Фән биеклекләрен яулаганда

Дәресләр башланып киткәнче, уку йортлары гаҗәеп бер тормыш белән яши. Диварларга сыешмаган яшьлек дәрте, юктан кызык табып көлешү, үчекләшү, мода яңалыклары белән уртаклашу, «үзе ишетмәсен» дип, укытучыларга тәхәллүс уйлап табу дисеңме - һәммәсе бергә әллә кайлардан ишетелеп торган язгы гөрләвекне, аерылып чыгарга әзер булган корт күчен хәтерләтә. Вакыт җитеп, студентлар...
Ихтыяҗ булганда, ул студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр белән аралашып, киңәшен биреп, кулъязмалар укып, көннәр буе утыра. Аңа барысы да диярлек «Илгизәр абый» дип өзелеп, якын күреп, аның зарланмыйча, иренмичә ярдәм итәсенә ышанып эндәшә. Югары уку йорты укытучысы өчен укучыларың, дәвамчыларың, әйтер сүзеңә ихтыяҗ булуны тоеп яшәүдән дә зуррак бәхет бармы икән дөньяда?!
Мәгълүм ки, 1990 елларда туган кискен үзгәрешләр дулкыны җәмгыятьне, иҗтимагый тормышны дер селкетеп, сискәндереп җибәрде. Узып барган гасырның буеннан-буена бертуктаусыз алмашынып дәвам иткән берсеннән-берсе киеренке, драматик вакыйгалар мәгариф эшен дә читләтеп узмады. Аны шактый дәрәҗәдә зәгыйфьләп, белем һәм тәрбия бирүнең милли-әхлакый, дини, рухи-гуманистик традицияләрен какшатты. Дөньяның давылланган бер мәле: Балтыйк буе, Кавказ, Урта Азия халыкларының инде мөстәкыйльлек алып, үз дәүләтләрен төзегән һәм бу вакыйгаларның татар халкына да зур йогынты ясаган, Казан урамнарында «мөстәкыйльлек», «ана теле», «үзбилгеләү» кебек илаһи сүзләр яңгыраган, ә калын диварлы бүлмә-кабинетларда ил-республика язмышы, татар милләте, аның киләчәге хакында кызу-кызу бәхәсләр барган тарихи көннәр иде бу. Шушы елны Илгизәр Тимергали улы Казан шәһәре, Киров районының 81 нче мәктәп-гимназиясен җитәкли башлый. Фән белән нык кызыксынуы, үзенең эшен яратып башкаруы һәм зур тырышлыгы нигезендә, ул 1995 елда педагогика фәне буенча кандидатлык диссертациясе яклый, ә инде биш ел узгач, педагогика фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә ирешә. Аның фәнни хезмәтләре профессор Җ.Г. Нигъмәтов җитәкчелегендә дөнья күрә. Әлеге фәнни хезмәтләрдә бүгенге заман өчен актуаль булган юнәлеш - үсеп килүче яшь буынга экология тәрбиясе бирүне камилләштерү проблемасы тирәнтен өйрәнелә.
Хәзер ул күп вакытын еллар дәвамында тупланган гыйльми байлыкны студентларга, аспирантларга, яшь укытучыларга биреп калдыру ихтыяҗына юнәлтә. Илгизәр Гайсин җитәкчелегендә якланган 25 диссертация юнәлеше Татарстан Республикасында гына түгел, ә илебезнең башка өлкәләрендәге югары уку йортларында эшләүче галимнәрнең эш алымнарында да уңай чагылыш таба.
Аның тарафыннан 360 фәнни, укыту-методик басма хезмәт, шул исәптән 6 авторлык монографиясе, укытучылар һәм студентлар өчен язылган 30дан артык укыту методик ярдәмлекләре, дәреслек китаплары бар.
Илгизәр Тимергали улының нәсел дәвамчылары - балалары да әтиләренең традицияләрен лаеклы дәвам итә. Уллары Ринат белән Марат, аспирантураны вакытыннан алда тәмамлап, үзләренең фәнни җитәкчеләре - Казан (Идел буе) федераль университетының педагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы, академик, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов җитәкчелегендә уңышлы гына кандидатлык диссертациясе якладылар. Икесе дә җәмгыять өчен мөһим һәм үтә дә актуаль булган экологик куркынычсызлык, экологик-мәгълүмати тәрбия проблемаларына тирәнтен анализ ясап, аларның чишелеш-үсеш юнәлешләрен концепция тәгълиматы буларак фәнни яктан дәлилләп бирделәр. Россиянең Югары Аттестация комитеты яшь галимнәр Гайсиннарның фәнни ачышларына югары бәя бирде.
2002 елда Казан дәүләт педагогика университетында география факультеты оеша һәм шул көннән башлап әлеге факультет белән Илгизәр Тимергали улы җитәкчелек итә, ә инде 2009 елдан табигать-география факультетының деканы булып сайлана. Ул декан булып эшләгән чорда факультетта зур һәм нәтиҗәле эшләр башкарыла. Матди-техник база ныгый, факультет эчендә биоэкология һәм инглиз теле кафедралары ачыла, «Татарстан Республикасы халыкларының демографик проблемалары», «Региональ география һәм экологияне укытканда яңа педагогика технологияләре» дигән фәнни-эзләнү лабораторияләре оештырыла. «Геоэкология», «География-инглиз теле», «Социаль-мәдәни сервис һәм туризм», «Кунакханә сервисы» шикелле белгечлекләр кертелә. Моннан тыш, география һәм экология белемнәрен укыту буенча магистратура ачыла.
Илгизәр Гайсин педагогика өлкәсендәге уңышлары өчен галим К.Д.Ушинский, В.И. Вернадский исемендәге медальләргә лаек була. Шул ук вакытта ул «Укучы яшьләргә экология белемнәрен укытканда дәвамчанлык принцибын куллану» фәнни мәктәбенә нигез салучы булып та тора.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 апрель 2023 - 21:24Иркәнең ире кайткан: "Ярты ел тилмереп көттем" (+ видео) Татарстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур махсус хәрби операциядән ялга кайткан.31500
-
1 апрель 2023 - 17:55Шизофрения: ышанасызмы, тукталыш белән исәнләшә башлады Яз җитү белән урамда теләсә ничек акырып йөрүчеләр, сәер гамәлләр кылучылар арта. Сәбәбе – психик авыруларның ялкынсыну вакыты җитү. Тукталышларның берсендә кызыклы (дөресрәге кызганычтыр!) хәлнең шаһиты булдым. Урта яшьтәге ир-ат тукталышка якынлаша. Кемнедер танып алган кебек бик максатчан килә. Якын дусты янынадыр, дип уйлап куйдым. Тукталышка килеп җиткән ир-ат кулын алга сузды да...19700
-
1 апрель 2023 - 15:31Матур булсын дип, төрле төскә буялган ояларга сыерчыклар киләме? Күрдегезме әле? Кыр казлары кайткан. Иң башта кара каргалар, чәүкәләр күренде, алардан соң торналар, сыерчыклар, акчарлаклар, соры челәннәр һәм тургайлар кайта башлады. Ә май аенда калганнары кайтып җитәргә тиеш. Иң соңлап керәшәләр көтелә. Алар, гадәттә, 9 майга кайталар.11500
-
1 апрель 2023 - 15:29Умарта оясы: агач яхшымы, пластикмы? Тормышыбызны хәзер пластиктан башка күз алдына да китереп булмый. Бүген күп кенә умартачылар да пластик оялар куллана башлаган. Дөресрәге, пенополистирол һәм пенополиуретаннан эшләнгәнне.18600
-
1 апрель 2023 - 10:30Айгөл Бариева: “Начар сүзләрне тормышыннан уңмаучылар яза..." Социаль челтәрдә Айгөл Бариевага таш булып яуган сүзләр әле бу гына түгел. Араларында: “Бигрәк ачык күлмәк кигәнсең...” — диючеләр дә, “Ирең үлгәнгә күпме генә вакыт үтте, ә син хәсрәтеңне оныттың да...” — дип уклы сүз төбәүчеләр дә бар. Йөрәктәге ярасына учлап тоз сибүчеләргә Айгөл ничек түзә икән? Күңелен төшермичә яши аламы? Тиң канаты сыну — бер сынау, ә нахак сүзләрне ничек җиңәргә? Айгөлнең үзенә шалтыратып белештек.122503
-
1 апрель 2023 - 10:27Әртистләр боз кыздыра: “Сез карарга килегез!” “Ак Барс” командасы үз тарихында 8нче тапкыр Көнчыгыш финалына чыкты Бер, ике, өч... Өчтән соң көч, дип әйтергә яратабызмы әле?! Менә шул көчне күрсәтер чак җитте. Безгә түгел – “Ак Барс” хоккейчыларына!23200
-
31 март 2023 - 13:35«Сынганнары белән бергә җыеп кисәргә туры киләчәк» Кыш уртасында яуган яңгырлар, исегездәдер, агач-куакларны бозга төрде. Кәүсәләре авырайды, төз сыннары ирексездән җиргә бөгелде. Күбәләктәй бөтерелгән карлар да үз өлешен өстәде.28901
-
31 март 2023 - 13:00Ифтарга ак төстән киенеп киләсе Бик күп гүзәл затлар көтеп алган Fashion Iftar киләсе атнага, 9 апрельдә узачак. Быел да хатын-кызлар ифтарына 1000 кеше чакырулы.49501
-
31 март 2023 - 12:20«Башкача аның янына кайтмыйм, башкача кайтмыйм», - дип, антлар эчсә дә, ире янына кире кайта Гомерендә күпне кичергән, үз гөнаһлары аркасында язмышның авыр сынаулары аша үтәргә дучар ителгән Рәшит абый да минем белән тулысынча килешә.18384000
-
31 март 2023 - 10:00Фитр һәм фидия: аны кемнәр бирергә тиеш? Бу төр сәдакалар мохтаҗларга адреслы ярдәм ул, аны бүтән максатларга тотарга ярамый Фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят түләү буенча нисаб күләмнәре ничек исәпләнә? Әлеге язмада без бу төр сәдакаларның максатын аңлатырбыз һәм аларны бирергә тиешле һәм әлеге сәдакаларга хакы булган кешеләрнең исемлеген атарбыз.155100
-
31 март 2023 - 09:41Яшәү көче каен суында: тәнгә — дәва, җанга — сихәт Каен суы организм өчен кирәкле органик кислоталар, шикәр, фермент, кальций, магний, тимер тозлары, дуплау матдәләре һәм эфир майларына бай.42900
-
31 март 2023 - 09:29Фирдәвес Зариф: "Кичер мине!" (Повесть) Балыкчы көймәләре тирәсендә ак якалы акчарлаклар бөтерелә. Ул да түгел, сузып, теплоход кычкырта да алар, дәррәү талпынып, шул якка ташланалар. Әйтерсең лә акчарлаклар теплоходларны озатып йөрү өчен яратылганнар.74204
-
31 март 2023 - 09:26"Көрәшкә күбрәк тартылсыннар өчен барысын да эшлибез" Татарстан беренчелекләрендә беренче урынны яулаучыларга бер ел дәвамында 3 мең сум, икенче урынны яулаучыларга - 2000, өченчедә калучыларга 1000 сум акча түләп баралар. Өлкәннәр күбрәк алалар.77500
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
31 март 2023 - 10:45Без имениИн беренче узен кайт яшэргэ автор. Сезгэ карап башкалар да кайтыр. Урамга чыгып утырыгыз кичлэрен. Кеше жыела ул. Башлап жибэруче генэ кирэкКартлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер
-
30 март 2023 - 15:14Без имениНи сэбэпле улгэн, нинди суз ул авыр тормыш хэле ? Урыны ожмахта булсынТатарстанда көллиятнең беренче курс студенты вафат булган
-
30 март 2023 - 17:16Без имениЭйе шулай уйландыра , сагындыра уткан гомер, алдагсысын Аллахы Тагала узе гена белааааКартлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер
-
30 март 2023 - 17:53Без имениАллага шокер исан исан имин яшагез 🤲🤲🤲🤲🤲🤼♂️Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...”
-
30 март 2023 - 22:09Без имениКеше хэлен кеше белми уз башына тошмэсэ Безнен шэхэрдэ дэ эчеп,тон озыны сугенеп,балаларын карамаганнарны курмилэр,э балалар дип яшэгэннэрнен ишек тобеннэн китми тикшерэлэр эш курсэтергэ кирэкме,эллэ куршелэрме бер Аллакаебыз курер эле.Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...”
-
30 март 2023 - 19:40Без имениСобханаллах,бигрэк матур,молэемнэр... Нинди генэ юату сузлэрен дэ табу момкин тугел.Аллаһ Тәгалә куркэм сабырлык бирсен инде.Купме тол хатыннар,ятим балалар артты сонгы елларда.Куплэр калган кеше тора,мэнгегэ киткэннэр генэ кайтмый дилэр.Анысы да дорестер.Лэкин соеп-соелеп яшэргэ генэ тотынган яшь кешенең тол калуы,аны уз башыннан кичергэннэр генэ анлыйдыр.Аллаһ Тәгалә туры жэннэтле итсен иде Раббым бу матур,батыр егетне.«“Әнием, минем өчен догалар укы”, – дип әйтә иде...»
-
30 март 2023 - 22:26Без имениЯшь вакытта кубебез шундый кызу,бу бала акыллыга ошаган кызулыгын акылы белэн идарэ итэр Иншээ'Аллах.Бэхетле бул, кызым!Гөлназ АСАЕВА: «Булачак иремне ике әтиемә дә охшатып сайлыйм»
-
31 март 2023 - 08:53Без имениБик акыллы бала,30 яшьлеклэрнен дэ кайберлэре болай фикерлэми. Афэрин диясе генэ кала. Бэхетле булыгыз,балакаем!Гөлназ АСАЕВА: «Булачак иремне ике әтиемә дә охшатып сайлыйм»
-
30 март 2023 - 04:17Без имениТапканнар дип хэбэр бар иде киче, инстаграмда.Казанда ике мөслимә кыз югалган
-
29 март 2023 - 21:56Без имениСәлам алейкум уа рахматуллахи уа бярякатуху! Бу эшлягян эшляр, югарыда айтелгянчя, иманда булып киткянняргя геня утяля?!? Шулайиы?!Дөньядан киткәннәргә ничек ярдәм итәргә?
-
29 март 2023 - 19:27Без имениБик яратып тынлыйм Фирдусне. Жырлый да, бии дэ. Барысын да булдыра. Узе дэ бик ягымлы кеше. Чын Артист. Горурланабыз. Сэлэмэт булсын. Унышлар, только Алга.Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.9600
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.148905
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.253801
-
30 март 2023 - 16:41"Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да... Тотуы күңелле бит": чирме, кирелекме?Идел дә кузгалды... Елгаларда инде узган атнада ук ташу сулары “кайнады”. Күлләрне, Идел култыкларын боз каплаган әлегә. Балыкчылар да шул тирәдә. Кирелекләредерме, дәвасыз чирләредерме, ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка йөгерәләр. Үткән ялларда күрдегезме икән, чебен кебек сырганнар иде – балыкчылар йөзәрләп!55002
-
1 апрель 2023 - 21:24Иркәнең ире кайткан: "Ярты ел тилмереп көттем" (+ видео) Татарстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур махсус хәрби операциядән ялга кайткан.31500
-
25 март 2023 - 11:44"Ул ислам диненә күчкән иде, без аны мөселманча җирләдек..." Гаҗәеп матур чишмә буенда йөрдем дә, кайтырга дип, сукмагыннан тауга таба күтәрелә башладым. Әле иртә яз. Һава таң калдырырлык тын. Бөтен җир хәтфә яшеллектә, чәчәкләр чыкмаган, дымы да, кояшы да мулдан булгангамы, үләннәр инде биек.263904
-
25 март 2023 - 11:49Көрәш буенча ТР Беренче Президенты Кубогында кемнәр җиңү яулады? Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына көрәш буенча яшьләр арасындагы ярыш тәмамланды. Чаллы командасына - афәрин!197004
-
25 март 2023 - 13:20"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.." Хәлләрем бераз гына булса да, җиңеләймәсме икән, дип язуым сезгә. Бик четерекле, аяныч хәлдә калдым. Зинһар, киңәш бирегез.339853
-
25 март 2023 - 13:35"Ник болай булды бу? Каһәр төшкән сугыш! Ник безне аерды икән?!.." ...Аерылмасак иде шул без. Бер-беребезне күптән белсәк тә, бу җыр күңелдә нидер кузгатты. Мин үзем дә сизмәстән: “Сәйдә!” – дидем. Ул миңа томырылып карап алды да, “Заһир!” дип куйды. Шулай итеп, без кичке уеннарда бер-беребез белән сөйләшеп йөри башладык. Ә беркөнне мин аны озата кайттым.236002
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика