16+

Җыр кадерен белгән маэстро: Камал театрында Марат Яхьяевның 75 яшьлек юбилей кичәсе узды

Казан. 19 октябрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Көнчыгыш залында гадәти булмаган мохит хөкем сөрде: монда татар музыка сәнгатенең бер дәвере, җыр-моң дөньясы җыелган.

Җыр кадерен белгән маэстро: Камал театрында Марат Яхьяевның 75 яшьлек юбилей кичәсе узды

Казан. 19 октябрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Көнчыгыш залында гадәти булмаган мохит хөкем сөрде: монда татар музыка сәнгатенең бер дәвере, җыр-моң дөньясы җыелган.

Ишек төбеннән үк дулкынланулы тавышлар, чәчәк бәйләмнәренең хуш исе һәм затлы костюм-күлмәкләр кигән сәнгать әһелләренең елмаюлары сизелде. Биредә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, данлыклы дирижёр һәм остаз Марат Гомәр улы Яхьяевның 75 яшьлек юбилей кичәсе узды.

Бу кичәнең нәкъ Камал театрында узуы тирән символик мәгънәгә ия. Юбиляр гомеренең зур өлешен шушы театрга багышлаган, озак еллар Камал театрында оркестр дирижёры булып хезмәт иткән шәхес. Моннан тыш, ул чирек гасыр буе Казан дәүләт мәдәният институтында (КазГИК) татар хорын җитәкләгән, ә бүгенге көндә Ф. И. Шаляпин исемендәге музыка мәктәбендә яшь буынга канат куя. Шул рәвешле, ул ике урында — театрда да, мәктәптә дә — иҗат юлын дәвам итә.

«Бәллүр» ансамбле чыгыш ясаганда, юбиляр балаларга кушылып җырлады. Балалар данлыклы композитор Салих Сәйдәшев җырларыннан тезмә башкардылар. Шулай ук Марат Гомәрович «Хыял» кызлар вокаль ансамблен җитәкли. Кызлар да остазларын котлады.

концерт. фото автора

Камал театрының Көнчыгыш залы түгәрәк формада. Кагыйдә буларак, юбилярларны беренче рәткә яки түргә утырталар бит. Әмма бу залда барысы да башкача булды: котлаучы кунаклар холл өлешендә чыгыш ясады, ә Марат әфәнде сәхнәнең нәкъ кырыенда утырды. Шулай итеп, кичәнең төп герое котлаучыларның йөзләрен түгел, ә нигездә... аркаларын гына күрергә мәҗбүр булды. Юбиляр котлаучыларның йөзләрендә балкыган елмаюларны, рәхмәт тулы күзләрне күрә алмады.

Тантана Марат Гомәровичның төрле елларда матбугат битләрендә басылган, тормыш фәлсәфәсен чагылдырган тирән мәгънәле канатлы сүзләре белән башланып китте. «Ялган булырга тиеш түгел, ихлас булу — мөһим», «Эшкә алынгансың икән, син аны җиренә җиткереп эшләргә тиешсең. Эшләп торганда гына кеше шәхес була ала. Сине беркем дә үстерә алмый, син үз-үзеңне үстерә аласың. Белем, интеллект беренче урында булырга тиеш», «Татарда яхшы, саллы сүз бар — наданлык. Менә надан булмас өчен, үзеңне тәрбияләргә кирәк тә инде. Наданлыкка капма-каршы әйберләр — синең намусың, тәрбияң, кешеләргә карата мөнәсәбәтең» дигән хикмәтле сүзләре яңгырады.

Медальле юбиляр

Кичәдә Марат Гомәровичны мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә керткән зур өлеше өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләделәр.

Тантанада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, юбилярның якташы Сөләйман Туктарович Рәхимов та катнашты. Ул дулкынланып һәм каушап чыгыш ясаса да, Әстерхан якларының татар халкына нинди бөек талантлар биргәнен җентекләп санап үтте. Сөләйман Рәхимовка бу кичәдә мөһим эш йөкләнгән икән бит, шуңа борчылгандыр ул. Урынбасар юбилярга Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды.

концерт. фото автора

«Егетне татар халык җырлары сихерли...»

Юбилярның гүзәл Әстерхан туфрагында туып-үскәне дә ассызыкланды. Түрдән урын алган кунаклар арасында маэстроны котларга Әстерхан якларыннан махсус килгән якташлары да бар иде. Аларның килүе кичәгә аерым бер туганлык, тамырларга тугрылык рухы өстәде. Кичә җылы истәлекләргә һәм рәхмәт сүзләренә бай булды. Камал театры бинасына бер-бер артлы мәдәният әһелләре, артистлар һәм юбилярның дистәләрчә шәкертләре җыелды.

Алып баручылар маэстроның кечкенә чактан ук сәнгатькә тартылуы турында сөйләделәр: «Авылларына күченеп килгән бер рус гаиләсе угылының баян һәм фортепианода уйнавын күргәч, кечкенә Маратның төн йокылары кала. Әтисе 10 яшьлек улына гармун алып бирә. Шуннан бирле егетне татар халык җырлары сихерли».

Юбилярның якташлары — Татарстанның атказанган артисты Сергей Хабаров, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Альбина Киҗалиева һәм Илнур Еникеев — үз чыгышларында Марат әфәндене иҗат бәйрәме белән котладылар һәм рәхмәтләрен җиткерделәр.

Марат әфәнденең шәкертләре бүгенге көндә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә иҗат итә, Дәүләт камера хорында җырлый һәм музыка мәктәпләрендә белем бирә. Кичәгә аның данлыклы укучылары — Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артисты Люция Мусина һәм танылган җырчы Лилия Хәмитова да килгән иде.

концерт. фото автора

«Күңелендә бар булганын укучыларга тапшырырга теләп, аларга бөтенесен өйрәтеп калдырган укытучыларның берсе ул. Үзе бик тырыш, таләпчән. Без Зөфәр белән икебез дә аның кул астыннан үттек. Ул безгә бик яхшы мәктәп бирде», — дип уртаклашты Зәйнәб ханым Фәрхетдинова.

Халык артисты Зөфәр Билалов исә маэстро белән ерак 1983 елда ук танышуын исенә төшерде:

«Ул вакытта Казан мәдәният институты Питер шәһәре мәдәният институтының филиалы иде. Укырга кергәч, холлда беренче күргән кешем Марат әфәнде булды. Ул мине ансамбльгә чакырды, дирижёр-хор бүлегендә укытты. Аңа рәхмәттән башка сүзем юк. Ул үз эшенең чын профессионалы!» — диде ул.

Шулай ук юбилярны Камал театры артистлары Ирек Кашапов, Раил Шәмсуаров, Айгөл Гардисламова һәм Гадел Равилов котладылар.

Бәйрәм иясе үзе дә бу кичтә хис-кичерешләрен яшермәде, күңел түрендәге иң җылы сүзләрен җиткерде:

«75 яшемдә менә шундый яхшы формада булырмын, ике урында — театрда һәм музыка мәктәбендә — эшләп, гөрләп йөрермен дип бер дә уйламаган идем. Мин бик шатмын. Күпме дусларым, шәкертләрем, туганнарым килде бүген. Бу — җыр кичәсе. Зур тантана ясарга уйламадым. Татар халкыбызның матур җырларын ишетәсем килде. Мин бик тә бәхетле. Улым һәм өч оныгым бар. Алар да мине бүген котларга килә», — дип сөйләде Марат Гомәрович.

Кичә ахырында бөтен зал басып алкышлады. Залдан таралышканда тамашачыларның йөзләрендә искиткеч җылылык бар иде. Биредә яңгыраган моң-аһәң, затлы сүзләр һәм зур шәхескә карата чиксез соклану хисләре күңелләрдә әле озак яшәр.

концерт. фото автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading