16+

“Тукай безне берләштерә!”: “Тукай йолдызлыгы” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Казанда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр конкурсының тантаналы йомгаклау чарасы узды.

“Тукай безне берләштерә!”: “Тукай йолдызлыгы” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Казанда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр конкурсының тантаналы йомгаклау чарасы узды.

Әлеге бәйге татар әдәбиятын яңа исемнәр белән баету, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау Тукай һәм аның чордашларының исемен мәңгеләштерү максатыннан оештырылды.

Тантанада катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов сәламләде:
— Республикабызда, гомумән татар дөньясында Тукай елы бара. Без – Тукайлы, мәгърифәтле, бәхетле һәм бай рухлы халык. Чөнки безнең Тукай кебек горурланырлык шәхесләребез бар. Әлбәттә, алар күп, алар гасырлар дәвамында берсен берсе тулыландырып килгән, шуңа да елның-елында халкыбыз акыл, мәгърифәт, рух туплаган. Үзенең туган телен белгән халык башка милләтләрне дә, телләрне дә хөрмәт итә белә. Без бөек Тукаебызга һәм кыйблабызга тугры булып калырга тиеш, – диде ул. 

Конкурска йөздән артык әдәби әсәр һәм дәрес планнары кабул ителгән. Алар арасыннан иң-иңнәре сайлап алынып, җиңүчеләр 8 юнәлеш буенча бүләкләнде. 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла бәйгенең әһәмиятенә тукталып, аның әдәбият дөньясындагы ролен ассызыклады:
— Бу зур әдәби ярыш. Без, язучылар, Тукай чорын белеп бетермибез икән. Әлбәттә, Тукайның үзен укып беләбез, ә менә аның замандашлары турында бик үк хәбәрдар түгел. Әлеге бәйге киләчәктә бу җитессезлекне бетерергә этәргеч булыр дип ышанабыз. Чөнки, 20 гасыр башы чоры татар әдәбияты өчен генә түгел , ә халкыбыз әчен дә алтын чор булган. Ул вакыттагы язучылар турында әдәби әсәрләр туарга тиеш, чөнки үткәннәрдән, гыйбрәт, сабак алып яшәгәндә генә алга барып буладыр дип уйлыйм.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бәйгенең халкыбызны берләштерүче көченә басым ясады:
— Татар дөньясы кайный! Казан кайный! Әлегә бәйге бүгенге көндәге татар мәдәниятенең хәләтен чыгылдыра. Халкыбыз никадәр ныклы адымнар белән алга атлау күрсәткече бу. Башка төбәкләрдән дә безнең катнашучыларбыз бар. Бергә булыйк, Тукай безне берләштерә! – диде ул.

Бүләкләү тантанасы җыр-биюләр, шигырьләр һәм Габдулла Тукайның тормыш юлыннан алынган вакыйгаларны чагылдырган сәхнәләштерелгән күренешләр белән үрелеп барды. 

Җиңүчеләр исемлеге:

«Шигырьләр шәлкеме» номинациясе – Ләйсән Гатина
«Поэма» номинациясе – Лилия Гыйбадуллина
«Хикәя» номинациясе – Марат Кәбиров
«Бәян» номинациясе – Факил Сафин
«Пьеса» номинациясе – Гөлүсә Батталова
«Эссе» номинациясе – Лилия Фәттахова
«Тукай дәресе» номинациясе – Рәхимә Хайрова
«Тукай тәрбиясе» номинациясе – Камәрия Вафина

Зәлинә Гыйләҗиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading