Тик менә әдәп дигәннәре...
Тамаша алдыннан залга һәм сәхнәгә азан тавышы керде. Ул салмак кына булып ишетелде. Әлмәт театрыннан мәчет ерак түгел, ахрысы. Тик театр тамашачысы диннән шактый ерак. Принциплы, кырыс кагыйдәләре белән даны чыккан әлмәтле мөселманнар белән шәһәр халкы, зыялылар арасында шактый зур упкын бар. Алар аерым диңгезләрдә йөзә. «Ромео һәм Джульетта» үлем темасын күтәрсә дә, Сакаев спектакле дә бик әдәпле итеп куелган дип әйтеп булмый. Сексизм һәм физиологик инстинктлар артистларда күренеп тора. Юк, татар эстрадасы кебек билдән түбән төшеп мәзәк сөйләмәделәр анысы. Авангард яки реалистик театрлардагы кебек сүгенмәделәр дә. Тик Искәндәр, рус театрларында эшләп, француз яки японнардан күреп, шулардагы «ирекле» ысулны барыбер сиздерде. Татар тамашачысына ул кирәкме икән?!
Бәлки, татар театрының башка телле тамашачысына кирәктер. Әйтик, ир-егетләр касыкларына «кабартма» ябыштырып чыкканнар, менә күрегез, янәсе. Янда утырган бер тәртипле татар кызы артистларга карарга да куркып утырды. Тамашачы яраткан артист шуларны тотып уйнарга мәҗбүр ителгән. Режиссер бу оятсыз саналган хәрәкәтләрне, әлбәттә, эффектны арттыру, тамашачыны котырту өчен эшләгән. Чынлап та, яңа буын кызлары аларны кычкырып, көлеп каршы алды, тик ул тамашачылар татар телле кызлар түгел иде.
Фьюжен-вәгазь
Театр дөньясында Шекспир әсәрләре, аеруча «Ромео һәм Джульетта» өлге булып санала икән. Труппалар шуның аша үз йөзен ача. Әлмәттә куелган спектакль күзне, колакны һәм йөрәкне җәлеп итүче, тетрәндерүче, сокландыручы, шок ясаучы эффектлар тезмәсе - дисбе кебек килеп чыккан. «Ромео һәм Джульетта»ның куелышы үзенә балетны да, мюзиклны, рок-операны, фольклорны, оркестрны да сыйдырган фьюжен-вәгазь кебек килеп чыкты. Үлем белән кисәтү. Бу труппадан зур талант, хезмәт, бердәмлек, төгәл хәрәкәт сорый. Аларны Сакаев, дирижер, хореограф кебек, эзлекле эшләргә өйрәткән. Ә бит артистлар аерым талант, йолдыз, аларны бер организм итеп берләштерү, көйләү җиңел түгел.
Сакаев иң нык бүленгән яки таушалган труппаларны да, театрларны да берләштерә алыр иде кебек. Казанда да 100 кешелек заллары белән дә тамашачысыз утыручы театрлар бар. Бу рус телле театрларга да карый. Шуларның берсенә Искәндәрне чакырсалар, ул Казанның мәдәни дәрәҗәсен арттырыр иде. Әнә бит, Казандагы рус телле яшьләр театрында баш режиссер юк. Казанда татарның күпчелеге татарча белми. Аларга да каядыр йөрергә кирәк. Сакаев үзе дә, дөнья буйлап «шаккатыризмнар» ясап йөрүдән тыш, касса туплый торган әсәрләр дә куя башлар иде. Ул Татарстанда төпләнсә, безгә дә хәерлерәк булыр иде. « Татар мәдәниятенә ихластан хезмәт итәсем килә», - ди ул. Искәндәр элек Уфада эшләгән. Шулай ук Мәскәүдә, Санкт-Петербургта да ул күңеленә урын таба алмас кебек. Искәндәр Татарстан халкын алдынгы карашлы, монда эшләү зур дәрәҗә, дип саный.
Казанлылар әлеге спектакльне 5 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә күрә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар