка татарлары арасында корылган телевизион күпер аша, милли үзаң темасына багышланган сораулар күтәрелә. Үзгәртеп кору чоры татар милләте тарихында гаҗәеп әһәмияткә ия, чөнки әлеге елларда, тыелган яки революциядән соң илдән китәргә мәҗбүр булган язучыларның, галимнәрнең, җәмәгать һәм дин эшлеклеләренең исемнәре бер-бер артлы яңадан халыкка кайта. Ә бүген исә, бөтенләй башка вәзгыять хөкем сөрә...

Премьера 7, 8, 20 апрельләрдә тамашачы хозурына тәкъдим ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading