16+

Себер авылларын йөреп чыккан, татар фәнендә тарих язган: Диләрә Тумашева кем ул?

Студентларының киләчәген алдан күрә белгән, Себер татарларының сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү өчен ерак авылларга экспедицияләргә йөргән, татар тел белемендә үз мәктәбен булдырган...

Себер авылларын йөреп чыккан, татар фәнендә тарих язган: Диләрә Тумашева кем ул?

Студентларының киләчәген алдан күрә белгән, Себер татарларының сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү өчен ерак авылларга экспедицияләргә йөргән, татар тел белемендә үз мәктәбен булдырган...

Диләрә Тумашева турында сөйләгәндә, аның фәнни дәрәҗәләрен генә санап чыгу аз. Ул татар теленең байлыгын бөтен төрки дөньяга танытуга гомерен багышлаган галимә дә, шәкертләре күңелендә якты эз калдырган остаз да булган.

Быел күренекле тел галимәсе, Татарстан Фәннәр академиясенең беренче академикларының берсе Диләрә Тумашеваның тууына 100 ел тулды. Шул уңайдан 20-22 октябрьдә Казан федераль университетының Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Тумашева укулары: заманча төрки тел белеме мәсьәләләре һәм перспективалары» дип аталган халыкара фәнни конференция уза.

Төрле төбәкләрдән һәм илләрдән җыелган галимнәр аның фәнни мирасын барлый, хезмәтләренең бүгенге әһәмияте турында фикер алыша. Әмма конференциядә яңгыраган истәлекләрдән күренгәнчә, Диләрә Гариф кызының иң зур байлыгы китаплары һәм фәнни хезмәтләре генә булмаган. Ул тәрбияләгән шәкертләр, аларга биргән белем һәм тормыш сабаклары да бүгенгә кадәр яши.

тумашева. фото автора

Себердә туган кызны фән юлы Мәскәүгә алып килә

Диләрә Тумашева 1926 елның 19 июлендә Төмән шәһәрендә дөньяга килә. Аның гаиләсендә белемгә, туган телгә хөрмәт кечкенәдән тәрбияләнә. Әнисе Әминә Галләмова атаклы «Иж-Бубый» мәдрәсәсендә белем алган, Төмән тирәсендәге авылларда татар теле укыткан. Әтисе Гариф Җаббаров исә гади эшчедән Төмән һөнәр училищесы директоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән.

Диләрә дә кечкенәдән укуга сәләтле була. 1944 елда Төмәннең 21 нче урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый. Алда зур юллар ачыла. Кыз Мәскәү дәүләт университетының филология факультетындагы төрки филология бүлегенә укырга керә.

Нәкъ менә студент елларында ул үзенең киләчәк язмышын билгеләгән юнәлешне сайлый. Аны төрки телләр, бигрәк тә Себер татарларының сөйләм үзенчәлекләре кызыксындыра башлый.

1949 елда диплом эшен уңышлы яклаган яшь белгечне аспирантурада калдыралар. Өч елдан, 1952 елда, ул «Себер татарлары диалектлары» темасына кандидатлык диссертациясен яклый. Соңрак бу эзләнүләр докторлык хезмәтенә дә нигез була.

Татар теленең байлыгын Себер авылларында эзләгән

Бүген галимнең өстәл артында китаплар актарып, компьютерда эшләп утыруын күз алдына китерү җиңел. Ә Диләрә Тумашева өчен фәнни эзләнүләр еш кына ерак юллардан, Себер авылларыннан, гади кешеләр белән сөйләшүдән башланган.

Ул озак еллар Себер татарлары яшәгән төбәкләргә экспедицияләргә йөри. Авыл халкының сөйләмен тыңлый, аерым сүзләрне, әйтелеш үзенчәлекләрен терки, аларны башка төрки телләр белән чагыштыра.

Чөнки тел — сүзләр җыелмасы гына түгел. Анда халыкның тарихы да, яшәү рәвеше дә, буыннан-буынга күчкән хәтере дә саклана.

Диләрә Тумашева моны тирән аңлаган. Аның өчен Себер татарларының сөйләмен өйрәнү шул халыкның үткәнен, мәдәниятен, башка төрки халыклар белән бәйләнешен ачыклау мөмкинлеге дә булган.

Нәтиҗәдә «Себер татарлары диалектларының татар һәм башка төрки телләргә мөнәсәбәте» дигән фундаменталь хезмәте дөнья күрә. Ул татар диалектологиясе үсешендә мөһим урын ала.

Галимә хәзерге татар әдәби теленең морфологиясен, фигыльләр системасын да тирәнтен өйрәнә. Аның хезмәтләре татар теленең ничек үсүен, башка төрки телләр белән уртак һәм аермалы якларын аңларга ярдәм итә.

прессуха. фото ти

Татарстан Фәннәр академиясенең беренче академиклары арасында

Диләрә Тумашеваның фәндәге хезмәтләре югары бәяләнә. Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы, профессор Айнур Тимерханов конференциядә галимәнең татар тел белеменә керткән өлешен аерым билгеләп үтте.

— Диләрә Гариф кызы Тумашева — Себер татарларының диалектларын тирәнтен өйрәнгән, татар теленең морфологиясен, фигыльләр системасын тикшерүгә зур өлеш керткән күренекле галимә. Аның хезмәтләре тел белеме тарихында лаеклы урын алып тора. Галимәнең исеме Татарстан Фәннәр академиясе белән дә тыгыз бәйләнгән. 1991 елда академия оештырылса, 1992 елда Диләрә Тумашева аның беренче составына сайлана. Бу — аның күпьеллык фәнни эшчәнлегенә, татар телен өйрәнүгә керткән өлешенә бирелгән югары бәя, — диде Айнур Тимерханов.

прессуха. фото автора

Университетта ярты гасырга якын хезмәт

Диләрә Тумашеваның гомер юлы Казан университеты белән дә аерылгысыз бәйләнгән. 1952 елда биредә эшли башлаган яшь галимә ассистенттан профессор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Озак еллар татар теле кафедрасын җитәкли, соңрак Көнчыгыш телләре кафедрасы мөдире булып эшли.

1971-1980 елларда тарих-филология факультеты деканы вазифасын башкара. Бу чорда татар филологиясен үстерүгә, милли бүлекнең абруен күтәрүгә, гуманитар белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтүгә зур игътибар бирелә.

Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчесе Рәдиф Җамалетдинов та бүгенге университет казанышларының нигезендә Диләрә Тумашева кебек галимнәрнең хезмәте ятуын ассызыклады. Алар фәнни юнәлешләрне үстерү белән бергә, киләчәк буын белгечләрен тәрбияләүгә дә зур көч куйган.

Әмма шәкертләре хәтерендә Диләрә Гариф кызы кафедра җитәкчесе яки декан буларак кына сакланмаган.

Прессуха. фото автора

«Ул безнең киләчәктә кем булачагыбызны алдан күрә белә иде»

Конференциянең иң җылы мизгелләре Диләрә Тумашева белән бергә эшләгән, аңарда белем алган кешеләрнең истәлекләре белән бәйле булды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин да студент елларын искә төшерде.

Ул Диләрә Тумашева җитәкчелегендә эшләргә өйрәнгән, Себер татарлары яшәгән авылларга оештырылган фәнни экспедицияләрдә катнашкан.

— Диләрә Гариф кызы безне эшләргә өйрәтте. Ул һәр студентның киләчәктә кем булачагын, ничек эшләячәген алдан күрә белә иде, — диде Равил Әхмәтшин.

Аның истәлекләрендә галимәнең тагын бер сыйфаты ачылды. Диләрә Тумашева студентларының белеменә генә түгел, аларның тормышына да битараф булмаган.

Декан буларак, яшьләрнең спорттагы уңышлары белән дә кызыксынган. Ярышлардан кайткач, хәлләрен сорашкан, сәламәтлекләре турында кайгырткан.

Бер караганда, гади генә игътибар кебек. Әмма нәкъ менә шундый мизгелләр остазны еллар узгач та оныттырмый.

Диләрә Тумашеваның таләпчәнлеге, һәр студентның сәләтен күрергә омтылуы, эшкә җаваплы карашы турында конференциядә башка шәкертләре дә сөйләде.

kpfu.ru фото с сайта

Галимә яшәгән йортка истәлек тактасы куелачак

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Казан университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаган Данис Шакиров та Диләрә Тумашеваның татар дөньясындагы урынына тукталды.

Аның фикеренчә, галимәнең хезмәтләре тел белеме белән генә чикләнми. Ул Себер татарларының үзенчәлеген фәнни яктан танытуга, буыннар һәм халыклар арасындагы бәйләнешләрне ныгытуга да зур өлеш керткән.

Данис Шакиров галимәнең исемен мәңгеләштерү, аның хезмәтләрен киң җәмәгатьчелеккә таныту мөһимлеген әйтте.

Конференциядә Диләрә Тумашеваның якты истәлегенә багышланган фильм да күрсәтелде. Анда галимәне якыннан белгән, аның белән бергә эшләгән кешеләрнең хатирәләре тупланган.

прессуха. фото автора

Тиздән ул яшәгән йорт фасадына мемориаль такта да урнаштырылачак.

  • Диләрә Тумашеваның тууына бер гасыр тулды. Ул өйрәнгән телләр дә, аның хезмәтләренә таянып эшләүче галимнәр дә, остазын сагынып искә алучы шәкертләр дә бар. Димәк, Себер авылларыннан башланган фәнни эзләнүләр бүген дә дәвам итә. Ә галимә үзе гомерен багышлаган татар теле яшәгәндә, аның хезмәтләре дә киләчәк буыннарга кирәк булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading