Өлкәннәрдән мондый гыйбарәне ишеткәнем булмаганга, мин Алсу Хәйруллина белән озаклап сөйләшергә булдым.
Ул “Гаилә” мәчете каршында менә инде 9 ел уңышлы эшләп килүче “Тәрбияле бала” балалар бакчасының мөдире һәм тәрбиячесе дә.
Мондый бакча оештыру башта башларына да килмәгән, ләкин тормыш үзе мәҗбүр иткән. Ире Рөстәм хәзрәтне Бөгелмәдән Казанга эшкә җибәрәләр. Бу вакытта инде гаилә шактый ишәйгән: 1 кыз 3 малай үстерә торган була. Ләкин башкалада проблемалар көтеп тора аларны. Шуның иң беренчесе баланы нинди бакчага йөртергә дигәне. Аларга эләгер өчен һәрберсенә озын чират торасы. Ислам дине кагыйдәләрендә яшәгән гаилә өчен кечкенә мәсьәлә түгел. Озак уйлашкан-киңәшкәннән соң мондый бакчаны үзләре ачарга булалар. Хәер башта түгәрәк итеп кенә. 2016 ел була бу. Аңлашылганча, беренче тәрбияләнүчеләре үз сабыйлары була. Аннары мәчеткә намазга килгән әти-әниләрнең балаларын башта берәр сәгатькә алып калалар, аннары 2018 елдан өйләгә кадәр дә тоталар.
Ел башында 6 баладан башлаган булсалар, уку елы елы азагында сабыйлар саны 25кә җитә. Ләкин озак эшләү насыйп булмый. 2019 елда КОВИД эпидемиясе аркасында ябылырга туры килә. Ул афәт «авызлыклангач», кабат үз эшләренә керешәләр.
- Менә быел да 10-15 бала алырга җыенабыз, кайберләре йөри дә башладылар инде, - диде Алсу ханым. - Күбрәк булса, өйрәтеп-тәрбияләп өлгереп булмый. Һәр бала үзе аерым шәхес бит, һәрберсе аерым игътибар сорый. Мин балаларны бик яратам еш кына алардан өйрәнәм.
Баланың ике канаты булып, дөньяви да, дини дә белем алганда гына очышы ышанычлы була. Шуңа тырышалар. Мәктәпкә дә әзерлиләр. Билгеле инде, күбрәк тәртип-әдәп мәсьәләсенә игътибар итәләр. Белемне аны теләгең булса, үскәч тә алып була. Тәрбияне генә... соңарырга мөмкин. Юкка гына “ана сөте белән кермәгәнне...” димиләр бит инде. Менә шуңа тырыша инде һөнәре буенча педагог- психолог булган күп балалы әни. Тәҗрибәсен дә оста файдалана. Баланың бу яшьтә күбрәк уйнарга яратканын да белә, шуңа дәресләрне гел уен формасында уздыралар бу бакчада. Хәтта шундый кызык хәл дә булган.
- Бер әни баласыннан бакчадан кайтканда “бүген ниләр өйрәндегез, нинди дәресләр булды?” - дип сорый. Ә улы: “Укымадык. Уйнадык кына,” - ди икән. “Балалар дәрес дип кабул итмиләр, ике телдә уйный-уйный өйрәнәләр, дөресрәге, сизми дә калалар, - ди мөдир сөйкемле елмаеп.
Алсу ханымның тырышлыгына сокланырлык. Өч бала белән Бөгелмәдәге хәзерге КИУ филиалның студенты була ул, ә инде дипломны 1 яшьлек күкрәк баласы белән ала. “Аллаһ үз юлына басканнарны үзе ярдәменнән ташламый ул”, - ди үзе моны гадәти хәл шикелле генә кабул итеп.
Әйе, Алсу ханым язмыш дилбегәсен тулысы белән диярлек Аллаһка тапшырган кеше. Әбисе кечкенәдән кызчыкны шуңа инандырып үстергән. ”Кечкенә бала йоклатмый, ә бала үскәч, үзең үк йоклый алмыйсың...” дигән сүзләрен дә күңеленә салып калдырган. “Балаң бәлага әйләнмәсен өчен аны кечкенәдән дөрес тәрбияләргә кирәк, - дигән әбисе, Алсуга догалар өйрәтеп. Шуңа да бакчаларын” Тәрбияле бала” дип атаганнар да инде.
Әни буларак Алсуга да шактый йокысыз төннәрне догада ялварып уздырырга туры килгән. Теге май аенда 7 баланың 2 укытучының вакытсыз гомерен өзгән атыш булган 175нче мәктәптә Алсу ханымның да ике улы белми ала. Ул көнне Әхмәд бик каты яралана, озаклап реанимациядә ята. Ул чакта бөтен Ислам дөньясы, дөресрәге, бераз укый белгән һәркем Рөстәм хәзрәт һәм Алсу ханымның баласы өчен догада булды. Алсу ханым бу чакта да бары тик Аллаһка гына сыена. Әни кешенең изге догалары кабул була. Бала яшәү белән үлем арасын үтеп, исән кала. Табибларның могҗизалар ясарга сәләтле булуларын күп күргән, шактый операцияләр кичергән Әхмәд үзе дә табиб булырга укый. Моның белән Алсу ханым нык горурлана. Киләчәктә кешеләргә ярдәм итүче булыр дип өметләнә.
Бер-береңә ярдәм итәргә әзер тору - бу Алсу ханым Хәйруллина җитәкләгән бакчаның төп тәрбия нигезе. Сабыйларга кечкенәдән шуны аңлатып, шуңа өйрәтеп үстерәләр. Ярдәмгә һәркемнең мохтаҗ булырга мөмкинлеген ныклап төшендерәләр. Бу эшнең бик саваплы булуын да белгәч, балалар үзләре үк булышырга ашыгалар.
Исеме белән җисеме тәңгәл килә бу бакчаның. Юкка гына бу бакчага күрше йортларда яшәүчеләр генә түгел, хәтта бөтен шәһәрдән йөртәләр. Бакчаның абруе зур. Бигрәк тә, татар гимназияләре үзләренә сөенеп ала монда йөргән малай-кызларны. Алар әдәпле, тәртипле матур гадәтле, башкаларга үрнәк диләр. бу сүзләрне ишетү мөдиргә бик рәхәт. Димәк, алар дөрес юлда. Бу хис аңа бүген үзенә йөрүче сабыйларны да шундый матур сыйфатлы итеп үстерергә ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар