Тинчурин театры 90 еллык юбилеена багышлап яңа әсәр тәкъдим итә. «Ай, былбылым!» – шәһәр картлар йортында яшәүчеләрнең моңсу да, көлкеле дә тормышын бәян итүче комедия.
Әлеге спектакльдә театрның ветераннары катнашачак. Пьеса “Театрны 90 яшенә кадәр җиткергән, шәхесләребезгә рәхмәт йөзеннән куела”, – дип искәртеп үтте Туфан Имаметдинов.
– Юбилей уңаеннан нәкъ шундый спектакль чыгарырга кирәк. Өлкән буын ул безнең тарих кына түгел, ә киләчәк тә. Чөнки без тарихыбызга ничек карыйбыз – киләчәгебез шундый була. Актерлар да бу эшкә бик теләп алынды, – дип өстәде ул.
Пьеса авторы – Шамил Фәрхетдинов, режиссеры – Туфан Имаметдинов. Спектакльдә 10 актер катнаша. Иң өлкәненә – 76, иң яшенә – 20 яшь. Геройларның исемнәре дә үзенчәлекле: Фикус, Гөлҗәннәт... Аларның һәрберсе гомер көзендә картлар йортына эләккән. Тик геройлар төшенкелеккә бирелмиләр. Гөлҗәннәт белән Фикус хәтта кавышырга да ниятли. Сүз уңаеннан, матбугат конференциясендә катнашкан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина быел ел башыннан бирле 60 яше тулып узган 300гә якын парның гаилә коруы турында да әйтеп үтте. Тинчурин театрына мондый спектакль өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Әлеге спектакльдә 91 яшьлек карчык Бүләкбануны уйнаучы – Ләлә Миңнуллина роле турында сөйләп китте.
– Бүләкбану – нечкә күңелле, кешелекле, балаҗанлы. Аның ире бик иртә үлеп китә. Бүләкбану ике кызны бер үзе үстерә, белемле итә. Кызлары үз гаиләләрен кора. Кызганыч, язмыш сынаулары аркасында Бүләкбану картлар йортына эләгә. Мондый аянычлы хәлләр тормышыбызда булмасын иде. Балалар ата-ана канаты астында миһербанлы булып үссен, әти-әниләре картайгач аларны үз канаты астына алырга онытмасыннар иде. Спектакль ярдәмендә тамашачыларыбызның күңеленә миһербанлылык орлыклары саласыбыз килә, – диде ул.
Картлар йортына төрле тарихлы кешеләр эләгә. Бу – чынбарлык. Тинчурин сәхнәсендә куелачак иҗат җимешен бер җөмлә белән: “Кызык та, кызганыч та, көлке дә, гыйбрәт тә”, – дип тасвирлап булыр, мөгаен.
– Өлкән яшьтәге кешеләр саны арта. Күбесе гомеренең соңгы көннәрен картлар йортында уздыра. Без андый җирдә тулы тормыш белән яшәүчеләрдә геройларны күрдек, – диде Туфан Имаметдинов.
Бу сүзләрне Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов та тулыландырды.
– Дөньяда күңелле вакыйгалар гына түгел, күңелсез, көтелмәгән хәлләр дә була. Язмыштан качып булмый. Әлеге спектакльне караган кешеләр үзләренең якыннарын күз алдына китерәчәк. Театрыбыз картлар йортында еш чыгыш ясый. Пьесаның геройлары – җыелма образлар. Спектакль уен-көлке белән бергә мөһим проблемаларны да күрсәтә, – диде ул.
«Ай, былбылым!» спектакленең премьерасы 26 октябрьдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар