16+

Аның сүзләрендә мәгънә тирәнрәк, дөньяга караш киңрәк

Газинур Морат: «Ана телебезнең бөеклеген, туфани борынгылыгын, дөньяви телләр арасында аерым бер моңга, ягымлы яңгырашка ия булуын үз күңелеңдә раслар өчен, әдипнең иҗат хәятына керергә, үзе әйткәнчә, аның сүзләр ләйсәнендә коенырга кирәк», - дип язган иде Марсель Галиев турында. Татарстанның халык язучысы, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Марсель Галиевнең 70...

Аның сүзләрендә мәгънә тирәнрәк, дөньяга караш киңрәк

Газинур Морат: «Ана телебезнең бөеклеген, туфани борынгылыгын, дөньяви телләр арасында аерым бер моңга, ягымлы яңгырашка ия булуын үз күңелеңдә раслар өчен, әдипнең иҗат хәятына керергә, үзе әйткәнчә, аның сүзләр ләйсәнендә коенырга кирәк», - дип язган иде Марсель Галиев турында. Татарстанның халык язучысы, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Марсель Галиевнең 70...

Марсель теле

- Әгәр дә син татар теленең кыйммәтен беләсең килсә, милләтеңнең ­телен, моңын, шул ук вакытта аның кирәклеген дә төшенәсең килсә, Марсель Галиевне укы. Әгәр дә милләт тәрбиялисең, татар улы үстерәсең килсә, син Марсельгә кагыл, - ди Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.
Аның инде сынамышка әверелгән күзәтүләре дә буш урында тумаган, билгеле. Данил Салихов әйтүенчә, макталасы килгән кеше дә, «бетәсе» килгәне дә Марсель теленә эләгә икән.
Үз итеп, яратып, юбилярны олылап сүз алган кешеләр күп булды бу кичтә. Якташы сәясәтче Фәндәс ага Сафиуллин һәрвакыттагыча оригиналь - һәр сүзе үткен кадак кебек үз урынына кереп утырганын укып һәм дә, кулы нигә тотынса, шуны эшли алганын күреп белгәнгә, юбилярга бүләккә кадагын, Марсельчә булсын дип, затлы чүкечен ала килгән.
- Марсель шагыйрь генә түгел, язучы гына түгел. Аның турында сөйләгәндә тагын бер дәрәҗәсе нигәдер эндәшелмичә читтә кала: ул бик тирән философ. ­Шагыйрь һәм лирик кеше буларак, ул дөньяның бөтен матурлыгын, чуарлыгын, яхшысын-яманын, ваклап-бөртекләп барысын күрә бара, ә философ буларак, барысын тәртипкә салып, галәм - Аллаһы Тәгалә белән берләштереп, бөтен җир системасын күрә белә. Аның иҗатында менә шул иң беренче чиратта ярылып ята, - ди Фәндәс ага.
Аның фикеренчә, философның күңелендә лирик җаны булганда гына ул бөек була.
- Кантны, Гегльны укып булмый - мәҗбүр итмәсә­ләр... Аларны профессионаллар гына укый. Чөнки анда образлык юк, шагыйрьлек юк. Марсель Галиев философ буларак та бәяләнсен иде, - дип өсти аннан, залга мөрәҗәгать итеп.
Әдипнең «Казан утлары»нда чыга башлаган әсә­рен дә күз уңыннан калдырмады ул. Шуны укыганда, русчаны рустан ким белмим дип йөргән Фәндәс ага да, моны ничек русчага тәрҗемә итеп була икән, дип аптырашта калган. Булмый. Сүзгә сүз тәрҗемә итсәң дә юк. Аның сүзләрендә мәгънә тирәнрәк, дөньяга караш киңрәк - Марсельнең сүз байлыгы үзе бер сүзлек төзерлек, дигән нәтиҗәгә килгән ул.
Ана телебез күзгә күренеп отыры ярлылана барган бер мәлдә, Марсель Галиев иҗаты мәктәп­ләрдә, югары уку йортларында ныклап өйрәнелергә, булачак журналистларга, филологларга «Марсель Галиев теле» дигән дәрес буларак укытылырга тиеш, дигән фикер дә сәхнәдән юкка гына яңгырамады шул инде ул көнне. Һәм бу сүзләр ул юбиляр булган өчен генә әйтелмәгәнен дә бик яхшы аңлыйбыз.
Язучыга хөкүмәт бүләге
Әдипне тәбрикләргә килгән Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, Марсель Галиевнең киң кыр­лы иҗатын барлап, татар әдәби мирасында тирән эз калдыруын билгеләп узды.
- Аңарга халык язучысы исемен бер генә әсәре, бер генә шигыре өчен дә бирер­гә булыр иде. «Су буеннан әнкәй кайтып килә» дигән җырны тыңлаганда, сезгә дә шулайдыр дип ышанам, күз алдына әни чыга мәрхүмә. Көянтәсен, чиләген аскан...инештән су алып кайта... Ничек шулай иттереп язган?.. Бу җыр халык җырына әйләнде. Димәк, син халык язучысы. Карар да чыгарасы юк, - диде парламент җитәкчесе һәм Президент указы нигезендә, «Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗат эшчәнлеге өчен», Марсель Гали­евкә Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.
Әдәби кичәләр Азнакайда дәвам итәчәк
Әдәби кичә җыр-моңга үрелеп, бер сулышта барды. Әлмәт драма театры әдипнең иҗатына багышлап, «Каләм очында галәм» дигән тулы бер әдәби-музыкаль спектакль эшләгән. Шуның өзеген күрсәттеләр. Тансык күчтәнәч ничектер җитми дә калган кебек булды. Марсель Галиев сүзләренә язылган бәгырьләргә үтеп керә торган ни кадәр җыр яңгырады: «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Кайту», «Нинди моң бар синең күзләреңдә», «Көзге моң» (Л.Батыр-Болгари муз.), «Туган җир кадере» (Радик Сәлимов муз.)...
Моннан 30 ел элек «Казан» милли мәдәният үзәгендә 40 яшьлек Марсель Галиев беренче тапкыр үзенең иҗат кичәсен уздырганда, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров аңа, бергә-бергә 70 яшеңне дә уздырырбыз әле, дигән була. Киләсе гасырда булачак ул тантана әллә кайларда - Каф таулары артындагы ниндидер бер булмастай нәрсә кебек тоела ул чагында язучыга. Кайчандыр билгеләнгән вакыт килеп тә җиткән. Вәгъ­дә - иман. Кичәнең икенче өлеше тулысынча Ринат Зиннур улы командасы - «Казан» милли мәдәният үзәгенекеләр кулында иде. Үзе сәхнәдә күренмәсә дә, режиссер Халисә Исмәгыйлева мәшһүр якташы өчен ихластан тырышкан: «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры да, берсеннән-берсе затлы җырчылар да куәт бирде бу кичәгә.
Хәер, бу әле Марсель Галиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланган кичәнең соңгысы булмаячак. Әдипнең үзенчәлекле иҗатының галилеге хакында сүз аның туган ягы булган Азнакай төбәгендә дә дәвам итәчәк. Бәйрәмгә кунак булып килгән Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин киң күңелле, юмарт кеше. Якташыбызның юбилеен ел дәвамында бәйрәм итәчәкбез дип белдерде. Башкача була да алмый - гомер буе «Туган як тәхете Чатыртау» дип, Азнакай дип яшәгән кеше бит әдип…
PS. Нәрсә хакында әйтелми калдымы? Марсель Галиевнең Камал театры фойесында урын алган график эшләреннән һәм гаҗәеп фотоларыннан торган күргәзмәсе турында. Бу хакта соңрак. Иркенләп...
Сүзен-сүзгә
Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры, Акмулла премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең «Ихлас» мәчете имам хатибы Мөхәммәт хәзрәт ГАЛЛӘМ:
- Һәр халыкның аны мәгърифәт биек­легенә, сәнгатьлек ярларына алып чыгучы бөекләре, бөртекләре була. Марсель галиҗәнапларының җәүһәре - сүздер, халкыбызны хөрмәт һәм бөеклек иясе итүдер. Нәкъ галим әйткәнчә, сүзнең бөеге - бөекләребез сүзе. Марсель Галинең һәр сүзе миңа муен тамырыннан да якындыр. Бөтенроссия Мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе, остазыбыз һәм әдип Шәйхелислам Тәлгат Таҗетдин фатихасы белән, Марсель галиҗәнапларына «Исламга иң хезмәт итүче» алтын тәнкәсен алып килдек. Аның бер ягында болай дип язылган: «Ихласлык - максатларга ирешүнең иң кыска юлыдыр». Ә икенче ягында Библия­дән китерелгән юллар: «Кылган гамәлләреңне күрсәт, мин сиңа иманыңның ни дәрәҗәдә көчле булуын әйтермен»...
Сез бәхетле, сез - бәхтияр. Бөек ислам галимебез Гаспралы әйткәнчә, гамәлдә һәм фикердә бер булып яшик! Һәр сүзегез фикер кадәр гүзәл!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading