Шамил МАННАПОВ (Шигърият)

Җитте вакыт... Гаҗәп инде: ничек үскәнбездер Дәрдемәндсез, Исхакыйларсыз. Тукай яшьли үлгән, Юкса, бәлки, Калган булыр идек Тукайсыз. Ә Тукайсыз тору - Айсыз тору, Айдан башка җаннар карала. Ярымайлы булган өчен, әнә Киселгән бит күпме манара! Шул айларны Тукай алыштырган, Якты сирпеп сабый күңелгә. Нурларының ләкин догалысын Тоткан иблис яшереп үзендә....
Җитте вакыт...
Гаҗәп инде: ничек үскәнбездер
Дәрдемәндсез, Исхакыйларсыз.
Тукай яшьли үлгән,
Юкса, бәлки,
Калган булыр идек Тукайсыз.
Ә Тукайсыз тору - Айсыз тору,
Айдан башка җаннар карала.
Ярымайлы булган өчен, әнә
Киселгән бит күпме манара!
Шул айларны Тукай алыштырган,
Якты сирпеп сабый күңелгә.
Нурларының ләкин догалысын
Тоткан иблис яшереп үзендә.
Ә Тукайсыз тору - Айсыз тору,
Айдан башка төнге юл кара.
Айдан башка юлны табып кара,
Булмаганда Айлы манара.
Иблискә бит адашканнар юлдаш,
Адашканның җанына хуҗа ул.
«Тукай - атеист!» - дип,
Шагыйрьне дә
Үзенә юлдаш итмәк булган ул.
Тик, нурларны яшереп, караңгыда
Мөмкинмени тоту һаман да?!
Бәреп чыкты нурлар җир өстенә,
Якты сирпеп безнең җаннарга.
И Туган тел,
Синдә булган ласа
Тукай кылган изге догалар.
Җитте вакыт безгә дә Ходайдан
«Ярлыкагыл...» диеп сорарга...
Кошлар оя корган авылыма...
Каз канаты кат-кат була,
Ир канаты ат була.
Чит җирләрдә озак йөрсәң,
Туган ягың ят була...
Халык җырыннан
Бу кайтуда туган үскән йортым
Сәламемне никтер алмады.
Картайган ул...
Тәрәз-күзләренең
Күрүе дә, бәлки, чамалы.
Туган оям,
Син генә дә түгел,
Авылымның шактый өйләре
Танымады мине, -
Хуҗалары
Ябып киткән тәрәз-күзләрен.
Буш нигезләр - теше төшкән казна,
Түбәсе юк, кыйшык бурасы.
Сирәкләнгән, кечерәйгән авыл,
Тик зурайган «мәңгелекнең йорты» -
Ындыр артындагы зираты...
Зираттагы тирәк башларында
Аваз бирә кара каргалар:
«Кар-кар-р! - диләр. - Кайттыңмыни, бр-рамат!
Исәннәр шул барыбер кайталар.
«Туган җирдән туйган җир яхшы», -дип,
Язмыш сезне читкә сөргәндер.
Туган туфрагына баш куярга
Мәрхүм булып кайта кемнәрдер...
Исән килеш кайтуыңа шатлан,
Уй-кайгыга батып утырма.
Тәрәз-күзен ачкач, үз баласын
Таныр әле туган йортың да...»
Шулчак күгәрченнәр пәйда булды,
Йөри алар гөр-гөр гөрләшеп.
Туган ояларын ташламаган
Кошкайлардан куйдым көнләшеп.
«Гөлдер-гу, гөлдер-гу,
Шома башлы улдыр бу...» - дип,
Күгәрченнәр миңа әйтергә
Әниемнең балачактан таныш
Җырын тоткан саклап хәтердә...
Кошкайларым мине онытмаган,
Таныды бит алар, таныды!
Киләчәгең матур булыр әле,
Кошлар оя корган авылым!..
* * *
Дөнья, сине әллә алдадыммы,
Әллә инде үзем алдандым? -
Ничек әле шулай берьялгызым
Балачакта торып калганмын?
Таный алмый йөдим бик күпләрне,
Өйләр бүтән, бүтән кешеләр дә,
Өй каршында тирәкләре бүтән...
Кыр капкадан чыгып киткәнгә
Шулай бик күп еллар узды микән,
Бик күп сулар акты микәнни?
Әти-әни дә юк, дуслар да юк, -
Бик соңгарып кайттым микәнни?!
...Алар мине өзелеп көткәннәрдер,
Көткәннәрдер,
Аннан... киткәннәрдер,
Алар урынына моң тулган...
Әти генә, әнидән дә калып,
Бер кайтмаса балам бер кайтыр, дип,
Китми торган дөнья йортыннан.
Сабырын җуеп, соңра ул да киткән...
Берәм-берәм киткән дус-ишем.
Мосафирдай йөрим урамнарда,
Авылымда гүя чит кеше...
Шулай тоела миңа:
Әйтерсең лә
Очканмын да ерак Галәмгә,
Туган Җирем Кояш тирәсендә
Миннән башка гына әйләнгән.
Галәм киңлегеннән
Йолдыз булып
Атылып кына кайткан арада,
Җир йөзендә бик күп еллар узган,
Миннән башка узган замана...
Миннән башка үткән яңа туйлар,
Миннән башка үскән оланнар.
...Туган якта гүя чит кеше мин,
Мосафирдай йөрим урамда.
Минсез узган тормыш,
Ә мин читтә,
Балачакта торып калганмын.
Дөнья, сине әллә алдадыммы,
Әллә инде үзем
Алдандым?..
Мәчет манарасы юлны күзли...
Сагындыра авыл урамында
Яшел келәм - бөдрә чирәмнәр,
Көтү куган чакта яланаяк
Чыклы эзләр салып йөргәннәр
Сагындыра.
Кая киткән йомшак ул келәмнәр? -
Урамнарның йөзе каралган.
Караучысыз калган көтү кебек,
Яшьтәшләрем читкә таралган.
Тешсез картлар аузын хәтерләтеп,
Буш нигезләр тора сураеп.
Сугыш ялкыннары өткәндә дә,
Болай калмаган иде бит бу авыл!
Әй, кайда сез, газиз авылдашлар,
Кай җирләрдә гомер итәсез?
Юллар баткак диеп тормагансыз,
Бата-чума читкә киткәнсез.
«Туган җирдән туйган җир яхшы», - дип
Киткән идем мин дә еракка.
Инде хәзер безгә берәм-берәм
Кайту калдымыни... зиратка?..
Яшь вакытта кем генә соң белгән
Читтә түгеллеген бәхетнең?
...Кайтмаслармы, диеп, юлны күзли
Манарасы яңа мәчетнең...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитми Бездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.13401
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...115201
-
28 март 2023 - 14:55Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул 1931 елда гаиләдә олы бала булып дөньяга килгән малайга кечкенәдән әтисенең уң кулына әйләнеп, берсеннән-берсе кечкенә сеңелләренең терәге булырга туры килгән. Киң җилкәле, нык бәдәнле малай сугыш башлангач инде тәмам егет булып җитешкән, яу кырына киткән ирләрне, атларны алмаштырып, җир сөргән, чалгы белән арыш чапкан.12711
-
28 март 2023 - 14:25«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады Зур юлларда кемнәр белән генә танышмыйсың. Бервакыт шулай электричкада авылдан килгәндә, елый-елый шешенеп беткән бер кызга күзем төште. Аның йөз-кыяфәте ерактан ук ниндидер бик кайгылы вакыйга булганын аңлатып тора иде. Түзәр хәл калмагач, үзем ни булганын сорарга булдым.149911
-
28 март 2023 - 11:33“Казан егетләре” төркеменең элеккеге җырчылары яңадан бергә чыгыш ясый Артур Минһаҗев, Марат Галимов, Вәли Фазлыйәхмәтов – “Казан егетләре” төркеменең “алтын” составы 30 март көнне янәдән бер сәхнәдә җыелачак.49700
-
28 март 2023 - 10:30Диварларны бизәүче Эльмира Хаҗиева: «Бүлмәне әзрәк зурайтыр өчен ачык төсләр уңышлы» Кемдер чигүче, кемдер аш-су остасы, ә кемдер күз явын алырлык рәсемнәр ясый. Гади кәгазь битенә түгел, төрле биналарның диварларына.19300
-
28 март 2023 - 09:41"Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..." Шулай юктан да сәбәп табып, көн дә кыйнауга кереп китте. Ун яшьлек балаларның сәламен алган өчен дә кыйнады. Кайнана, үз күз алдында кыйнап үтермәсен тагын, дип куркып башка чыгарды. “Балаң инвалид туса иде”, – дип теләде ир заты.2887211
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.154312
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су баскан Казанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.25801
-
27 март 2023 - 14:49Йөрсә йөрсен, тик үз балаларын үзе үстерсен Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәләремә тау кадәр таш бастырганнар идемени - машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...396408
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.53300
-
27 март 2023 - 13:40Үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем? Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...527908
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.482717
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
28 март 2023 - 16:47Без имени😪😪😪😪😪😪«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады
-
28 март 2023 - 16:06Без имениМин дэ молодец дим."Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..."
-
28 март 2023 - 17:39Без имениОт имени родственников пишуНам очень приятно,что опубликовали родственника Татарина Минислама Валиева.Мы родственники никогда его не видели(всегда был при исполнении своей работы)Труженник из многодетной семьи .Моя мама бывала у него в гостях и гордилась своим племяником.Я с гордостью и всегда и везде говорю,а МОЖЕТ и хвалюсь ДОСТОЙНЫМ Родственником,который в трудные годы заслужил от Родины столько Наград.Я присоединяюсь к этой статье,и поздравляю Минислам А бы Валеева мне приходилось в деревне ВОЛЬНЫЙ стан в доме его отца ежегодно жить летом.Это было моим детством.Без слез конечно не обошлось.С большим Уважением!Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул
-
28 март 2023 - 13:17Без имениБашлыкнын уй- ниятлэре Аллаhынын " Эмин" дигэн сэгатьлэренэ туры килеп, чынга ашсын иде. Балык Бистэсе гадэти бер зур авыл дэрэжэсенэ тошеп бетте бит инде. Ин моhиме Эш урыннары булдыру кирэк, халыктан калмас, уяныр. Житэкчелектэн , анын оештыру сэлэтеннэн, команданын кочле булуыннан тора бар да.Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"
-
28 март 2023 - 08:15Без имениНик аның энесе шартлатып арасын өзми соң?! Чүпрәк, мунчала!🙄Бу кыз Рәзинә, ник Зәлияне блокка тыкмый?!😡🤮Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады
-
27 март 2023 - 21:33Без имениЛәйсән, рәхмәт җаныем, Бүләк итеп биргән тәсбих өченТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 21:57Без имениМөмкин булса миндә алыр идемТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 20:36Без имениСоклана торган гаилә! Шундый язмышлар була Шул! Молодцы“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте
-
27 март 2023 - 13:44Без имениБик явыз киленнэр бар инде,хаман шулай яшь килеш торырбыз дилэрдер. Кайнанага ни курсэтэсен,узенэ шул кайтканны белмилэр эле алар. Эйбэт малай устергэнсен,рэхмэт диясе урынга.Аллахы тэгалэ барын да тигезли, энилэргэ генэ бик кыен,бик кызганам. Минем энием килен белэн 36 ел тату яшэделэр.Эни дэ бик сабыр иде,килен дэ. 84 яшендэ эниебез бакыйлыкка кучте. Бала караган кебек карады эниебезне. Узенен дэ киленнэре эни дип улеп торалар.Бар киленнэр дэ шулай булсыннар иде дэ бит...Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...
-
27 март 2023 - 09:55Без имениСабыр итегез,сабыр тобе сары алтын,дилэр... Бу очракта сабыр итэргэ кирэкмэгэндер бэлки..Авыл жирендэ кешедэн яхшы тугел дилэр,кара каннарын йота-йота яшилэр кайберлэре.Татар хатыны нилэр курми диясе генэ кала...“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 22:06Без имениБездэ киресенсэ эйтэлэр ,чит илдэ олтан булып яшэгэнче уз илендэ солтан булып яшисен дилэр.Себер чит ил тугел,чит жир.Мэсэлэн ,авылда туып усеп,чит жирлэргэ чыгып китеп топлэнде дилэр.Узе сине сагындым,синсез яши алмаем дигэн,узе яраткан кызынын укып беткэнен котмэгэн.Отпуск булгандыр бит,кайтып эти энисенэ кулын сорарга да бармаган.Эти эниседэ ,егет чакырганга укып бетмэгэн кызны жибэрэ алмый бит.Монда егет карар кылмаган,яраткан кызын югалтырга курыкмаган,хатларда сирэгэеп туктаган.Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.92605
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.214201
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.643401
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитмиБездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.13401
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...115201
-
22 март 2023 - 08:34Билбаулы көрәш буенча Россия Кубогы нәтиҗәләре. Татарстан - беренче! Узган ял көннәрендә Алабугада билбаулы көрәш буенча Россия Кубогына ярышлар узган. Татарстан командасы беренче урынны яулаган. Шәхси беренчелектә кемнәр җиңүгә ирешкән?155200
-
22 март 2023 - 09:15"Әлегә мая туплагыз": йолдызнамә (22-29 март) Алдыгызга көчегез җитәрдәй бурычлар гына куегыз. Бөтен эшне үз җилкәгезгә генә өймәгез. Эшне бераз бүтәннәргә дә “аударырга” өйрәнегез. Шул вакытта эшегезне дә тиз арада төгәлләрсез, ял итәргә дә вакытгыз калыр.172300
-
22 март 2023 - 09:19Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате Бүген, кояш баеганнан соң, Рамазан ае керә. Сезне ихластан сагынып көтеп алынган изге ай җитүе белән тәбриклим! Аллаһыга мең шөкер, безгә аны кабат каршы алу бәхетенә ирешергә насыйп булды!210603
-
22 март 2023 - 10:39Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска) Туганыбыз бик тә үтенеп кунакка чакыргач, хатыным белән шәһәргә кузгалдык. Үзебез белән күчтәнәчкә, эченә җимешләр, алмалар, лимоннар тутырып пешерелгән каз һәм бер чиләк күкәй алдык.119818
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика