16+

Кызыл һәм яшел носки, “Безнең җыр” концертында истә калганнар

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе 2нче сезонына йомгак ясады. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында өр-яңа табадан төшкән 21 җыр тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Яңа җырлардан гына торган концертны без дә карадык.

Кызыл һәм яшел носки, “Безнең җыр” концертында истә калганнар

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе 2нче сезонына йомгак ясады. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында өр-яңа табадан төшкән 21 җыр тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Яңа җырлардан гына торган концертны без дә карадык.

«Безнең җыр» лабораториясенең беренче гала-концерты 2020 елда ук булган иде. Менә 4 елдан соң, оештыручылар янәдән татар музыка сәнгатендә җырларга кытлыкны сизеп алган, күрәсең. Узган лабораториядә иҗат ителгән “Яшә, сула, ярат!” җыры белән кичә башланды. Аны Илгиз Мөхетдинов, Алинә Шәрипҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Кәримова, Илгиз Шәйхразиев һәм Динар Шәрәфетдинов башкарды. 
Тамашачыларны проектның “әнисе” – «Калеб» яңа буын җыенын оештыручы, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сәламләде. Быел шагыйрь, композитор, җырчыларны кысаларга керткәннәр. Иҗади төркемгә җырның темасын, жанрын да бүлеп биргәннәр. Ә хәзер барысын да тәртипкә салып карыйк.
1.    Оештыручылар концертка җаваплы караганнар. Чара вакытында башланып, вакытында төгәлләнде. Экраннарга композитор, шагыйрь, җырчыларның видеовизиткаларын күрсәтү дә шәп алым. Оркестр һәм тере тавышка башкару күңелгә май булып ятты. Лаборатория оештырып, иҗат кешеләрен берләштерү идеясе, чыннан да, үзен аклый. Әмма лаборатория ул – экспериментлар дигән сүз. 21 җырның барысы да шедевр булмаячагы да билгеле. Бөтен экспериментлар да кешеләргә барып җитми бит, бәлки, бу кагыйдә җырларга да кагылыр. Яңа җырлардан гына торган концертка тамашачы җыюы кыен, чөнки халык үзе белгән җырларга кушылып җырларга килә. Экспериментлардан концерт ясау – сәер кебек. Шулай да, һәр җыр үз тыңлаучысын тапсын дип телик. 
2.    Эльмира Кәлимуллина башкаруында “Тыныңнан йөрәгең тоярмын”, Илгиз Шәйхразиевнең “Бәхетле бул гына”, Диана һәм Илгиз Мөхетдиновларның “Бу дөньяда бар да гади” җырларының сүзләрен бөтенләй аңлап булмады. Әллә сүзләре көйгә бик туры килмәгән, әллә тавыш режиссерының хатасы, әллә җырчыларның дикциясе начар, билгесез. Сәхнәдән сүз боткасы яңгыраган кебек булды. 
3.    Илгиз Шәйхразиевнең үзенчәлекле образларда чыгыш ясарга яратканын беләбез инде. Бу юлы кара костюмына кызыл һәм яшел төстәге носки өстәгән. Парларын таба алмагандыр инде... Юк, гафу, хәзер ике төрле носки кию модада, диләр.  Мөхетдиновларның костюмнары да модный иде. Әйтерсең костюмны саескан теккән. Ялтыраган әйберне теккән дә куйган. 
4.    Чарада иң истә калган чыгыш – Анастасия Макарованыкы иде. Тамашачыларны, чыннан да, шаккатырды ул. Бик ачык костюмы да, сәхнәдә биюе дә шәп булды. Үземне “Евровидение” карап кайткан кебек хис иттем. Анастасия үзе дә “Мин әзер” дип җырлады. Европага барып чыгыш ясаса, татарча җырлаучы рус кызын, һичшиксез, үз итәчәкләр. 
5.     “Чөгендер, кыяр, кишер” турында җырны оркестрга башкарганнары моңа кадәр булмагандыр әле. Алинә Шәрипҗанова, Казан балалар филармониясе ансамбле белән, көзге уңыш турында җырлады. Бик актуаль җыр, яшелчәләр булып киенгән балалар кебек яшелчәгә бәяләр гел сикереп кенә тора. 
6.     «...шагыйрьләргә ирек бирсәң, алар гел мәхәббәт турында гына язар иде», – диде алып баручы Ришат Әхмәдуллин. Нишләтәсең инде, күрәсең, татарларның күңеле шулай куша. Лаборатория нәтиҗәсендә туган мәхәббәт җырлары арасында өметлеләре бар. Яшь җырчылар Динар Шәрәфетдинов һәм Элина Сафина дуэты сөендерде. Араларында очкыннар да бар кебек, яратып башкардылар. Яшьләрдә традицион кыйммәтләрне популярлаштыруга да каршы түгел, булсын. Тагын бер дуэт – Алмаз Хөсәенов белән Гөлназ Закирова арасында андый  ук “химия” булмады.  Алинә Кәримова, Эльза Заяри башкаруында җырлар да мәхәббәт турында иде. Ике җырчыны да тамашачылар алкышларга күмде, залдан “Браво” дип кычкыручы булды. Көчле тавышлы, моңлы җырчылар! 
7.    Йөкле булуына карамастан сәхнәләрне гөрләтүче Татьяна Ефремовага да, афәрин дип әйтик. Йөкле булуын белгәч, җырчының яңа күлмәкләре күбәйде. Хәер, барысы да зәвык белән тегелгән. Татьяна әле күптән түгел генә Төркиядә чыгыш ясап кайткан иде, тиздән бала тудыру йортына барыр вакыты да җитә. Сау-сәламәт булып тусын, Татьяна үз көчен, хәлен белә дип ышанып калабыз.
8.    Шигырь язу белән җырга шигырь язу аерылып тора. Һәр шагыйрьнең иҗат җимешенә көй язып та булмый. Кайбер җырларның шигырьләре мәгънәле дә бит, тик кызганыч, җыр өчен яралмаган. Гыйсьянчы шагыйрьләрнең шигырьләре аерым тормыш белән яши. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның да бөтен шигыренә җыр язылмаган бит. Җырларны тикшергән “худсовет”ка да сораулар күп. Миләүшә Таминдарова, Рәмис Аймәт, Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗановага өстәп, Зөфәр Хәйретдинов, Айдар Фәйзрахманов кебек шәхесләрне дә җырлар бәяләргә чакырырга кирәк булгандыр.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading