16+

Татарстанда БДИда иң югары балл җыйган укучыларны бүләкләделәр: быел 460 йөз балл нәтиҗәсе теркәлгән

Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнарында иң югары нәтиҗәләр күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучыларын бүләкләү һәм хөрмәтләү матур гадәткә әйләнде.

Татарстанда БДИда иң югары балл җыйган укучыларны бүләкләделәр: быел 460 йөз балл нәтиҗәсе теркәлгән

Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнарында иң югары нәтиҗәләр күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучыларын бүләкләү һәм хөрмәтләү матур гадәткә әйләнде.

Быел да Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ике һәм өч фән буенча максималь балл җыйган егет-кызлар белән очрашты. Очрашу җылы мохиттә узды: министр яшьләрнең уңыш серләре белән кызыксынды, киләчәккә планнарын тыңлады һәм аларга изге теләкләрен җиткерде.

Быел Татарстан БДИ нәтиҗәләре буенча Россиянең алдынгы төбәкләре исемлегендә янәдән лаеклы урын алды. Республика буенча барлыгы 460 йөз баллык нәтиҗә теркәлгән. Аларны 408 чыгарылыш укучысы алган. Ике укучы өч предмет буенча 300 балл җыйса, 48 укучы ике предметтан 200 баллга ирешкән. Тагын 358 чыгарылыш укучысы берәр фәннән максималь нәтиҗә күрсәткән.

Игътибарга лаек тагын бер күрсәткеч – төгәл һәм табигый фәннәр буенча нәтиҗәләрнең сизелерлек яхшыруы. Быел профильле математикадан 138 укучы 100 балл алган, рус теленнән мондый нәтиҗә күрсәтүчеләр саны 72гә җиткән. Узган ел республикада 313 йөз баллык нәтиҗә булса, быел ул 460ка кадәр арткан.

Өч фән буенча иң югары нәтиҗәгә ирешкән ике укучының берсе – КФУның IT-лицеен, икенчесе Казан Суворов хәрби училищесын тәмамлаган.
Ике фән буенча 200 балл җыйган укучылар арасында Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары элеккечә лидер булып кала. Шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләре дә югары нәтиҗәләр күрсәткән. Быел исә беренче тапкыр Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Сарман һәм Саба районнарында да 200 балл җыйган чыгарылыш укучылары барлыкка килгән.

Республика мәктәпләре арасында иң күп йөз балл җыйган укучыларны Казанның 131 нче лицее әзерләгән – биредә 35 максималь нәтиҗә теркәлгән. Икенче урында – КФУның IT-лицее (31 нәтиҗә), өченче урында – Чаллының 26 нчы гимназиясе (15 нәтиҗә).

Очрашуда Илсур Һадиуллин яшьләрне республика һәм илнең горурлыгы дип атады.

– Бу нәтиҗәләр – сезнең күпьеллык хезмәтегез. Бердәм дәүләт имтиханының гаделлеген дә нәкъ менә сез расладыгыз. Югары баллар беркемнең дә ярдәме белән түгел, ә үз тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә алынган, – диде министр.

Аның сүзләренчә, мондый уңышның нигезендә беренче сыйныфтан башлап системалы белем алу, укытучыларның һөнәри осталыгы һәм ата-аналарның даими ярдәме ята.

– Кайда гына укысагыз да, эшләсәгез дә, сез һәрвакыт Татарстанны тәкъдим итәчәксез. Үз мәктәбегезне, укытучыларыгызны, туган ягыгызны онытмагыз. Сезнең уңыш – республикабызның да уңышы, – дип мөрәҗәгать итте ул чыгарылыш укучыларына.

Мәскәүме, әллә Казанмы?
Быелгы чыгарылыш укучылары арасында кемдер Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка вузларны өстен күрсә, икенчеләре Татарстанда калуны кулайрак дип саный.

Әйтик, ике предмет буенча 100әр балл җыйган Роман Сахарных Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбенә укырга керергә җыена. Егет әйтүенчә, имтихан биремнәре артык катлаулы булмаган, ә уңышка ирешүдә СУворов училищесы һәм укытучыларның роле зур. Мәскәүне сайлавын ул анда белем бирү дәрәҗәсе югарырак булу белән аңлата.

Ә менә Ләйсән Шакирова республикабызда калырга карар кылган. Ул документларын Казан федераль университетының Бутлеров исемендәге Химия институтына тапшырган.

– Татарстанда көчле химия мәктәбе формалашкан. Монда танылган галимнәр эшләгән, хәзер дә югары дәрәҗәдә белем алып була, – ди ул.
Киләчәктә Ләйсән үзен йә фәндә, йә педагогика өлкәсендә күрә.

Мәктәп белеме генә җитәрлекме?
Министр билгеләп үткәнчә, быел кайбер районнарда беренче тапкыр 100 балл җыйган чыгарылыш укучылары пәйда булган. Алар арасында Зәй шәһәренең 6нчы мәктәбе чыгарылыш укучысы Азалия Галиева да бар.

Ул рус теле һәм рус әдәбиятыннан 100әр балл җыйган, җәмгыять белеменнән һәм инглиз теленнән дә 90 баллдан югары нәтиҗә күрсәтеп, дүрт фән буенча барлыгы 386 балл туплаган.

– Рус әдәбиятыннан 100 балл алуым минем өчен дә көтелмәгән булды. Ә рус теленнән мондый нәтиҗәгә ирешәчәгемә ышана идем, – ди Азалия.

Киләчәктә ул журналистика, реклама яки җәмәгатьчелек белән элемтәләр өлкәсендә эшләргә тели. Шуңа күрә МГИМОга укырга керергә планлаштыра, резерв варианты итеп Югары икътисад мәктәбен сайлаган.

Ул уңышка ирешүдә вакытны дөрес бүлүнең әһәмиятен аеруча билгели. Инглиз теленә ул репетитор белән әзерләнгән, калган фәннәрне онлайн мәктәпләр ярдәмендә үзләштергән. Азалия фикеренчә, 100 балл җыю өчен мәктәп программасы гына җитми – Бердәм дәүләт имтиханы форматына аерым әзерләнү зарур.

Авыл мәктәбе генә булса да
Мамадыш районының Тау иле мәктәбе чыгарылыш укучысы Илия Әдеһамова да быелгы “йолдыз”ларның берсе. Мәктәптә нибары 40 укучы белем ала, чыгарылыш сыйныфында исә алты укучы гына булган. Шуңа да карамастан, Илия химия һәм биологиядән 100әр балл җыйган.

Ике ел дәвамында ул имтиханнарга җитди әзерләнгән. Бу юлда аңа укытучылары, репетиторлары һәм иң мөһиме – әти-әнисенең ышанычы ярдәм иткән.

Кыз кечкенәдән табиб булырга хыяллана. Әнисе авылда фельдшер булып эшли, ә Илия гаиләләрендә беренче югары белемле табиб булырга тели. Ул Казан, Мәскәү һәм Ижау шәһәрләрендәге медицина вузларына документларын тапшырган.

Арча районының Апаз урта мәктәбе чыгарылыш укучысы Айназ Хәертдинов физика һәм профильле математикадан 100әр балл җыйган.
Төгәл фәннәр белән ул кечкенәдән кызыксына. Республика һәм бөтенроссия олимпиадаларында күп тапкырлар җиңү яулаган.

– Олимпиадаларда катнашу БДИны уңышлы тапшырырга бик ярдәм итте. Ә имтиханнарга махсус әзерлекне имтиханнарга берничә ай кала гына башладым, – ди Айназ.

Уку белән беррәттән ул компьютер техникасы белән дә кызыксына: компьютерларны сүтеп-җыю, ремонтлау – аның иң яраткан шөгыле. Киләчәктә егет программист булырга тели һәм Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтына укырга керергә җыена.

БДИда иң югары нәтиҗәләр күрсәткән укучыларның һәркайсына рәхмәт хатлары тапшырылды.




 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading