16+

“Балаларыбыз бездән нык күпкә өлкән. Аларга инде 108 яшь”

Большая Красная урамындагы 15нче балалар бакчасы урнашкан бина XIX гасыр ахырында төзелгән. Аристовларның милке булган ул. Галим-физиолог Александр Самойлов әлеге йортка 1910 елда күченеп урнаша. Галимнең кызы Анна 1913 елда шушы йортның беренче катында шәһәрдә тәүге балалар бакчасы оештырган.

“Балаларыбыз бездән нык күпкә өлкән. Аларга инде 108 яшь”

Большая Красная урамындагы 15нче балалар бакчасы урнашкан бина XIX гасыр ахырында төзелгән. Аристовларның милке булган ул. Галим-физиолог Александр Самойлов әлеге йортка 1910 елда күченеп урнаша. Галимнең кызы Анна 1913 елда шушы йортның беренче катында шәһәрдә тәүге балалар бакчасы оештырган.

Казанның Большая Красная урамы, 60/35 адресындагы 15нче мәктәпкәчә учреждениесенә йөрүче сабыйларның әти-әниләре: “Балаларыбыз бездән нык күпкә өлкән. Аларга инде 108 яшь”, – дип шаяртып сөйләсәләр, аптырамагыз. Сүзләрендә хаклык та бар. Республика әһәмиятендәге мәдәни мирас корылмасы саналган шушы бинада 1913 елда Казанның тәүге мәктәпкәчә яшьтәге учреждениесе ачылган булган.

15нче балалар бакчасы бинасын быелның сентябренә төзекләндереп чыгу бурычы куелган. Казан мэры Илсур Метшин эшләрнең барышы белән танышты.
– Шәһәрнең тарихи үзәген саклау буенча зур эшләр башкарыла. Без бу юнәлештә эшләргә өйрәнеп җиттек, – дип фикерләре белән уртаклашты Илсур Метшин. – Быел башкалада төзекләндерүдән соң 15 урында балалар бакчасы ачыла, алар 2,5 мең сабыйга исәпләнгән. Гомумән, яңа уку елында бакчаларга 25 мең сабыйның килүе көтелә.

Мэр Илсур Метшин төзекләндерү чиратында торган мәгариф учреждениеләренең дә әле шактый булганлыгын искәртте.
– 200 балалар бакчасы капиталь ремонтка мохтаҗ. Бу – зур сан, шушы проблеманы мөмкин кадәр тизрәк хәл итү – безнең бурыч, – диде ул.

Большая Красная урамындагы 15нче балалар бакчасы урнашкан бина XIX гасыр ахырында төзелгән. Аристовларның милке булган ул. Галим-физиолог Александр Самойлов әлеге йортка 1910 елда күченеп урнаша. Галимнең кызы Анна 1913 елда шушы йортның беренче катында шәһәрдә тәүге балалар бакчасы оештырган. Бинага 1984 елдан бирле капиталь ремонт үткәрелмәгән. Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Марат Закиров әйткәнчә, хәзерге төзекләндерү – бина тарихындагы икенче “капиталка”.

Төзекләндерү ике өлештә башкарыла. Узган ел идәннәр һәм башка искергән конструкцияләр сүтеп алынган. Электр челтәре, җилләтү системасы һәм җылылык торбалары яңартылган. Быел түбә һәм дивар төзекләндерелә. Еллар дәвамында ватылган-җимерелгән тарихи бизәкләр кабаттан ясала. Пластик тәрәзәләр урынына, табигый агач рамлы тәрәзәләр урнаштырыла. Ишек өсләрендәге бизәкле “козырек”лар да кабаттан торгызыла. Кызыл кирпечтән күтәрелгән диварга үзенең беренчел “кызыл кирпеч” төсе кайтарыла.

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading