Спектакльнең премьрасын Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов та карады. Ул театраль кичәне Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы” шигыре белән ачып җибәрде.
Минемчә, бу көнне артислар сәхнәдә уйнамады, алар рольләре эчендә яшәделәр. Тамашачыларны да үз дөньяларына җәлеп итә алдылар. “Созвездие-Йолдызлык” хәрәкәте һәрберебез өчен таныш. Хәзер аларның үз йорты бар. Республикабыз яшьләр һәм балалар үсеше өчен зур көч куя. Татар классиклары турында спектакльләр куелу милләтебез тарихына кызыксынуны арттыра" - диде Тимур Сөләйманов.
“Созвездие-Йолдызлык” сәхнәсендә илебезнең һәр гаиләсенә кагылган репрессияләр заманы сурәтләнде. Татар милләтенең зыялыларын халык дошманнары итеп танып, ГУЛАГка җибәрәләр. Аларның гаиләләре, дуслары һәм якыннары да зыян күрә.
Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин җитәкчелегендә куелган спектакльнең тарихи нигезе дә тирән.
Комментарийлар