16+

Чит илләрдә яшәүчеләргә татар телен өйрәнү өчен сәбәп кирәкми

Бүген «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучыларның беренче республикакүләм фестивале «Туган тел фест 2022» узды. Бу чара балалар бакчалары, мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кызыклы һәм нәтиҗәле үткәрү өчен оештырыла.

Чит илләрдә яшәүчеләргә татар телен өйрәнү өчен сәбәп кирәкми

Бүген «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучыларның беренче республикакүләм фестивале «Туган тел фест 2022» узды. Бу чара балалар бакчалары, мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кызыклы һәм нәтиҗәле үткәрү өчен оештырыла.

"Туган тел фест" фестивалендә катнашучыларга теоретик белемнәрдән бигрәк, практик күнекмәләр күрсәтелде. Тәрбиячеләр һәм укытучылар остаханәләрдә яңа уеннар, алымнар белән танышты.
"Туган тел фест 2022» Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештырыла.
- Республикада татар телен үстерүгә зур игътибар бирәбез. Ел дәвамында семинарлар, остаханәләр булдырылды. Чараларда укытучылар тәҗрибә белән уртаклаша, яңа белемнәр туплый. Татар теле укытучылары семинар, фестивальләрдә бик теләп катнаша. Киләчәктә аларның санын тагын да арттырачакбыз, - диде Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм фән министрының урынбасары Минзәлия Закирова.

“Туган тел фест 2022” беренче ел гына уздырылса да, Татарстанның төрле районнарыннан катнашучыларны берләштерә алды. Фестивальдә Мәскәүдән килгән кунаклар да бар. Гөлчәчәк Вәлиева Мәскәүдән туган ягына хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашырга килгән. Ул  катнашучыларны “Алимә” онлайн мәктәбенең эшчәнлеге белән таныштырды.
- “Алимә” мәктәбендә татар телен укытам. Укучыларыбыз төрле тарафлардан: Австралия, Казахстан, Финляндия һәм башка чит илләрдән торып татар телен, гореф-гадәтләрне өйрәнәләр. Чит илләрдә яшәүче балаларга дәресләргә керер өчен, яңа белем туплар өчен мотивация  кирәк түгел. Мәсәлән, минем Мәскәүдә укучыларым да бар. Аларга һәр дәрестә татар телен ни өчен өйрәнергә кирәк булганын аңлатам. Ә чит тарафларда яшәүче милләттәшләребез балаларына кечкенәдән татар теленең әһәмиятен ассызыклап үтә. Шуңа күрә алар һәр дәресне зарыгып көтә, - диде Гөлчәчәк Вәлиева.

Татар мөһитендә яшәп тә, татар телен өйрәнергә республикабызда балаларга мотивация кирәк. Бу сәер түгелме соң? Туган телне өйрәнү ул һәр кешенең бурычы бит. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез безгә үрнәк, чөнки алар туган яктан ерак булсалар да, татар телен онытмыйлар, укыйлар һәм өйрәнәләр. 

Татар телен үстерүгә юнәлтелгән чаралар күп уза. Балаларда туган телгә мәхәббәт уятыр өчен нинди генә юлларда эш алып барылмый. "Туган тел фест 2022" фестиваленә гаризалар кабул итү компаниясе башланган көнне үк 180 катнашучы теркәлгән булган. Аларның 70 генә катнашучылар рәтенә керә алды. Димәк, мондый чаралар кирәк әле. 

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading