16+

Айсылу Хафизова: «Бездә кинематографистлар бар, ә киноиндустрия юк»

Айсылу Хафизова беренче тапкыр сценарист буларак үзен 2000 елда сынап карый: «Татарстан» радиосы өчен татар телендәге «Тормыш юллары» спектакле өчен сценарий яза. Кино сәнгате өлкәсендә иҗат эшчәнлеге 2006 елда башлана. Аның тупланмасында - «Дилемма, «Бөркетләр», «Шүрәле» мультфильмы.

- Бездә кинематографистлар бар, ә киноиндустрия юк. Казан кинохроника студиясе уңышлы гына эшләп килде, анда документаль фильмнар төшерелә иде. Хәзер дә Казан кинохроника студиясе архивы бай. Бу фильмнарны Татарстанныкы итеп кулланырга булыр иде. Әмма студия ликвидацияләнеп, аның байлыгы таралды. Тарихи экспонатлар булырлык җайланмалар шулай итеп юкка чыкты, - ди Айсылу Хафизова. - Документаль кинематография бездә 30нчы еллардан ук бар. Ә уен фильмына килгәндә, уңышлы проект итеп, Илдар Ягъфәровның «Күктау» фильмын саныйм. Бу фильмнан соң уен кинематографы бар дияргә була.

Аның фикеренчә, бездә энтузиастлар үз хисабына кино төшерергә мәҗбүр.
- Татарстанда кино сәнгате финансланмый. Ел саен бүленеп бирелә торган 8 млн акча чынлыкта бер тулы метражлы фильм бюджеты дияргә була. Мәскәүдә сериалның бер сериясе өчен сценаристка 5-15 мең доллар күләмендә гонорар түләнә! Татарстан хөкүмәтенең кино сәнгатенә игътибары җитеп бетми дип саныйм. Җитди мөнәсәбәт юк, - дип басым ясады ул.

Гөлнар Гарифуллина, «Татар-информ».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading