16+

Рәнис Габбазовка бирелгән моң – бүләкме, әллә сынаумы?

Яшь җырчы Рәнис Габбазов әле студент булуына карамастан, Тукай исемендәге филармониядә үзенең тәүге концертын тәкъдим итте.

Рәнис Габбазовка бирелгән моң – бүләкме, әллә сынаумы?

Яшь җырчы Рәнис Габбазов әле студент булуына карамастан, Тукай исемендәге филармониядә үзенең тәүге концертын тәкъдим итте.

Ул Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе, продюсер Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов ярдәме белән оештырылды.

Концерт үзенчәлекле башланып китте. Әбисе кочагында төннәр буе елаган Рәнискә әбисе җыр сузып җибәрүгә, сабый елавыннан туктап йокыга китә. Әнә шул моңнар, әйтерсең, балачактан аның күңеленә сеңеп калган. Рәнис үзенең чыгышын халык җырлары белән башлады. Залдагы ак яулыклы әбиләр аңа: "Бигрәк моңлы бала" дип үз бәяләрен биреп утырды.

- Рәниснең үзенә генә хас моңы бар. Ул тырышып иҗат итә. Тавыш ул - Ходай тарафыннан бирелгән бүләк һәм сынау, - диде продюсеры Рифат Фәттахов. Ул җырчының әти-әнисенә, укытучыларына рәхмәтен җиткерде. Рәнисне беренче уңышлары белән котларга Ульяновск шәһәреннән укытучысы Әлфия Рамазанова да килгән. Мәдәният һәм сәнгать институтындагы остазы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева Рәнис белән бергәләп "Челтәр элдем читәнгә" дигән җыр башкарды.

- Мондый моңлы тавыш сирәк туа. Син зур җырчы булырга тиеш, - диде ул егеткә.
Рәниснең әнисе Гүзәлия ханым Венера Ганиевага һәм Рифат Фәттаховка рәхмәтләрен ирештерде. Рәнискә сәхнә юлыннан китәргә этәргеч биргән Миңгол Галиев та аның тәүге хезмәт җимешләренә куанды.

- Әлеге концерт шифалы, ягымлы җил сыман булды. Монда нинди генә милләт кешесе утырса да, менә татар милләте нинди булырга тиеш",- дияр, - дип үз фикерләрен белдерде.
Әйе, чын мәгънәсендә зәвыклы, моң белән сугарылган концерт булды ул. Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге "Мирас" ансамбле дә концертка ямь өстәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading