16+

Фестиваль тәмам, җиңүчеләр билгеле

10 сентябрьдә Казанда Халыкара мөселман кинофестиваленең җиңүчеләрен игълан иттеләр. Алар арасында татар телендә төшерелгән фильмнар да бар.

Фестиваль тәмам, җиңүчеләр билгеле

10 сентябрьдә Казанда Халыкара мөселман кинофестиваленең җиңүчеләрен игълан иттеләр. Алар арасында татар телендә төшерелгән фильмнар да бар.

Казан Халыкара мөселман кинофестивале биш көн дәвам итте, фильмнар “Мир” һәм “Родина” кинотеатрларында күрсәтелде. Фестиваль ябылу тантанасында тамашачының күбрәк татар фильмнарын караганнары ачыкланды. Сүз уңаеннан, “Исәнмесез?!” фильмы (режиссеры – Илдар Ягьфәров) Татарстан Президентының “Сәнгатьтә гуманизм өчен” махсус призына ия булды һәм “Тамашачы мәхәббәте”н яулады. Шунысын да әйтергә кирәк, фильм “Родина” кинотеатрында күрсәтелгәндә залда буш урыннар калмаган иде, тамашачының күбесе идәнгә утырып карарга мәҗбүр булды. “Без бу җиңүне унҗиде ел көтәбез инде. Лаеклы җиңү!” – диде режиссер үзе бу хакта.

Шулай ук Татарстанда төшерелгән “Җиде утрау арасында” фильмы (режиссеры – Алмаз Нургалиев) – “Иң яхшы документаль фильм” номинациясендә җиңде. Режиссер үзе билгеләп үткәнчә, бу фильмны төшерү хыялы 2018 елда туган. Актаныш районы Өшәр авылында 44 ел беръялгызы яшәгән Габдулла Хәйбуллин язмышын яктыртыр өчен 4-5 көнне аның белән уздырырга туры килгән. Шуңа күрә режиссер рәхмәт сүзен, беренче чиратта, хәләл җефетенә, әти-әнисенә һәм фильмны төшерүдә үз өлешен керткән командасына җиткерде.

Рәфидә Галимҗанова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading