16+

Тиздән прокатка «Айсылу» фильмының дәвамы чыга

Бу көннәрдә Казанда Кино вакыты"" III Бөтенроссия форумы бара. Чараның ачылышы исә мастер-питчинг форматында узды. Монда Татарстан, Башкортстан, Иркутск өлкәсе, Якутия, Алтай крае, Санкт-Петербург һәм Мәскәү кинематографистлары үз эшләрен тәкъдим итте.

Тиздән прокатка «Айсылу» фильмының дәвамы чыга

Бу көннәрдә Казанда Кино вакыты"" III Бөтенроссия форумы бара. Чараның ачылышы исә мастер-питчинг форматында узды. Монда Татарстан, Башкортстан, Иркутск өлкәсе, Якутия, Алтай крае, Санкт-Петербург һәм Мәскәү кинематографистлары үз эшләрен тәкъдим итте.

Программада - сценарийлар остаханәсе, мастер-питчинг, ягъни питчинг остаханәсе, киножурналистика дәресләре һәм сценарийлар конкурсына йомгак. Мастер-питчинг - кинопроектны тәкъдим итү, ягъни фильмның потенциалын күрсәтү дигәнне аңлата.

Бу чара дәүләттән түгел, ә чын күңелдән, - диде "Татаркино" дәүләт оешмасы директоры Владимир Батраков, әлеге җөмләгә берничә мәгънә салып. - Кешенең кино белән чын күңелдән шөгыльләнә башлаган чакларын күрер көнгә җиттек. Монда катнашучылар - киноның киләчәге.

Россия кинематографистлары берлегенең Яшьләр үзәге директоры Дмитрий Якунин:
- Мин моны Казанда питчинг тарихының башы дип саныйм. Барыгызны да тәбрик итәм. 6 апрельдә чыгышларыгыз уңышлы үтәр һәм сезне әйдап баручы продюсерлар күреп алыр, дип өметләнәм, - дигән өметен белдерде.

Мастер-питчингта Татарстанны Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе, режиссер Илдар Ягафаров ("Байгал"), режиссерлар Алексей Барыкин «Айсылу 2", Илшат Рәхимбай һәм Айрат Сәмигуллин («HAVA Projects» эше), Тимур Садыйков ("Братья") тәкъдим итте.
Чарада прокатта шактый уңышлы барган "Айсылу" фильмының дәвамы - "Айсылу 2" трейлеры да тәкъдим ителде. Әлеге фильм шунысы белән игътибарга лаек: аны танылган режиссер, кинорежиссер һәм педагог Алексей Барыгинның шәкертләре - Рөстәм Рәшитов (ул шулай ук "Тапшырылмаган хатлар" фильмының да куючы режиссеры) һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентлары төшергән.

"Айсылу" фильмының беренче өлеше Татарстанда бик зур кызыксыну уяткан иде. Ул көннәрдә кинотеатрларга керер өчен су буе чират тезелде. Аннан соң да безгә фильмның дәвамын күрергә теләгән тамашачылардан бик күп хатлар килде. Нәтиҗәдә, Татарстанда беренче франшиза килеп чыкты. 30 минутлык кыска метражлы фильмнан тулы метражлы фильм төшерелде, - диде режиссер Алексей Барыкин.

Исегезгә төшерәбез, "Айсылу" фильмының беренче өлешендә караңгы татар авылында әнисе белән бергә яшәп ятучы Айсылу исемле туташның язмышы турында барды. Юл һәлакәтенә эләгү нәтиҗәсендә аның аяклары имгәнгән һәм ул култык таяклары белән генә хәрәкәтләнергә мәҗбүр. Әмма туташ бик матур итеп җырлый. Бервакыт авылга музыкаль продюсер килгәч, кызның тавышына соклана һәм "Мин бу кыздан "йолдыз" ясыйм" дип вәгъдә бирә. Нәтиҗәдә, Айсылу шәһәргә килеп, шоу-бизнес казанында кайный башлый. Юлында көнләшүчеләр, дошманнар, намуссызлар да күп очрый. Шушы авырлыкларны ул ничек ерып чыгачак, гомумән, әсәр ничек тәмамлана - монысы турында кино төшерүчеләр сер капчыкларын чишеп бетермәделәр. Анысын 20 апрельдә прокатка чыгачак "Айсылу 2" трейлерында күрәчәкбез.

Айсылу ролен Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Гөлназ Галимуллина башкара. Шулай ук тамашачы фильмда Татарстанның халык артистлары Венера Ганиева һәм Римма Ибраһимованы да күрә алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading