16+

Быел Тукай премиясенә кайсы язучылар дәгьва кыла?

“Яз киләсен шуннан беләм, Тукай бүләген бүлү башлана”. Язучылар арасында йөри торган сакаллы мәзәк бу.

Быел Тукай премиясенә кайсы язучылар дәгьва кыла?

“Яз киләсен шуннан беләм, Тукай бүләген бүлү башлана”. Язучылар арасында йөри торган сакаллы мәзәк бу.

Ләкин чынбарлыкка да бик туры килә. Елның иң төп әдәби вакыйгасы да түгелме икән ул?! Быел да менә Яңа ел чыршысындагы утлар сүнәргә дә өлгермәде, Татарстан Язучылар берлегеннән җыелышка чакыру килеп төште. Көн тәртибендә Тукай һәм башка премияләргә кандидатлар күрсәтү. Димәк, кызык булачак. Барырга, милли әдәбиятыбызның бу олы бүләккә лаек әйдәп баручы каләмдәшләрне белеп-күреп, үз тавышыңны биреп кайтырга кирәк.

Ялгышмаганмын, быел да кандидатлар исемлеге шактый озын. Дөресрәге, татар ярата торган изге җиде санында тукталдык. Исемлекне Рәниф Шәрипов башлый. Рухы күпләрне сокландырырлык корычтай нык, таланты ташып торган бу шагыйрь әлеге олы бүләккә иң лаек шәхестер, мөгаен. Мин аның туган ягы Кукмарада ел сан уза торган шигырь бәйрәмендә булып, иҗатына да, үзенә дә сокланып кайткан идем. Җиргә аяклары белән нык итеп басып йөрүчеләрнең бик күбесе милләткә, туган телгә аның кадәр хезмәт итә алмый. Мондый затның әлеге бүләкне моңарчы ала алмавы үзе үк дөрес хәл түгелдер инде. 

Алай дисәң, әдәбиятыбызның чын мәгънәсендә аксакалы Марат ага Әмирханов та бик лаек. Ул бүген дә үз акылында, кулында – каләме. Тукайның биографиясен егылып укырлык әдәби әсәр итеп язган талант иясе. Берничә ел инде исеме шушы исемлектә йөри. Аны да болай тилмертү бер дә матур эш түгел. ”Соңармыйк!” - дип тә өстисе килә бу очракта. Чөнки соңарган чаклар да аз булмады. Бик лаеклылар да Тукай бүләгеннән башка гына Тукай янына китте.

Бу исемлеккә тагын романнар осталары Рәфкать Кәрәми, Зиннур Хөснияр, Рафис Корбан, Рәдиф Сәгъди һәм заманабыз Хуҗа Насретдине Алмаз Хәмзин дә язылды. Белгәнебезчә, барысы да лаек. Моңа беркем дә бәхәсләшмәс, каләм тотып гомер иткәннәр. Һәрберсе әдәбиятыбызны баетыр өчен үзеннән саллы өлеш керткән, том - том әсәрләр иҗат иткән. Шуңа күрә исемлек бертавыштан расланды. Барысына да бирсеннәр. Ләкин бу исемлекнең җиде кат җиз иләктән иләнәсе бар әле. Язучылар берлеге идарәсендә дә бу эшкә бик таләпчән, бик җитди карыйлар. Гадел дә карасыннар иде.

Аннары әлеге лаеклылар исемлеге Татарстан Мәдәният министрлыгы иләгенә салына, анда иләнә. Һәм февраль азакларында чын кандидатларның исемлеге билгеле булып, мәгълүмат чаралары аша халыкка җиткерелә. Белеп сөйлим. Чөнки 2022 елда мин дә булган идем чын кандидатлар исемлегендә. Әйтер сүзе булган язучы өчен анысы да рәхәт, газета-журналларда мәйдан бирәләр. Радио-телевидение чакыра, хәтта кем әйтмешли, “үтүк тә күрсәтә башлый”. 

Бүген без тәкъдим иткән каләмдәшләребезнең барысына да бу иләкләрне исән-сау үтеп, чын намзәт булуларын, хәтта бу олы бүләкне алуларын да телибез.
Тик бүгенге бу исемлек күпкә артып китәргә дә мөмкин бит әле. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт һәм Чаллы бүлекчәләре дә үз лаеклыларын күрсәтергә хокуклы. Талантлылар анда да байтак. Аннары төрле оешмалар да үз сүзен әйтмәс дип әйтеп булмый.

Җыелышның икенче көн тәртибе дә төрле әдәби премияләргә кандидатлар күрсәтү белән дәвам итте. Шөкер, әдипләрнең иҗатларын бәяли торган премияләр бездә шактый. Аларга да лаеклыларны бергәләп сайладык һәм таптык та.

Гаяз Исхакый бүләген талантлы һәм трибун шагыйрь Фәнил Гыйләҗев алса, әйбәт булыр дип карар кылдык. Аның “Кирмән нигезе” дигән китабын халык яратып укый, социаль челтәрләрдә дә ул үз кеше.

Такташ бүләгенә шулай ук талантлы шагыйрә 14 китап, 300ләп җырлар авторы Шәмсия Җиһангировадан да лаеклырак булмас дип таптык. Ә менә Фатих Хөсни премиясенә берьюлы өч кандидат күрсәтелде: Амур Фәлах, Асия Юнысова һәм Гүзәл Әдһәм. Бу юлы да өчесе дә лаек. Моны “Китап” радиосы да раслады. Абдулла Алиш премиясенең дә булачак лауреатлары билгеле булды: Ләлә Сабирова һәм Альберт Гаделшин. Балалар күңелен кузгатырлык, аларны битараф калдырмый торган хикәя-повестьлар язучы, төрле иҗади конкурсларда җиңүләр яулаучы әдибә бүгенге көнгә кадәр танылган балалар язучыларына бирелә торган бүләкне алмаган икән. Ләлә Сабирова шактый еллар “Сабантуй” газетасының (хәзер журнал) баш мөхәррире иде. Ә газета бу бүләкне алган. Мөгаен шулай буталчыклык килеп чыккандыр. Быел бу ялгышны төзәтергә иде инде. Оста фокусчы һәм язучы Альберт Гаделшин да балаларны теленә дә кулына да карата белә.Берничә тапкыр шаһиты булганым бар.

Ә менә октябрь аенда биреләчәк Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә лаеклыларны карауны көзгә калдырдылар. Бу гамәл дә бик дөрес булды.
Озын сүзнең кыскасы, лаеклылар тиешле бүләк-премияләрен алсын. Ә башкалар алардан премия дәгъваларга гына түгел, осталыкка да өйрәнсен. Саннары күп булудан да куркырга кирәкми, моңардан мең еллык әдәбиятыбыз отачак кына бит.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading