
- Иң яхшы фильмны сайлау - катлаулы мәсьәлә, чөнки бик күп номинацияләр бар. Аны билгеләү өчен идея тирәнлеге, актерлык осталыгы һ.б таләпләрне исәпкә алырга кирәк, - диде ул.
“Мәдәният аралашу мәйданчыгына әйләнсен өчен тырышабыз”
“Алтын Мөнбәр” кунакларын Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, фестивальнең президенты Равил Гайнетдин сәламләде.
- Беренче фестивальне башлап җибәргәндә: “Мөселман илләреннән килгән фильмнар кешеләрнең әдәп-әхлак, тәрбия мәсьәләләрен күтәрә торган булсын иде”, - дип теләгән идек. Хәзер бу фестиваль шулкадәр киң җәелде ки, хәтта АКШ, Европа, Азия һәм Африка илләреннән дә катнашучыларыбыз бар. Бу фестивальнең абруен, дәрәҗәсен күрсәтә. Дөньяда аралашу культурасы калмады. Сәяси кырларда аралашу шулкадәр “культурасыз” бара, хәтта аралашуны бөтенләй туктатырга теләүчеләр дә бар. Без сәнгать ярдәмендә культураларның аралашуын оештырырга һәм мәдәният үзе аралашу мәйданчыгына әйләнсен өчен тырышабыз”, - диде Равил Гайнетдин.
Элегрәк “Алтын Мөнбәр” - Казан мөселман киносы фестивален йөртә иде. Равил Гайнетдин сүзләренчә, исем алыштыру мәгънәгә һәм максатларга зыян салмый. “Мөнбәр - ислам трибунасы дигән мәгънәгә ия. Без шушы мөнбәрдән тынычлык, мәхәббәт, бер-береңне аңлау, хөрмәт итүне алга сөрәбез”, - диде ул.
“Кино аша да үзебезнең кыйммәтләрне күрсәтергә телибез”
Республика җитәкчелеге исеменнән кунакларын Татарстанның премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев сәламләде.
- Казан халыкара дәрәҗәдәге бик күп чараларны кабул итә. Без һәрвакыт аралашуга ачык. Без - төзүчеләр, без бәхет өчен яратылган һәм аны бөтен дөньяга күрсәтәбез. Республикага килгән кунакларның да моны аңлавы сөендерә. Кино аша да үзебезнең кыйммәтләрне күрсәтергә телибез. Без игелек, хөрмәт һәм кешелеклелек яклы, - ди Васил Шәйхразыев.
Беренче фильм: “Мөгаллим”
Кино фестивален “Мөгаллим” фильмы ачты. Бу Үзбәкстан һәм Россиянең уртак иҗат җимеше. Фильм тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәни турында сөйли. Фильмда төп рольне Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры актеры - Булат Гатауллин башкарды.
- Бу фильмда катнашу - зур бәхет һәм имтихан. Фильмның яртысын Татарстанда, яртысын Үзбәкстанда төшердек. Тарихи шәхесләрне гәүдәләндерү бик кыен. Образны озак эзләдек. Мәрҗәни шәхесен үзем өчен яңадан “сүтеп җыярга” туры килде. Аны күпме генә өйрәнсәң дә, барыбер аз кебек тоела, - ди Булат.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу фильмны 3 телдә: рус, үзбәк һәм татар телләрендә күрсәтәчәкләр. Быел конкурс программасына кергән фильмнар Ершов урамындагы кинотеатрда бушлай күрсәтеләчәк. Әмма аның өчен алдан теркәлү кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Илгизә Галиуллина



Комментарийлар