16+

“Илһам” фильмы: “Бөек кеше турында матур фильм булырга тиеш”

Илһам Шакировка багышланган «Илһам» фильмын төшерү процессы тәмамланды.

“Илһам” фильмы: “Бөек кеше турында матур фильм булырга тиеш”

Илһам Шакировка багышланган «Илһам» фильмын төшерү процессы тәмамланды.

Шул уңайдан иҗат төркеме «ТНВ» телеканалы студиясендә җыелып, фикер алышты һәм гадәттәгечә төшерү процессы тәмамлануны тәлинкә вату белән билгеләп үтте.  3 серияле фильм Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның тормыш юлын бәян итәчәк.  

Проект легендар җырчының тууына 90 ел тулуга багышлана. Аны «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе Татарстан Рәисе каршындагы телләр комиссиясе ярдәмендә төшергән. 

– “Кеше китә – җыры кала” телесериалында без Мөһәммәт Мәгъдиевне һәм авыл кешесе образын зурладык. Һәркем үз урынында легендар. Безнең элек төшергән уртак проектларыбызда төп герой – әдәби әсәрдән образлар иде. Аны тамашачыга ничек тәкъдим итсәң, ул аны шулай кабул итә. Ә Илһам ага исә, хәзерге буын тамашачысы белән бер чорда яшәгән. Бу фильмнан тамашачы тере Илһамның образын эзләргә тырышачак. Бик җаваплы эш. Фильм җырлар белән игътибарны җәлеп итәчәк. Илһам Шакировны башкаручы актерлар да бик яхшы сайланган. Киләчәктә дә бу юнәлештә эшебезне дәвам итәчәкбез. Милләтне зурлыйбыз икән, димәк, аның киләчәге дә өметле булачак, – диде Татарстан дәүләт советы рәисе вазифаларын башкаручы, телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов. 
– Илһам Шакиров – легенда һәм татар мәдәниятенең иң югары ноктасы. Шуңа күрә бу фильмны начар төшерергә ярамый. Безнең ялгышырга хакыбыз юк. Бу бөек кеше турында матур фильм булырга тиеш, – диде ТНВ генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.

Фильмда 74 актер һәм массакүләм эпизодларда 800гә якын кеше катнашкан. Илһам Шакировка багышланган сериалны 450 сәгатьтә төшергәннәр.  Шулай да төшерү процессы якынча 7 айга сузылган. Илһам Шакиров ролен өч актер башкарган. Яңа туган сабыйны – Әмир Латков, кечкенә Илһам – Самат Вәлиуллин, ә Илһам Шакировның яшьлеген һәм гомер көзен – Марсель Мөсавиров уйнаган. 

– Театрда төп рольләрне башкарган бар, ә кинода бу – беренче төп ролем. Легендар шәхесне кинода уйнау зур җаваплылык. “Аңа охшап булырмы”, – дип борчылдым. Илһам абыйга пародияләр дә эшләп карадым. Аннан инде үзем дә төшерү процессы белән мавыгып киттем. Иң кыены, мөгаен, гримм ясау процессы булгандыр. Миңа капсулалар ярдәмендә чәч үстерделәр. Инде 4 ай шушы чәч белән йөрим. Көн саен грим бүлмәсендә 2 сәгать кенә чәч ясадым. Илһам абыйның өлкән вакытын күрсәтү өчен махсус минем битемнең күчермәсен алып, Илһам абыйның битенә тәңгәлләштереп макет ясадылар. Аннан аны биткә урнаштырырга кирәк иде. Тулаем, 4 сәгатькә якын гримда утырдым. Гримны ябыштырган клей да бик авыр юыла. Ике көн мунчада юып кына бетте (көлә), – Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы драма театры актеры Марсель Мөсәвиров.

“Илһам” фильмының премьерасы киләсе елның гыйнварында планлаштырыла. Фильм ТНВ каналында күрсәтеләчәк. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading