БДИны кабат биреп булырмы?
Россия укучыларына БДИны быел яңадан тапшырырга рөхсәт итмәделәр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Россия укучыларына БДИны быел яңадан тапшырырга рөхсәт итмәделәр.
Үз нәтиҗәләрен яхшыртырга теләүчеләргә имтиханны кабат тапшыра алмаячак. Имтиханны җитди сәбәп аркасында бирми калганнар гына тапшыра ала. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев хәбәр итте.
«Быел аттестатлар барысына да бирелде, Мәгариф министрлыгы боерыгы белән аттестатлар бирү тәртибе билгеләнде, ул Бердәм дәүләт имтиханы белән бәйле түгел. Һәм монда аттестат алу өчен нәрсә дә булса бирергә кирәк түгел", – дип аңлатты ул.
БДИ тапшыру кампаниясе 15 августта тәмамланачак. Бу көнгә чыгарылыш сыйныф укучылары үз бәяләрен алачак. «Августта резерв көннәр дә исәпкә алып, без нәтиҗәләрне 15 августка кадәр эшкәртергә һәм бирергә өлгерәбез», — дип төгәлләштерде Музаев.
Ул вузларның БДИ нәтиҗәләрен күрәчәкләр һәм абитуриентларны ун көн дәвамында сайлап ала алачаклар һәм укырга керү турында приказлар әзерли алачаклар, дип өстәде.
Элегрәк Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков Россия вузларына документларны 20 июньнән, БДИ тапшырганчы тапшырырга мөмкин булачак, дип сөйләде. Документлар 17 августка кадәр кабул ителәчәк.
Россиядә коронавирус пандемиясе аркасында, ике тапкыр БДИ күчерделәр. Быел имтиханны вузларга укырга керергә җыенган укучылар гына тапшырачак. 17 июньдә Мәгариф һәм фән министрлыгы 2020 елда БДИ расписаниесен раслады, аның нигезендә беренче имтихан 3 июльдә булачак. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары география, әдәбият, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр тапшырачаклар. 29 һәм 30 июньдә сынау имтиханнары чыгарылыш сыйныф укучылары катнашыннан башка узачак.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Комментарийлар