16+

Бабам истәлекләре (Ләйсән Минсабирова)

Сугыш башланганда мин, кул арасына кергән, 11 яшьлек "зур" малай идем инде. Иркәләргә әти-әни юк, алар каты авырудан яшьли үлеп киттеләр. Үземнән олы ике апам белән яшибез шулай.

Сугыш башланганда мин, кул арасына кергән, 11 яшьлек "зур" малай идем инде. Иркәләргә әти-әни юк, алар каты авырудан яшьли үлеп киттеләр. Үземнән олы ике апам белән яшибез шулай.

Сугышка китүчеләрне озатырга бөтен авыл белән җыелдык. Председатель ат арбасына басып чыгыш ясый, яшьрәк ир-егетләр күтәренке рух белән: "Менә барабыз да, немецны җиңеп кайтабыз", - диләр, ә олыраклар бик уйчан иде. Кайсы гармун уйнап, кайсы җырлап, арбаларга утырып, авылны чыгып киттеләр. Алар китеп, күздән югалгач, хатын-кыз, бала-чага елашырга тотынды. Ә мин торам басып: елап озатырга кешем дә юк икән бит!

Шулай итеп, ирләрне сугышка ала торалар, ә кырлардагы көзге уңышны җыярга кеше калмады. Бала-чага, картлар, хатын-кызлар бик авырлык белән кырда эшләдек, ләкин күпмедер икмәк барыбер әрәм булды. Ии, ул елларның авырлыгы: кияргә кием, ашарга ризык юк. Әле үч иткәндәй 42-43нче елларда кышлар бик салкын, көчле бураннар була иде. Ә көзләрен карлы-бозлы яңгырлар күп итеп яуды. Бик күп халык ачлыктан, тиф авыруыннан үлде.

Мин 11 яшемнән көтү көтә башладым. Төннәр буе йокламыйча, кап сугып, тормыш алып бардык. Ярый әле апамнар тырыш булдылар, налогларын да түләделәр, ашарга да юнәттеләр.

Сугыштан бер дә яхшы хәбәрләр килми. Үлүчеләр саны көннән-көн арта. Ә сугышка егетләрне җыеп кына торалыр. Хәтта атларны да алып киттеләр.

Бераздан яшь кызларны окоп казырга ала башладылар. Минем дә апам китте анда. Бик озак кайта алмады, хат-хәбәре дә юк. Берзаман кайтты бичаракаем. Алтмыш чакрымны җәяү кайткан, танырлыгы калмаган иде. Ябыгып, коры сөяккә калган, киемнәре теткәлеп беткән. Көч-хәл белән аякка бастырдык матур апабызны.

Шулай, мең газаплар белән җиңү көненә килеп җиттек. Сугыш беткән көнне хтын-кызлар сыерларын җигеп, җир тырмаларга килгән иде. Атка утырып, кемдер сугыш беткәнен килеп әйтте. Китте елаш, кочаклашу! Сыерлар таралып бетте, эш кайгысы калмады. Ә председатель, кырда казан асып, борчаклы аш пешертеп бәйрәм ясады. Ул кәннәрне һич онытасым юк, диеп сөйләде бабам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading