«МИН МАЧОГА ӘЙЛӘНӘМ»

Мөнир РАХМАЕВның иҗади тормышында нинди яңалыклары бар дип уйлыйсызмы? Күп аның яңалыклары. Ә шуларның иң саллысы - яңа альбом чыгаруга әзерлектер. Ул аңа инде исем дә уйлап тапкан - «Тик син». Шул исемдәге җырга клип төшерү, фотосессиягә яңа костюмнар әзерләү белән мәшгуль егет.
- Мөнир, интервьюны укырга алынганнар барыбер бөтен сорауларны сикереп узып, синең өйләнү тарихы турындагы җавабыңа барып төртеләчәк. Шуңа күрә әңгәмәне никах тарихыннан башлыйк әле.
- Без өйләнешмәдек, никах белән генә яшибез. Әлегә бер-беребезгә ияләнү, бер-беребезне өйрәнү вакыты дияр идем. Адилә белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында таныштык. Мин былтыр әлеге уку йортын кызыл дипломга тәмамладым, Адилә өченче курста укый.
- Адилә синең җанатарларыңның берсе иде инде?
- Юк. Әгәр ул фанат булса, бик тиз якынаеп та китмәгән булыр идек бәлки. Без аның белән ел ярым очраштык, хәзер менә ярты ел бер түбә астында яшибез.
- Ул түбә тормышыңа нинди үзгәрешләр кертте инде?
- Дөресен генә әйткәндә, ул бик җиңелләрдән булмады. Мин бит гомер буе үзем теләгәнчә, үз иркем белән яшәргә күнеккән кеше, ә монда башка кеше белән санлашырга, юл куярга, яраклашырга кирәк. Ул бер дә рәхәт нәрсә түгел. Мин өйләнешүне бик җайлы, уңайлы, кызык нәрсәдер дигән идем. Тормышның исә үз законнары икән... Туегыз кайчан булачак, дигән сорауга да җавап бирә алмыйм - вакыт күрсәтер һәм һәр нәрсәне үз урынына куяр дип кенә әйтә алам.
- Вакыт дигәннәре сине дә үзгәртәдер инде. Аеруча иҗаттагы яңалыкларың кызыксындыра.
- Мин бертуктаусыз эшлим. Яңа җырлар, яңа костюмнар, яңа идеяләр дигәндәй... Менә хәзер тамашачы өйрәнеп җиткергән сәхнә образыма үзгәрешләр кертергә җыенам. Элек балахон күлмәк, клёш чалбарларга өстенлек бирсәм, хәзер акрынлап сыланып торган киемнәргә күчәчәкмен. Инде бер кочак кием-салым тектердем дә. Үзенә күрә мачо стиле инде. Ул яңа альбомда да чагылыш табачак. Альбом үзенең дизайны белән дә шаккатырырга тиеш. Иҗаттагы яңалыклар исә... Күптән түгел Пермь якларында өч көнлек сольный концерт биреп кайттым - алар аншлаг белән узды. Хәзер менә бераз ял алып, Төркиягә барып кайту нияте бар.
- Казан тамашачысын кайчан сольный концертыңа дәшәргә уйлыйсың?
- 2013 елның март аенда Ландыш Нигъмәтҗанова белән сольный программа тәкъдим итәрбез дип уйлыйм. Нигә Ландышмы? Чөнки без - татар эстрадасының иң эпатаж җырчылары.
- Ул эпатажлыкка биеп җырлау керәме, эшләпәле булуыңмы?
- Эшләпә мине беркайчан да туйдырмый. Минем тормышта - бер, сәхнәдә икенче төрле булуым да шул эшләпә аркасында. Гадәти тормышта мин бик тыныч, шау-шулы урыннар өнәми торган кеше. Дискотекаларны җенем сөйми. Миңа тынычлыкта балык тотып, шашлык кыздырып, тар даирәдә ял итү ошый. Ә эшләпә киеп алсаммы... Теге «Маска» фильмындагы кебек - мин бөтенләй икенче кешегә әвереләм, хәтта сөйләшү рәвешемә кадәр үзгәрә. Аннан, эпатажлыкка килгәндә, тамашачыны хәзер шаккатыра белергә, шоу белән игътибарын җәлеп итәргә кирәк. Без Ландыш белән шоу ясый беләбез.
- Шоу күрсәтәм дип, гомер бакый сикергәләп йөри алмассың бит инде...
- Ә нигә сикермәскә? Сәламәтлек булганда, мин сәхнәдә һәрвакыт бииячәкмен. Айдар абый Галимов һаман бии бит. Һәм ничек матур килеп чыга. Ул яктан Айдар абый минем өчен кумир.
- Үзеңне формада тоту «кайгы»сын ничек хәл итәсең?
- Берничек тә. Мин бик күп ашыйм. Ит ризыклары - шурпа, өчпочмак, пылау дисеңме... Әлмәткә әти-әнием янына җыенганда да, әнигә өчпочмакка заказ биреп куям. Сәхнәдә тик тормагач, ашарга яратуым мине харап итми. Әлегә бер дигән формада, Аллага шөкер.
- Синең турында ишетелгән кайсы тәнкыйтьне йөрәгеңә якын алдың?
- Җырлый белми дигәнен. Имеш, мин сикергәләп йөрим, плюска гына җырлыйм. Аннан, аяклары кәкре, кызлар белән тәртипсез чуала, дигән гайбәт таратудан туктамыйлар - аларына борчылмыйм да.
- Эстрадага чыккан вакытың белән бүгенгең арасында аерма зурмы?
- Бик зур. Мин нык үстем. Эшлим дә эшлим. Бер генә көнемне дә бушка уздырмаска тырышам. Үземне-үзем туйдырам. Әле менә күптән түгел генә машина алдым. Мазда-6да җилдерәм. Туганнарыма, әти-әниемә булышырга тырышам. Миңа ул зур канәгатьлек хисе бирә.
- Исемлеккә Адиләне кертергә оныттың...
- Гастрольләргә барган җиремнән буш кул белән кайтканым юк. Адиләгә еш кына күлмәкләр алып кайтам.
- Килгәнче, китәреңне уйла дигәндәй, кайчан сәхнәне ташларга җыенасың?
- Вакытында китә белү - иң мөһиме. Әмма мин әле озак вакыт сәхнә тотармын, җырларым-биюләрем белән шаккатырырмын дип уйлыйм. Тормыш бит ул - үз максатыңа туры бару, аңа ирешү. Миндә башланган эшне яртысында ташлау гадәте юк. Шуңа бу юлда зур уңышларга ирешү булырга, үсеш тукталмаска тиеш. Тагын күп балалы гаилә булдырып, акыллы итеп яшәү, күңел тынычлыгында көн күрү насыйп булсын иде. Менә шушы юлда Мөнирне сәламәтлек ташламасын...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитми Бездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.11801
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...108601
-
28 март 2023 - 14:55Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул 1931 елда гаиләдә олы бала булып дөньяга килгән малайга кечкенәдән әтисенең уң кулына әйләнеп, берсеннән-берсе кечкенә сеңелләренең терәге булырга туры килгән. Киң җилкәле, нык бәдәнле малай сугыш башлангач инде тәмам егет булып җитешкән, яу кырына киткән ирләрне, атларны алмаштырып, җир сөргән, чалгы белән арыш чапкан.11411
-
28 март 2023 - 14:25«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады Зур юлларда кемнәр белән генә танышмыйсың. Бервакыт шулай электричкада авылдан килгәндә, елый-елый шешенеп беткән бер кызга күзем төште. Аның йөз-кыяфәте ерактан ук ниндидер бик кайгылы вакыйга булганын аңлатып тора иде. Түзәр хәл калмагач, үзем ни булганын сорарга булдым.143911
-
28 март 2023 - 11:33“Казан егетләре” төркеменең элеккеге җырчылары яңадан бергә чыгыш ясый Артур Минһаҗев, Марат Галимов, Вәли Фазлыйәхмәтов – “Казан егетләре” төркеменең “алтын” составы 30 март көнне янәдән бер сәхнәдә җыелачак.47700
-
28 март 2023 - 10:30Диварларны бизәүче Эльмира Хаҗиева: «Бүлмәне әзрәк зурайтыр өчен ачык төсләр уңышлы» Кемдер чигүче, кемдер аш-су остасы, ә кемдер күз явын алырлык рәсемнәр ясый. Гади кәгазь битенә түгел, төрле биналарның диварларына.17900
-
28 март 2023 - 09:41"Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..." Шулай юктан да сәбәп табып, көн дә кыйнауга кереп китте. Ун яшьлек балаларның сәламен алган өчен дә кыйнады. Кайнана, үз күз алдында кыйнап үтермәсен тагын, дип куркып башка чыгарды. “Балаң инвалид туса иде”, – дип теләде ир заты.2842211
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.149912
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су баскан Казанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.24901
-
27 март 2023 - 14:49Йөрсә йөрсен, тик үз балаларын үзе үстерсен Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәләремә тау кадәр таш бастырганнар идемени - машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...391308
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.52700
-
27 март 2023 - 13:40Үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем? Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...522408
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.478117
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
28 март 2023 - 16:47Без имени😪😪😪😪😪😪«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады
-
28 март 2023 - 16:06Без имениМин дэ молодец дим."Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..."
-
28 март 2023 - 17:39Без имениОт имени родственников пишуНам очень приятно,что опубликовали родственника Татарина Минислама Валиева.Мы родственники никогда его не видели(всегда был при исполнении своей работы)Труженник из многодетной семьи .Моя мама бывала у него в гостях и гордилась своим племяником.Я с гордостью и всегда и везде говорю,а МОЖЕТ и хвалюсь ДОСТОЙНЫМ Родственником,который в трудные годы заслужил от Родины столько Наград.Я присоединяюсь к этой статье,и поздравляю Минислам А бы Валеева мне приходилось в деревне ВОЛЬНЫЙ стан в доме его отца ежегодно жить летом.Это было моим детством.Без слез конечно не обошлось.С большим Уважением!Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул
-
28 март 2023 - 13:17Без имениБашлыкнын уй- ниятлэре Аллаhынын " Эмин" дигэн сэгатьлэренэ туры килеп, чынга ашсын иде. Балык Бистэсе гадэти бер зур авыл дэрэжэсенэ тошеп бетте бит инде. Ин моhиме Эш урыннары булдыру кирэк, халыктан калмас, уяныр. Житэкчелектэн , анын оештыру сэлэтеннэн, команданын кочле булуыннан тора бар да.Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"
-
28 март 2023 - 08:15Без имениНик аның энесе шартлатып арасын өзми соң?! Чүпрәк, мунчала!🙄Бу кыз Рәзинә, ник Зәлияне блокка тыкмый?!😡🤮Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады
-
27 март 2023 - 21:33Без имениЛәйсән, рәхмәт җаныем, Бүләк итеп биргән тәсбих өченТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 21:57Без имениМөмкин булса миндә алыр идемТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 20:36Без имениСоклана торган гаилә! Шундый язмышлар була Шул! Молодцы“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте
-
27 март 2023 - 13:44Без имениБик явыз киленнэр бар инде,хаман шулай яшь килеш торырбыз дилэрдер. Кайнанага ни курсэтэсен,узенэ шул кайтканны белмилэр эле алар. Эйбэт малай устергэнсен,рэхмэт диясе урынга.Аллахы тэгалэ барын да тигезли, энилэргэ генэ бик кыен,бик кызганам. Минем энием килен белэн 36 ел тату яшэделэр.Эни дэ бик сабыр иде,килен дэ. 84 яшендэ эниебез бакыйлыкка кучте. Бала караган кебек карады эниебезне. Узенен дэ киленнэре эни дип улеп торалар.Бар киленнэр дэ шулай булсыннар иде дэ бит...Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...
-
27 март 2023 - 09:55Без имениСабыр итегез,сабыр тобе сары алтын,дилэр... Бу очракта сабыр итэргэ кирэкмэгэндер бэлки..Авыл жирендэ кешедэн яхшы тугел дилэр,кара каннарын йота-йота яшилэр кайберлэре.Татар хатыны нилэр курми диясе генэ кала...“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 22:06Без имениБездэ киресенсэ эйтэлэр ,чит илдэ олтан булып яшэгэнче уз илендэ солтан булып яшисен дилэр.Себер чит ил тугел,чит жир.Мэсэлэн ,авылда туып усеп,чит жирлэргэ чыгып китеп топлэнде дилэр.Узе сине сагындым,синсез яши алмаем дигэн,узе яраткан кызынын укып беткэнен котмэгэн.Отпуск булгандыр бит,кайтып эти энисенэ кулын сорарга да бармаган.Эти эниседэ ,егет чакырганга укып бетмэгэн кызны жибэрэ алмый бит.Монда егет карар кылмаган,яраткан кызын югалтырга курыкмаган,хатларда сирэгэеп туктаган.Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.91005
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.213201
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.642601
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитмиБездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.11801
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...108601
-
22 март 2023 - 08:34Билбаулы көрәш буенча Россия Кубогы нәтиҗәләре. Татарстан - беренче! Узган ял көннәрендә Алабугада билбаулы көрәш буенча Россия Кубогына ярышлар узган. Татарстан командасы беренче урынны яулаган. Шәхси беренчелектә кемнәр җиңүгә ирешкән?154200
-
22 март 2023 - 09:15"Әлегә мая туплагыз": йолдызнамә (22-29 март) Алдыгызга көчегез җитәрдәй бурычлар гына куегыз. Бөтен эшне үз җилкәгезгә генә өймәгез. Эшне бераз бүтәннәргә дә “аударырга” өйрәнегез. Шул вакытта эшегезне дә тиз арада төгәлләрсез, ял итәргә дә вакытгыз калыр.171200
-
22 март 2023 - 09:19Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате Бүген, кояш баеганнан соң, Рамазан ае керә. Сезне ихластан сагынып көтеп алынган изге ай җитүе белән тәбриклим! Аллаһыга мең шөкер, безгә аны кабат каршы алу бәхетенә ирешергә насыйп булды!208703
-
22 март 2023 - 10:39Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска) Туганыбыз бик тә үтенеп кунакка чакыргач, хатыным белән шәһәргә кузгалдык. Үзебез белән күчтәнәчкә, эченә җимешләр, алмалар, лимоннар тутырып пешерелгән каз һәм бер чиләк күкәй алдык.119618
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика