16+

Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның юбилеена бүләк – Шәрәфинең серле балдагы, кактус һәм башкалар

Үзе күп кенә кичәләрне, тамашаларны үткәрүдә ярдәм иткән Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның да юбилее килеп җиткән.

Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның юбилеена бүләк – Шәрәфинең серле балдагы, кактус һәм башкалар

Үзе күп кенә кичәләрне, тамашаларны үткәрүдә ярдәм иткән Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның да юбилее килеп җиткән.

Гадәттә, 50 яшькә җиткәч, адәм баласы үзенең үткәннәренә күз сала, эшләгәннәрен барлый. Аның хезмәт җимешләре тамашачы күз алдында. Юбилей кичәсендә үзе белән мәдәният һәм сәнгать институтында белем алган дуслары да аны "Нәрсәгә тотынса да булдыра" дип, юкка гына мактамадылар. Илтөзәрнең химия-технология институтында белем алганнан соң мәдәният һәм сәнгать институтына укырга килүенә аптырый алар. Анда укырга кергәндә үк егет группадашларыннан аерылып тора. 1 нче курста укыганда аларга төрле хайван, бөҗәкләрне сурәтләргә кирәк була. Илтөзәр шунда көя күбәләге образына кереп укытучыларын гаҗәпләндерә. Башкалар матур чәчәкләр, гөлләрне күрсәткәндә дә ул кактусны күрсәтә. Шуны искә алып дуслары үзенә кактус бүләк итте. Чыннан да, Илтөзәр башкалар игътибар итмәгән нәрсәләрне күрә. Аның бу сыйфаты бала чагыннан. Туган ягы Сарман районы Минзәләбаш авылыннан килгән Сиринә апасы аның белән булган кызыклы хәлләрне искә төшереп алды. Бервакыт өч яшьлек Илтөзәр балалар бакчасында савыт-саба юучы апаларының тәрәзәдән карап торганнарын күрә дә аларга: "Тәрәзәгә карап тормагыз, эшегез калыр" дип кисәтү ясый. Сиринә ханым шул чагында ук Илтөзәрне гармунда уйнарга өйрәткән. Бүгенге көндә ул уйнаган уен коралларын санап бетерлек түгел. Үз һөнәрләрен ул спектакльләрдә дә күрсәткәли. Үзе уйнаган "Шәҗәрә", "Люстра" спекткальләреннән өзекләр уйнап, аларны кабат тамашачы хәтерендә яңартты ул.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлеваның юбилярны җыр аша котлавы яңалык булды. Илтөзәрнең соравы буенча аның "Элмәлек" җырын башкаруы кайбер җырчыларны да көнләштерерлек булды. Эмиль Талиповның хезмәттәшен Президент булып котлавы тамашачы күңеленә хуш килде. Илтөзәр Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевнең дә юбилей кичәләрен оештырырга ярдәм иткән.

Мин Илтөзәрне таланты өчен яратам, кеше буларак та хөрмәт итәм. Аның күптөрле талант иясе булуына сокланам. Ул нәрсәгә тотынса, шуны булдыра. Тәрҗемә итә, әдәбиятны күп укый, - дип сөйләде Равил абый юбиляр турында.

Ул Илтөзәргә үзенең көмеш балдагын бүләк итте. Илтөзәр Мөхәммәтгалиевны мәдәният министры Айрат Сибагатуллин кабул итеп, аңа Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

Моннан 20 ел элек Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында "Мөршидә белән Хөршидә"не күренекле җырчы Венера Ганиева үз концертында катнашырга чакырган булган. Ул Илтөзәрне җыр аша тәбрикләргә килгән. Артистны котлаганда якташлары аны "Эчкерсез, саф күңелле Фаһирә малае" дип атадылар. Әгәр ана кеше үзе исән-сау булса, залда улы белән горурланып утырыр иде.

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тәрҗемә иткән пьесалардан торган китап та тәкъдир ителде кичәдә. Анда тугыз тәрҗемә әсәре, ике проза әсәренең сценарие кергән.
Кичәдә соңгы вакытта театрда бара торган "Исәнме, улым!" дигән спектакльдән (аның тәрҗемәсендә) өзек тә күрсәтелде. Илтөзәрне тәбрикләргә Уфаның "Нур" театрыннан да килделәр. Ә инде үз коллективыннан театр директоры Илфир Якупов белән Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров котлады. Алар юбилярга иҗат уңышлары теләделәр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading