16+

«АЙДАР БЕЛӘН ХӘНИЯ СҮЗЕНӘ КУШЫЛАМ...»

«Татар җыры-2012» концертын быел зур күпчелек карап, күзәтеп, «чәйнәп йотып җибәрергә» өлгерде дип беләм. Яңа музыкаль телеканал моның өчен бөтен шартларны тудырып, турыдан-туры трансляцияләп торды. Телевизион тамашачы шуңа да сәхнәдә генә түгел, сәхнә артындагы кызык мизгелләрне дә тотып алгандыр. Мин алар исемлегендә түгел идем - мең кат ишеткәнче, бер кат...

«АЙДАР БЕЛӘН ХӘНИЯ СҮЗЕНӘ КУШЫЛАМ...»

«Татар җыры-2012» концертын быел зур күпчелек карап, күзәтеп, «чәйнәп йотып җибәрергә» өлгерде дип беләм. Яңа музыкаль телеканал моның өчен бөтен шартларны тудырып, турыдан-туры трансляцияләп торды. Телевизион тамашачы шуңа да сәхнәдә генә түгел, сәхнә артындагы кызык мизгелләрне дә тотып алгандыр. Мин алар исемлегендә түгел идем - мең кат ишеткәнче, бер кат...

Иң кәттә машиналар, иң затлы туннар, иң шәп прическалар киче - «Татар җыры» шуннан башлана. 25 градуслы салкында кечкенә генә машинамны куярга урын эзләп шактый тилмергәч, үзалдыма елмаеп та куйдым - «Пирамида» күңел ачу үзәгенең парковкасына ярый әле керә алмадым. Минем машина дәү-дәү машиналар арасында гарьлегеннән кая карарга белми тилмерер иде. Татарның бомондын җыйган концерт өчен башкача була да алмыйдыр анысы...
Әллә ел да шаккатырырлык мизгелләр уйлап таба белгәнен күреп өйрәнгәч, башкасын кабул итеп булмаганга, әллә инде бернигә ис китми торган заман җилләре шаукымы - быелгы «Татар җыры»ның төртеп күрсәтерлек яңалыгын күрмәдем мин. Юк, сәхнә бизәлеше, аппаратурага тел-теш тидерергә җыенмыйм. Әмма сценарий, алып баруга ис китмәде. Беренчедән, алып баручыларның залны уята алуы, тамашачы белән бер дулкынга туры килмәве комачаулык тудырды. Башыннан ахырына кадәр чараны алып баручы Гөлназ Сәфәрова белән ди-джей Айваз тандемы барып чыкмады. Бәлки, шәп ди-джейдыр ул Айваз дигән егет, әмма «Пирамида» сәхнәсе өчен үсеп үк җитмәгән. Гөлназның шаяртуындагыча: «Тамашачы миннән күзләрен ял иттергәндә, синең кәчтүмеңдәге кара ноктага карап ала». «Кара нокта» әлегә «солянкалар» өчен генә бата - Сәфәрова янәшәсендә Искәндәр Хәйруллин кебек профессионал сорала. Башка елларны икешәр-өчешәр пар алып баручыга өйрәнгәнлек бәласедер инде монысы дип уйладым. Күңел профессионаллар көтеп тилмерде... Әмма быелгы фестиваль бюджеты - 8 миллион сум моны ук күтәрә алмаган, күрәсең.
Быелгы фестивальнең яшьләргә аерым игътибар күрсәтүе - бәлки, быелгы концертның үзенчәлегедер. Ранил Нуриев, Индива, Илмира Нәгыймова, Алинә Сафиуллина, Ришат Фазлыйәхмәтов, Айрат Сафин кебек егет-кызларны бәхет басмасынмы! Әле кайберләре өчен сәхнәгә күтәрелүләренә ике-өч ел үтмәде, алар инде йөз мең сумнан артык торучы кыйммәтле сын алып кайтып китте бит. Ул уңайдан «Иң популяр җыр» номинациясендә, ниһаять, «Алтын Барс» сынын алган Эльмира Сөләймановага рәхәт тә булмагандыр. Мин, мисалга, аңа популяр җыр башкаручы итеп түгел, моңлы-халыкчан җырчы итеп карыйм. Әмма алай да ничә ел рәттән тамашачы белән берлектә яулап алынган Барсы белән котлыйсы килә Эльмираны! Афәрин, сабыр иткән, морадына җиткән, ди халык.
«Танцеваль проект» номинациясендә җиңеп чыккан җырчы кыз Индивага әлеге сын ташлама белән бирелгәндер инде - сәхнәдә чәчен уңга-сулга болгаудан кала, әзерлекле бию белән сөендермәде ул. Дөрес, артта күрсәтелгән клибында кыз матур бии. Шушы ук номинациядә җиңү яулаган Мөнир дә бу нисбәттән үсеп килсә дә, әле бию белән шөгыльләнәсе дә шөгыльләнәсе. Әмма Мөниргә тел-теш тидерәсе дә килми - андагы харизма яраттыра белә.
Яраттыра белә дигәннән, иң популяр җыр башкаручы Фирдүс Тимаевка тиңнәр булмагандыр, дип уйлыйм. Вәт артист ул ичмасам! Аның биюенә дә «биш»ле чәпеп булмый, әмма ул бөтен барлыгын сәхнәгә чыгарып сала - афәрин генә инде егет! Залны рәхәтләндереп үзенә генә каратып тота белә. Әле Казан сәхнәсенә күптән түгел генә күтәрелсә дә, аннан төшәргә язмасын Фирдүскә.
Ришат Фазлыйәхмәтовның җырлавына тел-теш тидереп булмый. «Ак сирень дә ак шомырт» дип җырлаучы егеткә сәхнәдәге йөрешен генә үзгәртергә кирәк. Бөкерәеп-чүгәләбрәк йөрү егет кешене бизәми инде, сәхнәгә күтәрелгәч, ялт итеп торсын!
Биш елдан артык җырлары белән сөендергән «урта буын»ның Барсларына артык бәйләнәсе килми. Иркә, мисалга, «Карлыгачта хәбәрем юк» дигән җыры, аңа төшерелгән клибы белән лаек булды. Аңа «Ел хиты» номинациясендә сын тапшырылды. Раяз Фасыйхов «Иң популяр җырчы» номинациясендә әлеге сынга лаек булды. Раязны ул яктан мактап алсаң да ярыйдыр, кайберәүләрдән аермалы буларак, ел дәвамында халык күңеленә кереп калырдай бер генә җыр тәкъдим итмәде ул. Шулай ук матур җырлар башкарган Илназ Баһ өчен дә сөендек. Әмма аны «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә игълан итеп сәхнәгә чыгару гына кәмитрәк килеп чыкты. Тамашачы мәхәббәте булгач, зал «шартларга» тиеш иде кебек. Аңа чәбәкәйнең дә иң сыегы эләкте шикелле - тамашачы белән мәхәббәт икесе ике ярда торып калды.
Ул яктан Айдар Галимов диюгә залның дәррәү кул чабуы мәхәббәтнең ни-нәрсә икәнен ассызыклады кебек. Халык яратса, менә шулай ярата инде ул, яратканда, уч төбен жәлләмисең... Хәнияне, Салаватны, Зәйнәбне дә яратып кабул итте зал. Миңа аеруча Зәйнәбнең җыры, өстенә кигән күлмәге ошады.
Ел да бер үк профессиональ җырчылар, шуларга әйләндереп-тулгандырып, номинацияләр уйлап табалар, дигән фикер дә яңгырады тамашачы арасында. Мин дә килешәм үзе. Әмма әлеге профессионаллар булмаса, «Татар җыры»на билет алучылар кимер, дип уйлыйм мин. Аның өчен күптин-күп, чуктин-чук яшьләр концертлары аена фәләнешәр тапкыр куела тора бит. Ә монда бер билет хакына ( ә алар 3900 сумнан 5900 сумга кадәр иде!) Хәниясе дә, Салаваты, Айдары да, Зәйнәбе дә кергән. Дөрес, алардан да һәрвакыт яңа хитлар таләп итү ләземдер дип уйлыйм.
«Инде унөченче кабат «Татар җыры» сәхнәсенә күтәрелсәм дә, быелгы кебек каушаганым юк иде» дигән Айдар Галимов, «Рәхмәт, тамашачым, шушы сәхнәдә, шушы бүләкне алганда тагын күрешергә язсын» дигән Хәния Фәрхи сүзләрен җөпләп, Салават нәтиҗә дә чыгарып куйды: «Айдар белән Хәния сүзенә кушылам, бергә булыйк!»
Тагын бер нәрсәне онытмыйм - быел ир-ат җырчыларның бөтенесе диярлек күзне ертып керә торган ялтыравыктан кача белгән. Сәхнә костюмнары «Стиляги» фильмын да хәтерләтеп куйды - пинжәкләрнең нинди генә төслесен күрмәдек без ул кичне. Хатын-кызлар арасында эксклюзив күлмәк Гүзәл Уразовада булды кебек. Якасы кар патшабикәсенеке кебек ясалган, кабартылган итәгендә янып торучы буй-буй гирлянда иде аның. Ә шулай да концерт костюмнары арасында җиңеп чыккан төс кызгылт төс булгандыр. Аны хатын-кыз җырчылар да, ир-егетләребез дә урап узмаган.
Концерттан соң туган уй-фикерләр шундый йодрыкка тупланды. Син дә карагансыңдыр бит, кадерле укучы, синең фикерләр нидән гыйбарәт соң?

«Татар җыры-2012» номинантлары:
Ир-атлар арасында иң яхшы видеоклип - Ранил Нуриев
Хатын-кызлар арасында иң яхшы танцеваль проект - Индива
Иң күп сатылган альбом - Ринат Рәхмәтуллин
Иң яхшы дуэт - Динә һәм Рафаэль Латыйповлар
Тамашачы мәхәббәте - Илназ Баһ
Хатын-кызлар арасында иң яхшы видеоклип - Гөлназ Солтанова
Ир-атлар арасында иң яхшы танцеваль проект - Мөнир Рахмаев
Хатын-кызлар арасында 2012 елның иң популяр җырын башкаручы - Эльмира Сөләйманова
TMTV музыкаль каналының махсус бүләге - Ленар Сәйфиев
Кабатланмас тавыш - Вәсилә Фәттахова
Ел хиты - Иркә
Үзенчәлекле моң - Нәфкать Нигъмәтуллин
Ир-атлар арасында 2012 елның иң популяр җырын башкаручы - Фирдүс Тимаев
Музыкаль ташкын - Илмира Нәгыймова
90нчы еллар хиты - Зөфәр Билалов
Телевизион тамашачы мәхәббәте - Алинә Сафиуллина
Хит-парадлар лидеры - Ришат Фазлыйәхмәтов
«Татар радиосы»ның махсус бүләге - Гүзәл Уразова
Иң яхшы эстрада җыр театры - Айдар Галимов
2012 елның иң популяр җырчысы - Раяз Фасыйхов
90нчы еллар хиты - Хәния Фәрхи
Халык мәхәббәте - Салават
Халык мәхәббәте - Зәйнәб Фәрхетдинова
Ел ачышы - Айрат Сафин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading