М.Горькийның Казанда урнашкан әдәби-мемориаль музеена Төркиядән Ф.И.Шаляпин исеме белән бәйле булган истәлекләрне - Шаляпинның үз тавышы яздырылган дүрт пластинка, 1936 елда аның истәлегенә багышлап Харбин шәһәрендә оештырылган концертның кытай телендәге китапчык-программасын һәм фоторәсемнәрне тапшырдылар.
Әле күптән түгел генә музей бинасында төзекләндерү эшләре башланып киткән. Аның директоры Марианна Гаврилова килгән кунакларны әлегә башка урынга күчерелми калган экспозиция белән таныштырды.
М.Горький музеена Ф.Шаляпин истәлекләрен алып кайтучы - аларны бик күп еллар үзендә саклаган кеше Фәрит Бичури. Ул Кытайда туа. Ә инде экспонатларның тарихына килсәк, ул болайрак. Фәрит Бичуриның туганнары 1920 елларда, Ерак Көнчыгыш аркылы, Кытай һәм Япониягә күчеп киләләр. Тора-бара, Кытайда да вазгыять алар өчен тискәре якка үзгәрә башлагач, 1952 елда йөз иллеләп татар эмигранты (шулар арасында кечкенә Фәрит тә бар) Төркиягә һәм АКШка күченәләр. Төркиядә татар мөһаҗирләре арасында Мәхмүт Алюкай исемле билгеле бер шәхес була. Ул Кытайда яшәгәндә берникадәр рус телен өйрәнә, сәясәт, бөтендөнья һәм Россия тарихы белән кызыксына. Хәзер инде ул вафат.
Менә шул кеше - Мәхмүт Алюкай Фәрит Бичуриның җизнәсе була. Ул - һөнәре буенча табиб. Федор Шаляпин белән бәйле истәлекләрне дә илдән илгә алып йөрүче, үзендә иң озак саклаучы да шушы шәхес.
М.Горький әдәби-мемориаль музее хезмәткәрләре, танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев озатуында, Төркиядән Фәрит Бичури алып кайткан яңа экспонатларны, зур рәхмәтләр әйтеп, үзләренә кабул итеп алдылар. Алар киләчәктә музейга килгән кунаклар хозурына тәкъдим ителер дип көтелә.
Тагын шуны да искә алу мөһим - Римзил Вәлиев: «Музейга тапшырылган истәлекләрнең Ватанга әйләнеп кайтуында Россиянең Төркиядәге илчелегендә Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен кайгыртучы илче-дипломат Радик Гиматдиновның да ярдәме бик зур, ул ярдәм итмәсә, чит илдән берни дә алып чыгып булмас иде», - дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар