Кызыл келәмгә иң беренчеләрдән булып танылган блогер Алена Жигалова («Алена, Блин!» проекты алып баручысы) чыкты. Аның образы «101 далматинец» мультфильмыннан Круэлла Де Вильне хәтерләтте.
— Узган ел бөтен Казанны әйләнеп чыктым. Кол Шәрифкә кердем, Кремльдә булдым, яр буенда, Иске Татар бистәсендә дә йөрдем. Шулкадәр яхшы ял иттем, тәмле ашадым. Өчпочмаклар искиткеч! Узган ел ат итеннән ясалган бер ризыкны ашадым, исемен хәтерләмим. Шундый тәмле булды, туктый алмады. Хәтта "Яңа дулкын«ның бер көнен калдырдым. Казан — яраткан шәһәрләремнең берсе, — диде ул.
Рус эстрадасы йолдызларыннан журналистлар белән иң озак аралашкан җырчы — Филипп Киркоров иде. Кызыл келәмнең башыннан уртасына килеп җиткәнче генә дә ярты сәгать үтте. Филипп рус эстрадасының поп-короле исемен йөртсә дә, үзен бер дә патшаларча тотмады. Журналистларның барлык сорауларына да ачык, берни яшермичә, рәхәтләнеп җавап бирде. Татар эстрадасының кайбер артистларына бераз үрнәк алсалар да була. Узган ел Филипп Киркоров сәхнәдә егылган иде, ә быел яңгыр астында җырлады. Әллә күз тигән инде.
— Мин сәхнәгә чыкканда һәрвакыт бер-бер хәл килеп чыга. Рус эстрадасында андый җырчылар икәү генә. Мин һәм Валерий Леонтьев. Менә бүген яңгыр яуганда җырладым, — ди ул.
Шулай да поп-король үз исемен образы белән аклады. Филипп Киркоровның аяк киеме беркемне дә битараф калдырмагандыр. Мода шундый әйбер инде: башта мәзәк кебек тоела, ә аннан шундый ук туфли алып кигәнеңне сизми дә каласың. Сүз уңаеннан, Филипп Киркоров Казанга 27 чемодан белән килгән! «Кая киеп бетерә?» — дип сорарсыз. «Съемкалар, чыгышлар, фотосессияләр күп. Шәһәргә чыгып керергә, отельдә иртәнге аш ашарга төшкәндә дә матур буласы килә», — диде Филипп. Дөрес инде, кием шкафта эленеп яту өчен алынмаган бит. Филипп кызыл келемгә киеп чыккан аклы-сарылы куртканың гына да 10га якын төре бар икән.
— Мин, гомумән, чыгыш ясаганчы беркем белән сөйләшмәскә тырышам. "Яңа дулкын«ның беренче көне булгач, бик борчылдым, шуңа шоппингка бардым. Казанда яхшы кибетләр күп икән. Очсыз әйберләр алырлык байлыгым юк. Сыйфатлыны сайларга тырышам. Мин Казанда беренче тапкыр гына түгел. Шәһәрне бик яхшы беләм, аркылыга да, буйга да йөреп чыктым, хәтта экскурсия үткәрә алам, — ди ул.
— Дублинда "Евровидение"дә җиңелгәч каты исергән идем. Соңыннан бөтенләй егылдым. Бернәрсә дә хәтерләмәдем, билгеле. Кешенең тормышында төрле хәлләр була. Әмма беркайчан, бик куркыныч хәл булса да, мөнәсәбәтләр ачыкларга кирәкми. Аеруча балалар белән. Баланы кочакларга, тынычландырырга кирәк. Иртән чиста баш белән барысын уртага салып сөйләшү хәерлерәк, — диде ул.
Филипп Киркоров — эпотаж җырчы. Аны яратучылар да, яратмаучылар да җитәрлек. Шулай да ул үз стиленә тугры кала.
— Мин бернинди рольдә уйнамыйм. Ничек бар шулай. Яхшы якларым да, кимчелекләрем дә бар. Әгәр тормышымда барысы да начар икән, начар дим. Шатлыклы яңалыкларым бар икән, шатланам. Халык ихласлыгымны яратадыр. Шоу-бизнес — ясалмалык оясы, — ди җырчы.
Алсудан татарча җыр
Кызыл келәмдә Алсу да булды. Читтән генә сәхнәдән "Ай былбылым«ны башкаруын ишетеп калдык. Дөресен әйткәндә, без моны көткән идек.
Соңгы арада җырчы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә башлаган. «Үземне яхшырак хис итәм, кәефем дә күтәрелә. Көзгегә карагач, тагын ныграк кәеф күтәрелә. Мин үзлектән шөгыльләнәм. Соңгы арада минем тренер — кызым иде», — дип уртаклашты ул.
Алсу белән Филипп Киркоров
«Яңа дулкын» фестиваленең беренче көне җисеменә туры килерлек булды. Башкалада яңгыр яуды. Шөкер, яңгыр озакка сузылмады. Дулкыннар гизеп, көймәдә катырга туры килмәде. Ә «Яңа дулкын» фестивале исә 26 августка кадәр дәвам итәчәк.
Комментарийлар