16+

Елатты да, елмайтты да, уйландырды да

25нче гыйнвар көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Георгий Ибушевның өченче шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узды.

Елатты да, елмайтты да, уйландырды да

25нче гыйнвар көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Георгий Ибушевның өченче шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узды.

Якташыбыз, горурлыгыбыз үткәргән әлеге чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Халык артистлары – Фердинант Сәләхов, якташыбыз Миңгол Галиев, Газинур Фарухшин, Владимир Васильев, аккомпаниатор Роман Чуйнов, атказанган артистлар – Гөлнара Байназарова, Елена Григорьевалар да катнашты биредә. 

“Рәшә чыңы”... Шушы исемдәге китаптан якташыбызның иң матур шигырьләре укылды. Аларны автор үзе дә, алып баручы Фердинант Сәләхов та, башкалар да укыды. Яраткан җырчыбызны алып баручы ролендә күрергә без бик шат булдык. Кичә барышын сценарий авторы - “Туганайлар” газетасы журналисты Фирая Моратова шагыйрьнең шигырьләрен генә түгел, җанын тоеп эшләгән.

Туган авылына, аның кешеләренә, табигатенә дан җырлаучы җырчы-шагыйребез авылдашларын  алдан ук кайгырткан: алдагы рәтләрдәге урыннар – авыл кешеләренә иде. Мондый хөрмәтне гади авыл кешесе кайда күрер иде тагын? Владимирыбызның Казанда эшләүче эшмәкәр егете – Александр Аксаков авылдашларның барысына да чакыру билетлары ясаткан. Нинди киң күңеллелек күрсәтеп, владимирлыларны тагын бер тапкыр сөендерде ул.

Ибушев елатты да, елмайтты да, уйландырды да, кайбер шигырьләрендә сагайтты да!  Шигырь кичәсенең артистның үз җырлары белән  генә  түгел, коллегаларының иҗаты белән үрелеп барачагын сизгән идем, шулай булып чыкты да. 3 сәгатькә якын барган кичә, бер сулышта узды да китте, җитми дә калды шикелле. Георгий Ибушев шигырьләренең күбесен үзе укыды, фортепьяно, өчәр баянга кушылып җырлады. Соңгы җырын микрофон да тотмыйча акапелла итеп җырлаганда да зал яңгырап торды. Бар икән тавыш! Халык җырны тыңлаганда дәррәү торып басты. Җыр тәмам булды. Ә халык, бер мизгел суларга да куркып торганнан соң, концертлар залы көчле алкышларга күмелде.

Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Ихсанова күптән түгел генә берлеккә әгъза итеп алынган Георгий Ибушевка Рәхмәт хаты тапшырды. Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев аңа үзе ясаган “Ибушев портреты”н бүләк итте. Филармония директоры Кадим Нуруллин быел  Георгий Ибушевның Тукай премиясенә тәкъдим ителәчәген хәбәр итте. “Ходай кушсын!” дип кычкырып куйганымны сизми дә калдым. Ә халык дәррәү алкышлап кабул итте бу яңалыкны. “Күптән кирәк иде!” – дип кычкырып куйды минем янда утырган бер абзый. Кичәдә китап авторы исеменә бик матур сүзләр әйтелде. Шагыйрә Луиза Янсуар “Ходай баш капкачларын ачып, кош кебек кенә гәүдәсенә шундый моңны безнең керәшенне Җиһанга танытсын өчен дә биргәндер бу Георгийга” дип әбисенең еш әйтә торган сүзен җиткерде. Ә мин язмамны Татарстанның халык артисты Владимир Васильев сүзләре белән тәмамлыйсы иттем: “Сез “искиткеч”, “гаҗәеп” дигән сүзләрне бик еш кулланасыз. Сез бит үзегез Искиткеч һәм Гаҗәеп Кеше, Георгий дәдәй!” – диде ул. Нәкъ шулай!

Лидия Пасыева.

Мамадыш районы,

Усали урта мәктәбе укытучысы.

Алиса Әхмәтшина фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading