16+

«Мәктәпкә барасым килми!» Балагыз шулай дисә, моңа күз йоммагыз

Бала бакчага авыр ияләшкән икән, мәктәпнең дә стресс чыганагына әверелүе бар.

«Мәктәпкә барасым килми!» Балагыз шулай дисә, моңа күз йоммагыз

Бала бакчага авыр ияләшкән икән, мәктәпнең дә стресс чыганагына әверелүе бар.

Һәр иртә балагыз мәктәпкә барасым килми, дип әйтә башладымы? Ә сез аңа «Барырга кирәк!» дип җавап кайтарасызмы? Бу очракта ике як та бер-берсен аңламый килеп чыга. Чөнки бу баланың көйсезләнүе генә түгел, ә зуррак проблема булуы ихтимал. Шул рәвешле бала мәктәптә килеп туган проблемалардан, курку хисеннән, күңелсез вакыт үткәрүдән кача.

Күзгә күренә торган проблемалар — сыйныфташлары яисә укытучы белән киеренке мөнәсәбәтләр, уку процессыннан физик арыганлык, фәннәргә кызыксыну бетү.

Курку халәте төрлечә була.

Түбән сыйныфларда укучылар әти-әнидән аерылудан куркырга мөмкин. Әгәр дә бала бакчага авыр ияләшкән икән, мәктәпкә дә авырлык белән ияләнүе, белем йортының аның өчен стресс чыганагына әверелүе бар.

Үсмерләрдә бу башкачарак. Алар өчен беренче урынга социаль сәбәпләр чыга. Яшькә бәйле рәвештә үсмерләрнең тышкы кыяфәте, психологик халәте үзгәреш кичерә. Моның стресска гына түгел, депрессиягә дә китерүе бар, дип кисәтә психологлар. Баланың хәле бетә, укырга теләге кими. Өстәвенә, хобби, үз юлыңны эзләү өстенлек ала башлый.

Белгечләр искәртүенчә, баланың укуга мотивациясе юкка чыгу, еш кына ул уку һәм аның киләчәк тормышы ничек бәйле булуын аңламаудан барлыкка килә. Әгәр дә ул уңышсызлыкларга күнегә икән, аңарда көчсезлек, ярдәмгә мохтаҗлык формалаша. Бала хәтта үзен сынап карарга да теләми башлый.Психологлар балада ике халәтне аерырга өйрәнергә кирәк, ди. Болар: «теләмим» һәм «булмый».

школа. фото ТИ

«Теләмим» — ситуациягә бәйле реакция.

Иртән бала мәктәпкә бармыйм дип киреләнергә мөмкин. Әмма аның белән сөйләшкәннән соң ул шулай да дәресләргә китә. Бу хәл көн саен кабатланмый. Баланың үз-үзен тотышы, йокысы, аппетиты, кәефе үзгәрешсез кала.

«Булмый» — даими халәт. Ул психоматика белән бәйле. Бала хәлсезләнә, ашамый, күңеле болганырга, бөтенесеннән качу теләге туарга мөмкин. Яллар, каникуллардан соң да баланың хәле җиңеләйми. Йокысы кача. Элек шатландырган әйберләр сөенеч китерми башлый.

Балага ничек ярдәм итәргә соң?

Әгәр дә укучы балагыз ни өчен мәктәпкә барырга теләмәвен аңлата алмый икән, анарга булган контрольне арттырудан мәгънә юк.

Әти-әни балага дус булырга тиеш, ди психологлар. Артык контроль һәм куркытып кына проблеманы чишеп булмый. Бала үзе белән туган кыенлыкларны әти-әнидән яшерә башлавы ихтимал.

Бала белән сөйләшкәндә сорауларны турыдан бирегез. Бу аңа ачылып сөйләргә мөмкинлек бирәчәк. Балагызның хисләрен аңларга тырышыгыз. «Синең курыкканыңны мин яхшы аңлыйм», «Курку — нормаль күренеш» дию балага ярдәм итү генә түгел, бу аның эмоцияләре нигезле булуын аңлату да.

Алга таба эш итү өчен проблеманың сәбәбен аңларга кирәк. Әгәр дә баланы мәктәптә кимсетәләр яисә укытучы белән конфликт килеп чыккан икән, мәктәп белән элемтәгә чыгарга һәм балагызны якларга киңәш ителә. Сыйныф җитәкчесе белән сөйләшү генә аз. Барлык детальләргә дә игътибар итегез: кемнәр катнаша, мәктәп вәкилләренең бу хәлләргә реакциясе нинди…

Әгәр дә нигездә борчылу, уңышсызлыкка курку, перфекционизм ята икән, ул очракта, балага басымны киметегез һәм психологка мөрәҗәгать итегез.

Бала белән сөйләшүдән тыш, аның психологик халәтенә өйдәге атмосфера, сыйфатлы йокы, дөрес һәм вакытында туклану, тиешенчә ял да мөһим икәнен онытмагыз.

школа. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading