16+

Районнарда Сабантуй ничек узды?

Үткән ялларда Татарстан районнарында Сабантуйлар гөрләп узды. Һәрберсе халыкны нәрсә беләндер җәлеп итәргә тырышты. Кайда, нәрсә һәм ничек булганын карап алдык.

Районнарда Сабантуй ничек узды?

Үткән ялларда Татарстан районнарында Сабантуйлар гөрләп узды. Һәрберсе халыкны нәрсә беләндер җәлеп итәргә тырышты. Кайда, нәрсә һәм ничек булганын карап алдык.

Барлык районнарда да Сабантуйлар булса да, бәйрәм уздырыласы шәһәрләр калды әле. Әйтик, Чаллы белән Түбән Камада ул 15 июньдә булачак, ә Казанда – 23 июньдә. Нәкъ менә шул көнне республикабыз башкаласында үтә торган БРИКС уеннары тәмамланачак. Мин үзем Теләче районы Сабан туенда булдым. Вәт анда шәп бәйрәм булды! Чын күңелдән әйтәм, чөнки шәхсән шунда булдым. Чарага бик төпле әзерләнгәннәр, эчтәлеге бай һәм төрле яклап килгәннәр, оештыру дәрәҗәсе югары. Кечкенә генә детальләргә дә игътибар биргәннәр. Әйтик, мәйданда намаз уку залы да каралган иде, ул махсус шуның өчен ясалган йорт эчендә эшләнгән. Ничектер Теләчедә җылылык, самимилык, эчкерсезлек сизелде. Барысы да гади, әмма борынгы традицияләргә нигезләнеп оештырылган. Районда 400гә якын ат үрчетүче фермалар бар, шуңа күрә дә ат чабышы монда бик күңелле уза. Мәйданны исә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев кыздырды. Концерттан соң ул зур түрәләр утыра торган президиумга менеп, шунда озак кына сөйләшеп утырды. Кремльдә дә яраталар икән Тямайны.

Теләченең күршесендәге Байлар Сабасында да Сабан туе шәп узган. Анда инде бәйрәмнәр оештыра беләләр. Шунысын да әйтергә кирәк, ул район башлыгы Рәис Миңнехановның туган көненә дә туры килгән. Күп кенә кунаклар мәйданга килеп киткән икән. Ул якларга да еш кайтып йөрим, шунлыктан Сабан туйларының күңелле һәм җылы узуын тәгаен әйтә алам. Әйтик, Шыңар җирлегендә бәйрәм нәкъ традицияләр буенча, барлык гореф-гадәтләрне саклап оештырыла. Әтнә районы Сабантуен да яхшы яктан гына исәк алып сөйлиләр. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин катнашты. Дөрес, аның килүе әлләни үзгәреш кертмәгән, монда электән үк бәйрәм тиешенчә уздырыла. Әтнә – татарлыкны саклап калган һәм аның күрке булган районнарның берсе, шуңа күрә дә Сабантуйның борынгы гадәтләргә нигезләнеп эшләнелгәненә ышанырга була. Өстәвенә, әлеге җирлектә элеккеге колхоз системасы сакланып калган, Сабантуйда авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү бәйрәмнең төп мәгънәсе кебек кала бирә.

Менделеевск шәһәре Сабантуен да мактап туя алмыйлар. Нинди генә кызыклы уеннар һәм чаралар булмаган анда, кунакларны әллә ниләр белән кызыксындырганнар. Районда яшь җитәкчеләр, идеялары күп, креатив ташып тора, шуңа күрә бернинди шик тә юк. Мамадыштагы бәйрәмне аеруча искә алалар. Районга шушы көннәрдә генә яңа башлык Вадим Никитин килде. Хәер, әлегә Сабантуйны элекеге җитәкче Анатолий Иванов калдырган лекала буенча оештыралар. Аның үзен исә шул көнне Россия Дәүләт Думасына депутат итеп озату кичәсе кебек булган ул. Яшел Үзәндә исә кыр батырына да, мәйданныкына да берәр машина биргәннәр. Бигрәк юмарт шәһәр булып чыкты. 

Сабантуйларда төрле хәлләр дә булган, кызыктыру чаралары да эшләнгән. Әйтик, Норлатта 130 килолы чәк-чәк пешергәннәр, Апаста кунакларга 150 килолы бавырсак тәкъдим иткәннәр. Сармандагы бәйрәмдә чабышта катнашкан ат җайдакны җиргә бәреп төшереп. Үзе мәйданнан чыгып качкан. Аннары аның трассада арлы-бирле йөргәнен күп кенә халык күргән. Актаныштагысын ишеткәнсездер инде, чабышта понидан яшь кыз егылып төшеп, хастаханәгә эләккән. Ә менә Буада инде икенче ел Сабантуйга милли костюмнардан килергә чакыралар. Шулай да, моңа кушылырга теләүчеләр дәррәү купмаган, күрәсең. Әле Бөгелмә, Лениногорск, Урыссу һәм Балтач Сабантуйларын да яхшы яктан искә алалар. Соңгысының Борбаш авылында 29 июньдә балалар өчен мөселман Сабантуе да була.

Фото: https://gossov.tatarstan.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading