Нәтиҗәдә, Татарстан федераль проект куйган бурычны үтәгән: табигый-техник юнәлешләрне сайлаучылар өлеше 39,7 процент тәшкил иткән. План исә 38 процент булган.
Россия күләмендә алдынгылар Быел Татарстан укучылары барлык предметлар буенча диярлек Россия күрсәткечләреннән югарырак нәтиҗә күрсәткән. Иң яхшы уртача баллар инглиз теле (74,23), физика (71,70), профильле математика (71,19) һәм рус әдәбияты (71,95) буенча теркәлгән.
Аеруча физика нәтиҗәләре сөендерә. Узган ел белән чагыштырганда уртача балл берьюлы 7,8 пунктка күтәрелгән. Профильле математика, информатика һәм биология буенча да үсеш күзәтелә.
Министр билгеләп үткәнчә, уңышлы нәтиҗәләрне Казан мәктәпләре генә түгел, районнар да күрсәтә. Арча районы, мәсәлән, табигый-фәнни юнәлешләрнең барысы буенча да алдынгылар исемлегенә кергән. 2025 ел белән чагыштырганда, уртача нәтиҗәләрнең уңай динамикасы күзәтелгән башка районнар да макталды.
Мәсәлән, физика буенча Тәтеш районында нәтиҗә +4,5 баллга югарырак булган, Кама Тамагында – 7,7 баллга, Спаста –13 баллга. Биологиядән дә Спас районы уртача баллны 13 күрсәткечкә яхшырта алган.
Комментарийлар