Укытучының каны кызсамы...

«Ите - сезгә, сөяге - безгә» - элекке заманда балаларын мулла яки абыйстайга укытырга калдырганда ата-аналар шулай дип әйтә торган булган. Бу гыйбарә эчендә «баламның җиде кат тиресен салдырсаң салдыр, белем генә бирә күр» дигән мәгънә яткан. Әйттереп кара син хәзерге әти-әниләрдән шулай дип! Газиз балаларына бармак белән кагылу түгел,...
Педагогик алым буларак тыелса да, укытучыларның укучыларга карата физик көч кулланулары турында шактый еш ишетергә туры килә. Мәсәлән, Якутиянең Нюрба шәһәрендә күптән түгел шундый хәл булды. Укытучы балалар лагерендагы 19 укучыны ноутбукның заряд җыя торган җайланмасы чыбыгы белән ярган. Бактың исә, 14 малай һәм 5 кыз, укытучы рөхсәтеннән башка, ноутбукларының заряд җыйдыру җайланмаларын алганнар икән. Мөгаллим моны ошатмаган, балаларга йокларга комачаулый, дип тапкан һәм шул чыбык ярдәмендә «акыл кертмәкче» булган. Тикшерү комитеты вәкилләре һәр баланың бот һәм балтырларында унлап суккан эз санаган. Аңлашыла ки, укытучының бу гамәлен гади кисәтү белән генә калдырмаганнар. Аның «Эш»е тикшерү комитетына тапшырылган.
Әлегә Якутия укытучысының нинди җәза алуы билгеле түгел. Шулай да эшнең ни белән тәмамланачагын чамаларга мөмкин. Көн саен ук булмаса да, Татарстан мәктәпләрендә дә шушыңа охшаш хәлләр еш булып тора. Мәсәлән, ике ел тирәсе элек, Казанның 41 нче мәктәбе укытучысы Р.Шиһапова, башлангыч сыйныф укучыларын мыскыл иткәне, башларына сукканы һәм колакларыннан тартканы өчен, ярты елга шартлы срокка хөкем ителгән иде. Шулай да аңа педагогик эшчәнлек алып бару мөмкинлеге калдырылды - Р.Шиһапова икенче бер мәктәпкә мөгаллим булып урнашты. Анысында балаларга нинди мөгамәлә күрсәтүен белеп кенә булмады - элемтәгә керә алмадык.
Быел Татарстанда тагын шундый хәлләр теркәлмәдеме, дип, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына сорау белән мөрәҗәгать иттек. Кызганыч, төгәл җавап кына алып булмады. Бер бүлектән - икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә йөртә торгач, колак «бу мәсьәлә безгә кагылмый» дигән җавапларга ияләшеп беткән иде инде. Гомумбелем бирү бүлегенә шалтыраткач, ниһаять: «Аллаһка шөкер, андый хәлләрнең булганы юк», - дигән коры гына җавап алуга ирештек. Шул мәгълүмат белән канәгатьләнергә туры килде.
Министрлыкның кадрлар сәясәте бүлегендә әйтүләренә караганда, укытучының һөнәрен дәвам итә алу-алмавы аның нинди авырлыктагы зыян салуына бәйле. Кыйнау факты ачыкланып, мөгаллимгә җинаять эше ачыла калса, ул педагоглык эшчәнлеген калдырырга мәҗбүр булачак.
Укытучы укытучыны яклар, әлбәттә. Өлкән яшьтәге мөгаллимнәрнең: «Хәзерге балалар үзеңне таптап китәр!» - дип зарлануларын ишетергә туры килгәне бар. Дус-ишләр белән сөйләшеп утырганда, мәктәп елларын телгә алмый калмыйсың. Берәү: «Ярамаган гамәл кылсаң, укытучы караңгы бүлмәгә бикләп куя иде», - ди. Икенче дустымның укытучысы тыңламаган малайларга акбур ата торган булган. Кемнең фантазиясе ничек эшли инде! Мөгаллимне дә аңларга булыр иде... әгәр шуның ише «акыл кертү» алымнарының бала психикасына начар тәэсир ясавы турында дәлилләр булмаса. Ә дәлилләр җитәрлек. Шул ук караңгы бүлмәгә бикләп кую да укытучы теләгән нәтиҗәне түгел, нәкъ киресен бирергә мөмкин. Чыбык белән кыйнау турында әйткән дә юк инде. Тәртипсез дип даны чыккан балалар белән дә чын педагогларча эшли белү сәләте табигатьтән бирелергә тиеш, диюләре дөрес, күрәсең.
КФУда укытучылыкка белем алучы танышым да, диплом алгач, үз белгечлеге буенча эшләргә җыенмый. «Бер ачуымны чыгарсалар, балаларны бәреп үтерәм бит мин», - ди ул, уенын-чынын бергә кушып. Үз холкыңны чамалап, алдан уйлап эш иткәч ярый инде. Ачу килгән саен акбур атып, балаларның башына линейка белән суккалап йөргәнче, укытучы дипломың булса да, башка эш сайлавың хәерлерәктер, мөгаен.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитми Бездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.11901
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...109201
-
28 март 2023 - 14:55Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул 1931 елда гаиләдә олы бала булып дөньяга килгән малайга кечкенәдән әтисенең уң кулына әйләнеп, берсеннән-берсе кечкенә сеңелләренең терәге булырга туры килгән. Киң җилкәле, нык бәдәнле малай сугыш башлангач инде тәмам егет булып җитешкән, яу кырына киткән ирләрне, атларны алмаштырып, җир сөргән, чалгы белән арыш чапкан.11511
-
28 март 2023 - 14:25«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады Зур юлларда кемнәр белән генә танышмыйсың. Бервакыт шулай электричкада авылдан килгәндә, елый-елый шешенеп беткән бер кызга күзем төште. Аның йөз-кыяфәте ерактан ук ниндидер бик кайгылы вакыйга булганын аңлатып тора иде. Түзәр хәл калмагач, үзем ни булганын сорарга булдым.144611
-
28 март 2023 - 11:33“Казан егетләре” төркеменең элеккеге җырчылары яңадан бергә чыгыш ясый Артур Минһаҗев, Марат Галимов, Вәли Фазлыйәхмәтов – “Казан егетләре” төркеменең “алтын” составы 30 март көнне янәдән бер сәхнәдә җыелачак.47900
-
28 март 2023 - 10:30Диварларны бизәүче Эльмира Хаҗиева: «Бүлмәне әзрәк зурайтыр өчен ачык төсләр уңышлы» Кемдер чигүче, кемдер аш-су остасы, ә кемдер күз явын алырлык рәсемнәр ясый. Гади кәгазь битенә түгел, төрле биналарның диварларына.18100
-
28 март 2023 - 09:41"Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..." Шулай юктан да сәбәп табып, көн дә кыйнауга кереп китте. Ун яшьлек балаларның сәламен алган өчен дә кыйнады. Кайнана, үз күз алдында кыйнап үтермәсен тагын, дип куркып башка чыгарды. “Балаң инвалид туса иде”, – дип теләде ир заты.2847211
-
28 март 2023 - 06:06Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады Барысы да Рәзинәнең группадаш кызы Фәниягә ярдәм итәргә теләвеннән башланды. Алар икесе бер районнан, күрше авыллардан иде. Фәниянең абыйсы армиядән кайткан, аңа тиз арада авылына кайтып китәргә кирәк икән.150412
-
27 март 2023 - 15:01Сугыш ветераны өен су баскан Казанда ел башыннан бердәм дежурлык-диспетчерлык хезмәтенә, су басулар турында, 70 мөрәҗәгать кабул ителгән. – Шәһәр районнарында халык үтенеченә тиз ярдәмгә киләләр. Су басулар тәүлек дәвамында күзәтүдә тотыла, – диде башкаланың Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.25001
-
27 март 2023 - 14:49Йөрсә йөрсен, тик үз балаларын үзе үстерсен Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәләремә тау кадәр таш бастырганнар идемени - машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...391808
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.52800
-
27 март 2023 - 13:40Үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем? Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...522608
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.478517
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
28 март 2023 - 16:47Без имени😪😪😪😪😪😪«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады
-
28 март 2023 - 16:06Без имениМин дэ молодец дим."Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..."
-
28 март 2023 - 17:39Без имениОт имени родственников пишуНам очень приятно,что опубликовали родственника Татарина Минислама Валиева.Мы родственники никогда его не видели(всегда был при исполнении своей работы)Труженник из многодетной семьи .Моя мама бывала у него в гостях и гордилась своим племяником.Я с гордостью и всегда и везде говорю,а МОЖЕТ и хвалюсь ДОСТОЙНЫМ Родственником,который в трудные годы заслужил от Родины столько Наград.Я присоединяюсь к этой статье,и поздравляю Минислам А бы Валеева мне приходилось в деревне ВОЛЬНЫЙ стан в доме его отца ежегодно жить летом.Это было моим детством.Без слез конечно не обошлось.С большим Уважением!Чабаталы авыл малаеннан зур заводның баш конструкторы дәрәҗәсенә күтәрелгән ул
-
28 март 2023 - 13:17Без имениБашлыкнын уй- ниятлэре Аллаhынын " Эмин" дигэн сэгатьлэренэ туры килеп, чынга ашсын иде. Балык Бистэсе гадэти бер зур авыл дэрэжэсенэ тошеп бетте бит инде. Ин моhиме Эш урыннары булдыру кирэк, халыктан калмас, уяныр. Житэкчелектэн , анын оештыру сэлэтеннэн, команданын кочле булуыннан тора бар да.Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"
-
28 март 2023 - 08:15Без имениНик аның энесе шартлатып арасын өзми соң?! Чүпрәк, мунчала!🙄Бу кыз Рәзинә, ник Зәлияне блокка тыкмый?!😡🤮Энесенең йөргән кызы яла ягуына түзеп елады да, елады
-
27 март 2023 - 21:33Без имениЛәйсән, рәхмәт җаныем, Бүләк итеп биргән тәсбих өченТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 21:57Без имениМөмкин булса миндә алыр идемТәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»
-
27 март 2023 - 20:36Без имениСоклана торган гаилә! Шундый язмышлар була Шул! Молодцы“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте
-
27 март 2023 - 13:44Без имениБик явыз киленнэр бар инде,хаман шулай яшь килеш торырбыз дилэрдер. Кайнанага ни курсэтэсен,узенэ шул кайтканны белмилэр эле алар. Эйбэт малай устергэнсен,рэхмэт диясе урынга.Аллахы тэгалэ барын да тигезли, энилэргэ генэ бик кыен,бик кызганам. Минем энием килен белэн 36 ел тату яшэделэр.Эни дэ бик сабыр иде,килен дэ. 84 яшендэ эниебез бакыйлыкка кучте. Бала караган кебек карады эниебезне. Узенен дэ киленнэре эни дип улеп торалар.Бар киленнэр дэ шулай булсыннар иде дэ бит...Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...
-
27 март 2023 - 09:55Без имениСабыр итегез,сабыр тобе сары алтын,дилэр... Бу очракта сабыр итэргэ кирэкмэгэндер бэлки..Авыл жирендэ кешедэн яхшы тугел дилэр,кара каннарын йота-йота яшилэр кайберлэре.Татар хатыны нилэр курми диясе генэ кала...“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 22:06Без имениБездэ киресенсэ эйтэлэр ,чит илдэ олтан булып яшэгэнче уз илендэ солтан булып яшисен дилэр.Себер чит ил тугел,чит жир.Мэсэлэн ,авылда туып усеп,чит жирлэргэ чыгып китеп топлэнде дилэр.Узе сине сагындым,синсез яши алмаем дигэн,узе яраткан кызынын укып беткэнен котмэгэн.Отпуск булгандыр бит,кайтып эти энисенэ кулын сорарга да бармаган.Эти эниседэ ,егет чакырганга укып бетмэгэн кызны жибэрэ алмый бит.Монда егет карар кылмаган,яраткан кызын югалтырга курыкмаган,хатларда сирэгэеп туктаган.Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.91305
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.213301
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.642701
-
28 март 2023 - 16:47Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитмиБездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.11901
-
28 март 2023 - 16:37Чегән хатыны юрады: уллы да булдым, бабай да булдым, сөяркәне дә кияүгә бирдем Соңгы вакытларда үзем белән булган бу вакыйгалар минем өчен көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм. Мин аларның буласын унҗиде ел элек үк белә идем... Каян белдемме? Чегән әйтте...109201
-
22 март 2023 - 08:34Билбаулы көрәш буенча Россия Кубогы нәтиҗәләре. Татарстан - беренче! Узган ял көннәрендә Алабугада билбаулы көрәш буенча Россия Кубогына ярышлар узган. Татарстан командасы беренче урынны яулаган. Шәхси беренчелектә кемнәр җиңүгә ирешкән?154400
-
22 март 2023 - 09:15"Әлегә мая туплагыз": йолдызнамә (22-29 март) Алдыгызга көчегез җитәрдәй бурычлар гына куегыз. Бөтен эшне үз җилкәгезгә генә өймәгез. Эшне бераз бүтәннәргә дә “аударырга” өйрәнегез. Шул вакытта эшегезне дә тиз арада төгәлләрсез, ял итәргә дә вакытгыз калыр.171300
-
22 март 2023 - 09:19Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате Бүген, кояш баеганнан соң, Рамазан ае керә. Сезне ихластан сагынып көтеп алынган изге ай җитүе белән тәбриклим! Аллаһыга мең шөкер, безгә аны кабат каршы алу бәхетенә ирешергә насыйп булды!208803
-
22 март 2023 - 10:39Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска) Туганыбыз бик тә үтенеп кунакка чакыргач, хатыным белән шәһәргә кузгалдык. Үзебез белән күчтәнәчкә, эченә җимешләр, алмалар, лимоннар тутырып пешерелгән каз һәм бер чиләк күкәй алдык.119618
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика