Биредә һәркем үз-үзен сыный

Моннан 8 ел элек Алабуга музей-тыюлыгында заманча рәсем сәнгате буенча беренче Бөтенроссия симпозиумы үткәргәндә оештыручылары аны шулай дәвамлы булыр дип юрадылармы икән? Ел саен бер теманы үзәккә алып («Адәм кабыргасы», «Эпос сулышы», «Тәгәрмәч» һ.б.), этник юнәлештә узучы әлеге арт-проектның быелгысы - VIII Халыкара сәнгать симпозиумы «Мәхәббәт җыры» дигән темага багышланды.
Быел да традиция буенча Россиянең төрле шәһәр-ләреннән, чит илләрдән килгән 30 рәссам атна-ун көн буе бер түбә астында иҗат итте. Грозный, Ташкент, Екатеринбург, Казан, Уфа, Чаллы, Истанбул, Сергиев Посад... кайлардан гына килмәгәннәр. Проект, бер яктан, рәссамнарга үзара танышу, аралашу, иңгә-иң эшләп тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирсә, икенче яктан, әлеге иҗади мохиттә туган эшләр еллар дәвамында музей фондында туплана килә. Шулай булгач, оештыручыларның өр-яңа Сынлы сәнгать музее эшләү турындагы хыялы нигезсез түгел дияргә кирәктер. Арт проектның ахыр нәтиҗәсен музей-тыюлыкның күргәзмәләр залында ачылган күмәк күргәзмә бик ачык күрсәтеп тора. География киңәйгән саен, экспозиция дә кызыграк, төсләр дә җетерәк булучан. Быелгы симпозиумның иң ерак чикләрен Алтай һәм Төркия билгеләде.
Рабис СӘЛАХОВ, әлеге чараның кураторы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреаты, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы (Алабуга):
- Эшне без кыш айларында ук интернет челтәрендә хәбәр салудан башлыйбыз. Башлыча этник темага эшләүче, үз халкының мәдәниятен, тарихын тирәнтен белгән, милләтпәрвәр рәссамнарны чакырырга тырышабыз. Кемне чакырсак, ничегрәк булыр дип киңәшәбез. Ел да, симпозиумга килергә теләк белдереп, безгә интернет аша эшләрен җибәргән 40-50 рәссам арасыннан утызын сайлап алабыз. Аерым бер рәссамнарны безгә тәкъдим итү очраклары да бар. Быегы арт-чара эшлекле узды - икешәр эш калдыручылар да булды. Кызганыч, самолетка билет бәяләре кинәт күтәрелү сәбәпле, Төрекмәнстаннан һәм Казахстаннан киләсе рәссамнарыбыз катнаша алмый калдылар. Үзбәкстаннан да бер генә рәссам килде.
Айгөл ОКУТАН (Төркия):
- Симпозиум эшеннән бик канәгатьмен. 4 көн дәвамында 80х80 үлчәмдәге киндердә акрил белән Ләйлә илә Мәҗнүнне эшләдем. Бу теманың чикләре Адәм-Хава, Ромео-Джульетта, Таһир-Зөһрә, Пётр-Феврония кысаларында гына да чикләнеп калмады. Иҗат өчен бирелгән вакыт бик чикле. Шуңа да эш тик тыгыз булды. Янәшәдә шундый зур осталар булганда эшләмәс җиреңнән эшлисең. Биредә мин вакытны бөтенләй башкача файдаланырга мөмкин булуын аңладым. Монда чиста профессиональ эш башкару гына аз, иҗади эш күрсәтергә кирәк иде, чөнки янәшәдә 30 оста торганлыгын бөтен күзәнәкләрең белән тоясың. Җитмәсә, бар да 40-50-60 яшьлек мәшһүр рәссамнар, атказанган сәнгать эшлеклеләре. Без, 25-35 яшьлекләр, нибары 3-4 кеше булганбыздыр. Рәссам буларак мондый олы чарада беренче генә катнашуым булгангамы, эшкә бик җаваплы карадым. Моңа кадәр әлеге проект кысаларында башкарылган эшләр эргәсендә иҗат итү дә үзенекен иткәндер. Менә ничек эшләргә кирәк дигән кебек иде алары да. Сүз дә юк, зур осталар башкарган эшләр. Гаҗәеп тупланма барлыкка килгән. Моннан 7 ел элек тә Алабугада булганым бар иде, шуңа да үземне өйдә кебек хис иттем. Оештыручылар тарафыннан шуның кадәр кайгыртучанлык, хөрмәт тойдык. 2004, 2009 елларда Тюрксойның фотолабораториясендә катнашканым булды. Бу яктан оештыру мәсьәләләрен чагыштырып карау мөмкинлегем бар. Алабугада эш башында чын иҗат әһелләре булуын һәрдаим тоеп тордык. Биредә дустанә иҗади мохит тудырылган. Музей-тыюлык директоры Гөлзадә Рәкыйп кызы Руденко соңыннан: «Беренче карашка шәһәр кунакларны кабул итүгә, хөрмәт күрсәтүгә, экскурсияләргә билгеле бер күләмдә чыгымнар тотса да, рәссамнар калдырган байлык белән чагыштырганда ул тиен генә», - дип, рәссамнарга түбәнчелек белән баш иде. Чыннан да, биредәге эшләрне күреп, теләсә кайсы заманча сәнгать музее көнләшер иде.
Салават ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ, проект авторы (Уфа):
- Үз концепцияңнең алга баруын күрү һәркем өчен сөенечле хәл. Шуңа да бу проекттан мин ел да канәгать булып кайтам. Ул һич уйламаганда гына барлыкка килде кебек. Этюдлар язудан башланган чара иде юкса. Музей-тыюлык директоры Гөлзадә Рәкыйповна белән фикер уртаклаша торгач, аның симпозиум кысаларына туры килмәвен ачыклап, бу чараның нигезендә саллы эш булырга тиеш, дидек. Иҗатка, мәдәнияткә, сәнгать кешесенә карата бөтенләй башка фикер уятырга тиеш иде ул. Шуңа да конкрет концептуаль темалар алып («Бишек җыры», «Алтын чәчәк», «Тәгәрмәч»), шуларны фәлсәфи ачарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Нинди генә проект булмасын, кеше аннан йә югалту, йә табыш белән чыга. Ә әлеге симпозиумны иҗади ярыш дисәң, ярыш-бәйге түгел инде ул. Биредә һәркем үз-үзен сыный. Эшләмәсәң генә алга барып булмый. Мин симпозиумнарның һәркайсын иҗатта алга илтүче бер адым дип бәялим. Киләсе елга да инде күз уңында тоткан темабыз бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитми Бездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.11601
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...104501
-
28 март 2023 - 14:55Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул 1931 елда гаиләдә олы бала булып дөньяга килгән малайга кечкенәдән әтисенең уң кулына әйләнеп, берсеннән-берсе кечкенә сеңелләренең терәге булырга туры килгән. Киң җилкәле, нык бәдәнле малай сугыш башлангач инде тәмам егет булып җитешкән, яу кырына киткән ирләрне, атларны алмаштырып, җир сөргән, чалгы белән арыш чапкан.10911
-
28 март 2023 - 14:25«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады Зур юлларда кемнәр белән генә танышмыйсың. Бервакыт шулай электричкада авылдан килгәндә, елый-елый шешенеп беткән бер кызга күзем төште. Аның йөз-кыяфәте ерактан ук ниндидер бик кайгылы вакыйга булганын аңлатып тора иде. Түзәр хәл калмагач, үзем ни булганын сорарга булдым.139911
-
28 март 2023 - 11:33“Казан егетләре” төркеменең элеккеге җырчылары яңадан бергә чыгыш ясый Артур Минһаҗев, Марат Галимов, Вәли Фазлыйәхмәтов – “Казан егетләре” төркеменең “алтын” составы 30 март көнне янәдән бер сәхнәдә җыелачак.46900
-
28 март 2023 - 10:30Диварларны бизәүче Эльмира Хаҗиева: «Бүлмәне әзрәк зурайтыр өчен ачык төсләр уңышлы» Кемдер чигүче, кемдер аш-су остасы, ә кемдер күз явын алырлык рәсемнәр ясый. Гади кәгазь битенә түгел, төрле биналарның диварларына.17800
-
28 март 2023 - 09:41"Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..." Шулай юктан да сәбәп табып, көн дә кыйнауга кереп китте. Ун яшьлек балаларның сәламен алган өчен дә кыйнады. Кайнана, үз күз алдында кыйнап үтермәсен тагын, дип куркып башка чыгарды. “Балаң инвалид туса иде”, – дип теләде ир заты.2791211
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.148412
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су баскан Казанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.24701
-
27 март 2023 - 14:49Йөрсә йөрсен, тик үз балаларын үзе үстерсен Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәләремә тау кадәр таш бастырганнар идемени - машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...388208
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.52500
-
27 март 2023 - 13:40Үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем? Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...519608
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.475417
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
28 март 2023 - 16:47Без имени😪😪😪😪😪😪«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады
-
28 март 2023 - 16:06Без имениМин дэ молодец дим."Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..."
-
28 март 2023 - 17:39Без имениОт имени родственников пишуНам очень приятно,что опубликовали родственника Татарина Минислама Валиева.Мы родственники никогда его не видели(всегда был при исполнении своей работы)Труженник из многодетной семьи .Моя мама бывала у него в гостях и гордилась своим племяником.Я с гордостью и всегда и везде говорю,а МОЖЕТ и хвалюсь ДОСТОЙНЫМ Родственником,который в трудные годы заслужил от Родины столько Наград.Я присоединяюсь к этой статье,и поздравляю Минислам А бы Валеева мне приходилось в деревне ВОЛЬНЫЙ стан в доме его отца ежегодно жить летом.Это было моим детством.Без слез конечно не обошлось.С большим Уважением!Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул
-
28 март 2023 - 13:17Без имениБашлыкнын уй- ниятлэре Аллаhынын " Эмин" дигэн сэгатьлэренэ туры килеп, чынга ашсын иде. Балык Бистэсе гадэти бер зур авыл дэрэжэсенэ тошеп бетте бит инде. Ин моhиме Эш урыннары булдыру кирэк, халыктан калмас, уяныр. Житэкчелектэн , анын оештыру сэлэтеннэн, команданын кочле булуыннан тора бар да.Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"
-
28 март 2023 - 08:15Без имениНик аның энесе шартлатып арасын өзми соң?! Чүпрәк, мунчала!🙄Бу кыз Рәзинә, ник Зәлияне блокка тыкмый?!😡🤮Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады
-
27 март 2023 - 21:33Без имениЛәйсән, рәхмәт җаныем, Бүләк итеп биргән тәсбих өченТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 21:57Без имениМөмкин булса миндә алыр идемТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 20:36Без имениСоклана торган гаилә! Шундый язмышлар була Шул! Молодцы“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте
-
27 март 2023 - 13:44Без имениБик явыз киленнэр бар инде,хаман шулай яшь килеш торырбыз дилэрдер. Кайнанага ни курсэтэсен,узенэ шул кайтканны белмилэр эле алар. Эйбэт малай устергэнсен,рэхмэт диясе урынга.Аллахы тэгалэ барын да тигезли, энилэргэ генэ бик кыен,бик кызганам. Минем энием килен белэн 36 ел тату яшэделэр.Эни дэ бик сабыр иде,килен дэ. 84 яшендэ эниебез бакыйлыкка кучте. Бала караган кебек карады эниебезне. Узенен дэ киленнэре эни дип улеп торалар.Бар киленнэр дэ шулай булсыннар иде дэ бит...Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...
-
27 март 2023 - 09:55Без имениСабыр итегез,сабыр тобе сары алтын,дилэр... Бу очракта сабыр итэргэ кирэкмэгэндер бэлки..Авыл жирендэ кешедэн яхшы тугел дилэр,кара каннарын йота-йота яшилэр кайберлэре.Татар хатыны нилэр курми диясе генэ кала...“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 22:06Без имениБездэ киресенсэ эйтэлэр ,чит илдэ олтан булып яшэгэнче уз илендэ солтан булып яшисен дилэр.Себер чит ил тугел,чит жир.Мэсэлэн ,авылда туып усеп,чит жирлэргэ чыгып китеп топлэнде дилэр.Узе сине сагындым,синсез яши алмаем дигэн,узе яраткан кызынын укып беткэнен котмэгэн.Отпуск булгандыр бит,кайтып эти энисенэ кулын сорарга да бармаган.Эти эниседэ ,егет чакырганга укып бетмэгэн кызны жибэрэ алмый бит.Монда егет карар кылмаган,яраткан кызын югалтырга курыкмаган,хатларда сирэгэеп туктаган.Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.90005
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.212501
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.642301
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитмиБездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.11601
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...104401
-
21 март 2023 - 09:34Үсемлекләрне ничек ашларга? Баллы, ачы борыч, томат, баклажан, порей суганы, сельдерей, петуния, бегония... Тәрәзә төпләрендәгеге нәни үсентеләр кояш нурларына коенып, күзгә күренеп исәеп, җаныма рәхәтлек бирә.73301
-
21 март 2023 - 11:44Сихернең кайсы төре аеруча популяр? Дин әһелләре ни ди «Хәзерге акылларым булса, ул вакытта багучыга аяк та атламаган булыр идем. Юк шул, аны-моны уйларлык түгел иде башым. Аның сүзе белән, бозымнан котылам дигән булып, үз өстемә гөнаһ кына алдым...» Бу сүзләрне миңа бик якын бер танышым - Нурия апа әйтте. Уртак танышыбыз күрәзәчегә барган икән. Багучы аңа, синдә бозым бар дигән.164200
-
21 март 2023 - 13:40Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетне җирләгән вакытта әнисенең йорты янган Шушы көннәрдә Татарстанның Әлмәт районы авылындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы әнисенең йорты булган.246201
-
21 март 2023 - 15:54«Ничә тапкыр бала төшерттем инде мин аннан» Тәмләп чәй эчәргә җыенып кына йөргәндә, каты итеп ишек шакый башладылар. «Тагын теге килде инде», - диештек без, ирем белән бер-беребезгә карашып. Ишекне ачаргамы, юкмы. Ачмасаң, биш-ун минут саен ишек төеп, теңкәгә тиячәк инде.219703
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика