16+

Генийлар диплом эшен дә шигъри юллар белән яза

Кичә Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә 2016 елда республика, бөтенроссия һәм халыкара мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призлы урыннар алучыларны котладылар.

Генийлар диплом эшен дә шигъри юллар белән яза

Кичә Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә 2016 елда республика, бөтенроссия һәм халыкара мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призлы урыннар алучыларны котладылар.

Олимпиадада җиңү бер-­ике көн эчендә генә ирешә торган әйбер түгел. Мәктәп укучылары арасында халыкара Менделеев олимпиадасында алтын медаль яулаган Булат Курамшин белән Әмир Гыйззәтуллин бу җиңүләренә дүрт ел әзерләнгән.
- Химия - барлык фәннәрне берләштерүче фән. Анда математика да, биология дә, физика да бар. Ул бик күп сорауларга җавап бирә. Төгәл фәннәрне яратсам да, гуманитариядән «аксыйм» бераз, - ди Әмир.
Булатның химиягә мәхәббәте «өчле» билгесеннән башланган. Укытучы аның көндәлегенә беренче тапкыр начар билге куйгач кына әлеге фәнне ныклап өйрәнә башлый ул, хәзер дөньяда химия­не иң яхшы белүче укучыларның берсе.
Игорь Никоноров та, әле IX сыйныфта гына укуына карамастан, инде астрономия һәм космос физикасы буенча халыкара олимпиадада икенче урын алган егет.
- Җир шарыннан ерак булган әйберләрне өйрәнү кызык миңа. Минемчә, тырышкан һәр кеше олимпиадада катнашып, җиңү яулый ала. Гений булып тумыйлар, гений булып җитлегәләр, - ди Игорь.
Ә үзен гений дигәнне яратмый егет, шунда ук кызарып чыга.

Ни кызык, акыллыбашлар арасында кызлар әзрәк булып чык­ты. Ләкин ниндиләре генә әле! Зәринә Бикмуллина, мәсәлән, берьюлы өч олимпиадада җиңүче. Экология буенча россиякүләм олимпиадада - беренче, рус теле һәм рус әдәбияты буенча икенче урынны яулаган. Быел ул рес­публика «Ел укучысы» исеменә ия булды.

Татарстан инде өченче ел рәттән олимпиада нәтиҗәләре буенча өченче урында бара. Без Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән генә калышабыз. Быел республика данын 23 муниципаль үзәктән 251 бала яклады. Безнекеләр олимпиададан 141 призлы урын алып кайтты. Бу, узган ел белән чагыштыр­ганда, 32 җиңүгә күбрәк.

- Олимпиада буенча уңай динамика күзәтелә. Максатыбыз - киләсе елга Россиянең төньяк башкаласы Санкт-Петербургны узып китү. Олимпиада массакүләм спорт кебек: анда җиңү өчен һәр укучының төпле белем алуы мөһим. Быел мине математика фәне бик нык сөендерде. Узган ел аның буенча җиде кеше генә җиңү яуласа, быел 13 кеше беренчелекне алды, - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
Кичке якта акыллыбашлар Кремльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading