Казанның Химиклар мәдәният сарае атна саен ял көннәрендә гармун моңнарына күмелә. Анда Роберт Гарипов җитәкчелегендә гармунчылар җыела. Араларында нинди генә һөнәр ияләре юк. Тәҗрибәле табиб Илдар Тукаев та шул ансамбльдә үзенә юаныч тапкан.
Скопировать ссылку
Казанның Химиклар мәдәният сарае атна саен ял көннәрендә гармун моңнарына күмелә. Анда Роберт Гарипов җитәкчелегендә гармунчылар җыела. Араларында нинди генә һөнәр ияләре юк. Тәҗрибәле табиб Илдар Тукаев та шул ансамбльдә үзенә юаныч тапкан.
Иң элек Илдар әфәндедән фамилиясе турында сорамыйча кала алмадым. Стәрлетамак районының Түбән Усыды авылында шактый таралган булган Тукаевлар. Берара Илдар Тукаев үзенең фамилиядәшләрен эзләү белән дә шөгыльләнгән һәм кайберләрен тапкан. Ә менә бу фамилияне йөрткән ундүрт ир-егет яу кырыннан кире әйләнеп кайтмаган.
Алты-җиде яшьләрендә үк халкыбыз җырлары Илдарның күңеленә сеңеп калган. Фронт юлларын узып исән-сау кайткан әтисе Таминдәр абый да җыр-моңга битараф булмый. Улына беренче гармунын да базардан үзе алып кайтып бирә. Беренче укытучысы булган әнисе исә Илдарны концертларда гармунда да уйната, җырлата да. Әнә шул чагында сәнгатькә мәхәббәте уяна да инде. Гармунчы булырга хыялланса да, әтисе каршы төшә. Гармунны теләсә кайчан уйнарга була, янәсе. Егет Уфа медицина институтында белем ала. Аннары Ишимбайда медсанчастьта эшли башлый.
Эше шактый авыр булса да, кичләрен гармунын кулына алмаган көне булмый аның. Гармунчыларның республика конкурсларында катнашып, җиңүләр яулавы да очраклы түгел. Сәхнәгә чыкканчы, һәр көйне җиренә җиткереп уйнарга өйрәнә. Моннан унбиш ел элек Чаллыда медицина хезмәткәрләре арасында узган бәйгедә лауреат исеменә лаек булган.
Илдар Тукаев бүгенге көндә Казанда Мәскәү районының 11нче сырхауханәсендә участок табибы.
- Табиб кешеләрне яратырга тиеш. Аларны туганыңны дәвалаган кебек дәваларга кирәк, - ди.
Авырулар белән ихлас сөйләшкәнгә, авыру сәбәпләрен дә тизрәк ачыклый табиб. Кешеләрнең тәнен генә түгел, җанын да дәвалый. Шуңа күрә үзен дә хөрмәт итәләр. Танылган җырчылар да концертларында катнашырга чакыралар үзен. Аның дистәдән артык гармуны, өч баяны бар. Гармуннарга беркайчан да акча жәлләми. Кыйммәт булса да, күренекле гармунчы Гали Җәмлихановның гармунын да сатып алган. Гармуннарын күз карасыдай саклый. Һәрберсенең тавышы үзенчә матур шул...
Комментарийлар