Без – хыялларга бирелеп, хыялланырга яратып үскән буын. Укыган китапларыбызның да геройлары якты хыялларын чынга ашырырга яратучылар иде.
Район буенча мәктәпләргә балалар белән очрашуга йөргән вакытта, бер сорауны бирмичә калмыйм. Кемнәр хыялланырга ярата, кемнәрнең хыялы бар? Әллә сорау аңлашылмый, әллә инде челтәрле дөнья безнең барлык хыялларыбызны чынга ашырып бетергәнме? Күтәрелгән куллар күренми. Кайбер чакта арасыннан бер икесе генә кыяр кыймас кулларын күтәрә. Шөкер, бер-ике булса да бар икән дисең.
Ә бит заманында язучылар безнең белән очрашуга килгәч бу сорауны бирмичә калмыйлар иде. Бер-беребезне уздыра-уздыра кул күтәреп хыялларыбыз турында сөйли башлыйбыз. Кунакка килгән олы шәхесебез безнең белән бер булып, үзенең балачак хыяллары турында сөйләп китә. Чынга ашмаган хыяллары белән беррәттән, чынга ашырганнарын сөйләгәндә шаккатып тыңлап утыра идек.
Китап укырга яратучы кеше буларак, язучыларның һәр әсәрен укыган саен яңа хыял барлыкка килә. Их, шуны гына барып күрсәң иде, шушы сүзләрне язган кеше белән очрашсаң иде. “Ак кыялар турында хыял” әсәрен укыганнан соң бик озак фикерләремне җыя алмыйча йөргәнем истә. Туган якка кире кайту, сагыну, шул хакта хыяллану хисләрен күңел кылларына кагылырлык дәрәҗәдә нечкә итеп тасвир иткән язучыны күрү теләге туган иде. Хыяллана белеп хыяллансаң, хыяллар да чынга аша дип юкка гына әйтмиләр.
“Ак кыялар турында хыял”, “Кенәри читлек кошы” кебек тагын бик күп матур әсәрләр иҗат итүче Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу мөмкинлеге туды. “Каләм очында затлы сүз” дип аталган очрашу кичәсе Әтнә районы үзәк китапханәсе ярдәме белән бик матур итеп оештырылды. Чара барышында авыздан өзеп алган кебек, нәкъ без теләгән сорауларны бирде алып баручы. “Бер чемодан шигырьләре белән шаккаттырырга теләгән авыл баласының язмышы” безне үз дөньясына алып кереп китте. 70тән артык китабы дөнья күргән шәхеснең: “миннән дә яхшырак язучыларны күргәч, шигырь язмый башладым”, “баш киемен салып өлкәннәр белән исәнләшә идек” дигән сүзләре тагы бер уйланырга мәҗбүр итте.
Тулы канлы татар авылында туган кеше тәрбиясе инде бу. Авторның китапларын укыган вакытта, ничек Казанда яшәп яткан кеше шул кадәрле яхшы итеп авылны тасвирлый ала икән дип аптырый идек. Күңелгә салынган байлык – балачактан керә икән ул. Дөньяның ничә төрле илендә булсаң да, җирнең һәр почмагында татар милләте хакында уйлап, аның киләчәге өчен файдалы гамәлләр башкаручы язучы туган ягы, туган иле хакында тамашачыга иң җылы сүзләрен җиткерде. Очрашуга килгән мәктәп балалары укытучыларын да бу кадәрле исләре китеп тыңлап утырмыйдыр, мөгаен. Бала күңелендә гомергә кала торган истәлекле очрашу бу. Бүгенге заманда меңнәр теленнән яңгыраган патриотик тәрбия, балаларга кызыклы булган шушындый олпат шәхесләребез ярдәмендә күрсәтелсә, күпкә үтемлерәк булыр иде шул.
Очрашу сәнгать мәктәбенең театр классы укучылары башкаруында “Канатлы кояш” әсәре, Әтнә районы мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең җыр-моңнары белән үрелеп барды. Чара барышында бик күп төрле кызыклы темаларга сөйләшенде: буын саен исем алыштырган татар халкы турында да, милләтебезнең талантлы ул-кызлары хакында, матбугатны халыкка якынайту турында, бәхет турында да. Бәхет нәрсә ул дигән сорауга: “Бәхет турында акыллы сүз әйтергә маташмадым, бу сорауга җавапны 1916 елда “Вакыт” газетасында да җавап бирергә тырышып карадылар” – дип безне вакытлы матбугатның шул еллардагы чорына да алып кереп китте Ринат ага. Матбугатның рухи яктан үсешкә йогынты ясавын, замана белән бергә атлап бара торган әсәрләр язырга мөмкинлек бирүен ассызыклап үтте.
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Ринат ага Мөхәмәдиев белән очрашу кичәсе әнә шулай кызыклы да, мәгънәле дә булды. Мәктәп елларында безнең белән очрашуга килгән язучылар Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Резедә Валиева, Риф Гатауллин, Илфат Дәүләтшин белән булган әңгәмәләр күңелдә яңарды. Балачак хатирәләренең иң истә калганы да шундый очрашулардан, катнашкан конкурслардан гыйбәрәт икән бит. Аларны оештырган “Серле каләм” түгәрәге җитәкчесе Мәгъфия апа Шәмсетдиновага зур рәхмәт. Хыялларга күмелгән балачак иле. Бетмәс-төкәнмәс матур хыяллар белән яхшылыкка әйдәгән, туган җиребездәге олы шәхесләрнең хыяллары белән безне бәйләгән. Күңелдә яхшы хисләр уяткан әлеге очрашу да күпләрнең күңелендә әнә шундый матур бер хатирә булып озак сакланыр әле.
Райлә Галиева
Әтнә районы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар