16+

“Әбием кебек татарча беләсем килә”, яки татар теленнән имтихан тапшыручылар саны арта

Чыгарылыш сыйныф укучылары ана теленнән имтихан тапшырды. Шунысы сөендерә, алдагы еллар белән чагыштырганда татар теленнән имтихан бирүчеләр арта башлаган. Бу хакта Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.

“Әбием кебек татарча беләсем килә”, яки татар теленнән имтихан тапшыручылар саны арта

Чыгарылыш сыйныф укучылары ана теленнән имтихан тапшырды. Шунысы сөендерә, алдагы еллар белән чагыштырганда татар теленнән имтихан бирүчеләр арта башлаган. Бу хакта Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.

– Еллар дәвамында туплаган белемнәрен сынар өчен ана телен сайлап алулары зур вакыйга, – ди Илсу Һадиуллин. – 9 сыйныфтан соң 5848 бала ана теленнән һәм әдәбиятеннән бирергә булды. Бу узган ел белән чагыштырганда 132 укучыга күбрәк. Узган ел әдәбиятне 1 бала биргән булса, быел исә 13 укучы тапшыра. 11 сыйныфны тәмамлаган укучылар арасында быел 78 бала татар телен, 5 бала татар әдәбиятен  бирә. Шуларның өчесе татар теленнән дә, әдәбиятеннән дә тапшыра. Бу укучыларның берсе Мөслим районыннан, икесе Казан шәһәренең “Адымнар” мәктәбеннән.  

Унберенче сыйныфны тәмамлаган укучылар арасында иң күбе Казан шәһәреннән тапшыра, барлыгы 61 укучы ана теленнән үзен сынап карарга булган. Чаллы шәһәреннән – 5, Кукмарадан – 3, Актаныш белән Мөслим районнарыннан – 2, Азнакай, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Кайбыч, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык бистәсенән берәр укучы имтихан биргән.

78 укучының 16 сы Казан шәһәренең кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 171 мәктәп укучылары. Гомумән алганда, Казан шәһәре районнары буенча татар теленнән имтихан бирүче укучылар күбесенчә Совет районы мәктәпләрендә белем алучылар. 171 мәктәп директоры Рания Галиәкбәрова белдергәнчә, 16 укучының 12се – Лилия Гарәпшина укыткан укучылар. 4 се Алсу Әхмәтгалиева сыйныфыннан.
– Быелгы уку елында безнең мәктәпне 53 укучы тәмамлый. Укучылар кечкенәдән туган телне яратып, кызыксынып белем алдылар һәм үзләренең белемнәрен сынап карарга булдылар. Безнең мәктәптә төрле чаралар уздырыла. Төрле конкурсларда катнашалар. Укучылар  туплаган белемнәрен нәкъ тә менә имтиханнар аша раслаулары куанычлы мизгелләр, – ди Рания Галиәкбәрова.    

Тугызынчы классны тәмамлаучылар арасында быел 5835 укучы ана теленнән имтихан тапшырган. Шуның 5719 ы татар теленнән булса, 70е – чуваш, 24е – удмурт, 22се мари телләреннән. Тугызынчылар арасында да туган тел буенча иң күп имтихан бирүчеләр Казан шәһәрендә, барлыгы 1319 укучы сайлаган. Чаллы (800),Түбән Кама (315), Яшел Үзән (304), Питрәч (253), Әлмәт (196), Азнакай (178), Тукай (146), Сарман (140), Арча (138), Балтач (130), Кукмара (120), Буа (117), Биектау (110) районнары туган телдән иң күп имтихан тапшыручылар исемлегендә.    

Илсур Һадиуллин укучыларның туган телләрен сайлый башлавын илдә телләргә карата булган ихтирамның артуында күрә. “Яшь буынның туган телләренә булган мөнәсәбәтләрен шулай күрсәтә алулары куанычлы хәл. Аларга рус теле һәм математикадан тыш, башка фәннәрне сайлау мөмкинлеге бирелгән. Уку йортларына керү өчен физика, химия кебек фәннәр кирәк.  Татар теле – ана телебез. Димәк аларның үзләре туплаган рухи байлыкларын күрсәтәселәре килә. Туган телгә мәхәббәт гаиләдән килә. Мәктәп исә салынганны үстереп җибәрә. Республикабызда туган телләргә караш көчле.  Махсус комиссиябез эшләп килә. Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге бу комиссия балалар бакчасыннан башлап, мәктәп һәм югары уку йортларын колачлап, туган телне үстерү юнәлешендә бик көчле эш алып бара. Балалар төрле бәйгеләрдә катнашып үсә. Милли телдә сугарылган һәр чара яшь буынның күңеленә сеңеп бара”, – ди Илсур Һадиуллин.

Чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан тапшырырга әзерләгәндә мәгариф министры Илсур Һадиуллин туган телне сайлаган укучылар белән аралашып алды. Ана телен сайлаулары өчен рәхмәтен һәм хөрмәтен җиткерде. Министр үзләре белән аралаша башлагач, укучылар каушап калды. “Каушамагыз, мин сезгә уңышлар теләргә, туган телне сайлаганыгызга рәхмәт әйтергә, сезне укыткан укытучыларга ихтирамымны, әти-әниләрегезгә хөрмәтемне җиткерергә килдем”, – дип Илсур Гәрәй улы һәрберсе белән аралашып чыкты. Министрның ихлас сөйләшүен ишетеп, укучылар да ачылып китте. Кайберсе гаиләдә татар телендә аралашуларын әйтсә, араларында әти-әнисенең татарча белмәвен, әби-бабайсы кебек татар телендә аралашырга теләп бу адымга баруларын белдерүчеләр дә булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading