16+

Татарстан халкы белем сыйфатына “4”ле һәм “5”ле куя

Татарстан халкы мәктәптә бирелгән белем дәрәҗәсен 4 һәм 5 баллга бәяли. Россия буенча тулаем алганда, бу сан 3,8 балл тәшкил итә. HeadHunter тикшерү хезмәте тарафыннан үткәрелгән сораштыру шундый нәтиҗәләр биргән. 

Татарстан халкы белем сыйфатына “4”ле һәм “5”ле куя

Татарстан халкы мәктәптә бирелгән белем дәрәҗәсен 4 һәм 5 баллга бәяли. Россия буенча тулаем алганда, бу сан 3,8 балл тәшкил итә. HeadHunter тикшерү хезмәте тарафыннан үткәрелгән сораштыру шундый нәтиҗәләр биргән. 

Респондентлар өлкәнрәк булган саен, мәктәпләренә биргән бәя дә югарырак. 55 яшьлек кешеләр үзләренең мәктәп белемен 4,4 баллга бәяләсә,  18 яшьтән 24 яшькә кадәрге сораштырылучылар 3,6 балл куйган. Мәктәптә укыту сыйфатына иң түбән бәяне маркетинг, реклама һәм PR өлкәсе вәкилләре (3,5 балл) биргән. Иң югары билгене югары менеджмент вәкилләре, шулай ук фән һәм мәгариф хезмәткәрләре куйган (4,3 балл). 

Тулаем алганда, мәктәп белеменә “бик яхшы” билгесен татарстанлыларның 35%ы куйган, россиялеләр арасында мондыйлар 30% кына. Белем дәрәҗәсен "яхшы" билгесенә республика халкының 44% ы һәм илнең 36% ы бәяләгән. "Канәгатьләндерерлек"  дип Татарстаннан 15% респондент, тулаем Россияне алганда, 23% җавап биргән. Шул ук вакытта 7% мәктәп белеменең сыйфатыннан канәгать түгел.

Сораштыруда катнашучылар фикеренчә, мәктәптә иң яхшы өйрәтелгән предметлар ул - рус теле һәм әдәбияты (4,2 балл) һәм математика (3,9 балл ). Чит тел һәм химия фәне буенча белем сыйфаты иң түбән дип бәяләнгән (3,3 балл). 

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча төбәкләр арасында иң начар белем сыйфаты Новосибирск өлкәсендә (3,6 балл), ә иң яхшысы - Алтай краенда (4,1  балл).

Гүзәл Насыйбуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading