Соңгы вакытта алар укырга керергә теләүчеләрне һәм аларның әти-әниләрен алдау өчен укырга керү темасын ике тапкыр ешрак куллана башлаган.
Сезгә урынны саклап куябыз, Кабул ителү процессын тизләтәбез, Контракт нигезендә укырга керү өчен резерв урын беркетәбез дигән вәгъдәләр, чынлыкта, акча югалту белән янарга мөмкин.
Быел вузларга керү мәсьәләсе аеруча кискенләште. Россия университетларында түләүле урыннар саны 47 меңгә киметелде. Бу, узган ел белән чагыштырганда, якынча 13 процентка азрак. Шул ук вакытта 9 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханыннан 100әр балл җыйган. Шуңа күрә хәтта югары балл туплаган абитуриентларга да бюджет урынына эләгү җиңел түгел.

Борчылудан файдалана
Мондый хәл мошенникларга да уңайлы мохит тудыра. Абитуриентлар конкурс исемлекләрен даими күзәтеп тора, приказлар чыгуын көтә. Ә мошенниклар нәкъ менә шушы борчылудан файдалана. Алар вуз хезмәткәре, кабул итү комиссиясе белгече яки декан ярдәмчесе булып шалтырата һәм тиз арада акча түләргә кирәк, дип ышандыра.
Шул ук вакытта мошенникларның максаты кешене акчасыннан мәхрүм итү белән генә чикләнмәскә мөмкин. Алар паспорт мәгълүматларын, СНИЛС номерын, БДИ нәтиҗәләрен, ата-ананың телефон номерларын да белешә. Соңрак бу мәгълүматлар башка алдау схемаларында кулланылырга мөмкин.

Төп коралы ашыктыру
- Информзащита компаниясе мәгълүматлары буенча, август башына кабул итү кампаниясе белән бәйле мөрәҗәгатьләр, фишинг таратулар һәм социаль инженерия очраклары саны, 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 48 процентка арткан. Расланган очракларда уртача зыян 27 мең сум тәшкил иткән, ә 12 процент очракта 100 меңнән артып киткән.
Белгечләр cүзләренчә, мошенникларның төп коралы ашыктыру. Хәзер түләмәсәгез, урынны югалтачаксыз, Бүген генә шундый мөмкинлек бар кебек сүзләр әйтеп, кешегә уйларга вакыт калдырмыйлар. Әлеге психологик алым социаль инженерия дип атала.

Акча күчерергә тәкъдим итәләр
Ышандыру өчен мошенниклар чын мәгълүматларны куллана. Алар абитуриентның кайсы белгечлеккә керергә теләвен, документлар тапшыру вакытын, приказ чыгу көннәрен белеп эш итә.
Бюджет урыны җитмәде, әмма түләүле бүлектә урынны хәзер үк беркетеп була, контракт төзү өчен гарантия түләве кирәк яки кабул итү өчен өстәмә түләү кертергә кирәк, дигән булып, алар сөйләшүне мессенджерга күчерәләр. Аннары QR-код, банк картасы реквизитлары яки ялган сайтка сылтама җибәрәләр һәм ашыгыч рәвештә акча күчерергә тәкъдим итәләр.
Шунысын да истә тотарга кирәк: бюджетка кермәгән абитуриентларга приказ чыкканчы ук контракт төзеп, уку өчен түләп куярга тәкъдим итү ул мошенниклык түгел. Әмма нәкъ менә шушы тәртипне җинаятьчеләр үз файдасына куллана. Шуңа күрә вуз исеменнән килгән һәр хәбәрне аерым тикшерергә кирәк.

Иң мөһим кагыйдә вузга керүгә бәйле мәгълүматны бары тик университетның рәсми сайты, абитуриентның шәхси кабинеты яки кабул итү комиссиясе аша тикшерү. Шәхси хәбәрдә килгән сылтамага күчәргә, документларны таныш булмаган чатка җибәрергә һәм урынны саклап калу өчен акча түләргә ярамый.
Мәгълүматны тикшерү өчен нибары берничә минут кирәк
Әгәр сезгә ашыгыч рәвештә түләргә кирәк дигән хәбәр килсә, иң дөрес юл сөйләшүне туктатып, вузның рәсми телефон номерына үзегезгә шалтырату. Мәгълүматны тикшерү өчен нибары берничә минут кирәк. Ә бу зур күләмдә акча һәм шәхси мәгълүматны югалтудан саклап калырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар