16+

Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитми

Бездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.

Укытучы булу – шәп, мөгаллимнәр генә җитми

Бездә педагогик юнәлешле уку йортлары җитәрлек. Югары белем һәм урта һөнәри белем бирү юнәлешендә педагогларны кайда гына әзерләмиләр. Яңа студентларны бюджет урыннарына, максатчан юнәлешләрдә ел да кабул итәбез.

Бигрәк тә полилингваль-билингваль юнәлештә укучыларны әзерләү югары куелган. Аларда республиканың ярдәме белән 745 студент белем ала. Ел саен 3 меңнән артык яшь укытучыны укытып чыгарабыз. Әмма мәктәпләргә укытучылар барыбер җитми. Дөресрәге, укытучыларны мәктәпләргә кире кайтару, аларны уку-укыту белән бәйләп кую җитми кебек. Бәлки бу юнәлештә ачылган профильле сыйныфларның киләчәктә нәтиҗәсе булыр.

“Укытучы булу – шәп!” Әнә шулай дип аталган I республика психологик-педагогия сыйныфлары слетына старт бирелде бүген. Бу уңайдан КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укытучылар, сыйныф җитәкчеләр һәм педагогик юнәлештә укучылар җыелган иде. 

– Быел Укытучылар һәм остазлар елында мондый чаралар күп була. Әлеге чараның төп максаты – шушы яшьләрне һөнәргә тарту. Ел дәвамында укытучылар, остазлар турында аңлатырга, шуңа игътибарны юнәлтергә тиешбез. Бу һөнәргә яшьләрне тарту кирәк. 6-9 сыйныф  укучылары алар профиль алды сыйныфлары санала. Ә менә 10-11 профиль сыйныфлары булып тора. Хәзер республиканың 150 мәктәбендә 180 педагогик сыйныф бар. Аларда 3 мең ярымнан артык бала укый. 200дән артык сыйныф җитәкчесе шөгыльләнә. Аларны бергә җыеп, мастер-класслар күрсәтү, аңлату-сөйләү, укытучы  һөнәренең әһәмиятен аңлатып бирергә телибез, – дип сөйли Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. 

Министр әйтүенчә, кадрлар җитми. Шуңа карамастан, мәктәпләрдә  балаларны укытучыларсыз калдырмаганнар. “Бу шулай ук эчке кадрлар хисабына ябыла. Укытучыларның нагрузкалары арта. Рус теле, чит телләр, химия, математика, физикадан укытучылар җитми. Болай яшьләр килсә, яңа  кешеләр килсә, бик яхшы булыр иде”, – ди министр.  

Педагогик сыйныфлар республиканың һәрбер районына кертелгән. Беренче тәҗрибәләр белән уртаклашучылар да бар.

– Безнең Җәлилдә һәм Сарманның үзендә  быел педагогик сыйныфны беренче тапкыр ачып җибәрдек. Җәлилдә тагы 8 нче сыйныфта 1 профильле юнәлеш бар. Бу ике елга исәпләнгән программа. Киләсе елга икенче мәктәпләрдә ачачакбыз. Район буенча бүген педагогик сыйныфта барлыгы 48 бала укый. Профильле сыйныфка, нигездә педагогик юнәлеш белән баручылар җыела. Кемнәр тели, шулар бу сыйныфка керә, – дип сөйли районның мәгариф идарәсе белгече Гөлназ Исмәгыйлова. – Бу эшнең киләчәген күрәбез, безнең районга шундый күп укытучылар җитми. Санын төгәл әйтә алмыйм, 25-30лап кирәк әле.  Инглиз теле, рус теле, физика, химия җитми. “Авыл укытучысы” программасы буенча ике физик, бер математик кайтты. Республика буенча барлыгы унау иде, шуның  3се безгә кайтты. Аннан безнең максатчан укучыларыбыз да бар. Укытучылар җитмәгәч, лаеклы ялга чыгучылар кабат эшкә чакырдык. Яшьләрне ничек җәлеп итеп була? Монда үзләре теләп, Сарманга кайтып эшлиселәре килсә генә. Иң элек – укытучы булу теләге булырга тиеш.

Сарманнан  10 нчы сыйныф укучысы Айгөл Хәкимуллина әйтүенчә, мондый уку аларга ошый. “Балалар белән эшләү кызыклы. Дәресләргә керәбез, интерактив дәресләр уздырабыз. Алар белән аралашу үзе бер рәхәт, энергия җыеп чыгасың. Киләчәктә мин рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән укытыр идем”, – дип сөйли  ул. Әмма ул безгә укытучы булырга теләге булуын әйтсә дә, әлегә Сарманда калырга вәгъдә бирмәде бирүен.  Әнә төбәкләрдә татар теле укытучылары белән очрашкан вакытта Саратовтан Роза Ибраһимова 35 яшендә генә укытучы булып эшкә килүен сөйләгән иде. Аңарчы ул экономист булып эшләгән. Димәк, үзеңнең яраткан эшеңне эзләү табу беркайчан да соң да, иртә дә була алмый.  Балага юнәлешләр биреп куюның файдадан башка зыяны булмас.

Киләсе елга Россия күләмендә 5 мең педагогик сыйныф булыр дип көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading