Шагыйрь Ләис Зөлкарнәйнең Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителүе уңаеннан.
Хәзерге татар шигъриятенең бер үзенчәлеген тарихи үткәнебезнең төрле чорларын аңлап, шуларга бәрабәр сүз-сурәт алымнарын үстерү, сынландыру, чагыштыру, кафия тәңгәллеге, авазлар яңгырашы мөмкинлекләрен тирәнрәк үзләштерүгә омтылыш билгели.
Әлеге фикер Риза Фәхретдиннең “Мәшһүр хатыннар”, “Ә.Рәшитнең “Сөембикә”, Зөлфәтнең “Сөембикәнең хушлашу догасы”, Р. Харисның “Идегәй”, Сөләйманның “Болгар җиле”, Р. Сәлахның “Әй, Русия!”, Р. Гарифуллинаның “Сөембикә-ханбикә” кебек үткән белән бүгенгенең бердәмлегендә туган сәяси-этнографик әсәрләрне максатчан укыганда күңелемә килде. Дәүләтчелегебезнең иң борынгы чорларда җиһан харитасында тоткан югары дәрәҗәсен тәгаен күзалларга һәм төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә яулаган бөеклекләрен югалтулары турындагы әдәби тәҗрибәләрдән, һичшиксез, шагыйрь Ләис Зөлкарнәйнең “Нугай йорты (Садактагы ун кыйсса)” (2019) һәм аның дәвамы буларак тәкъдим ителгән “Идегәй итеге” (Кунычтагы ильязма), (2021) әсәрләре татар сүз сәнгатенең югарыда искәртелгән юнәлешләрен лаеклы дәвам итәләр. Мин үземне каләмдәшемнең иҗаты белән яхшы таныш дип күкрәгемә сугып мактана алмасам да, “Кар өстендә алмалар” үстерүеннән “хәбәрдар” булып, “Мәңгелектән җил истерүе” буенча Ләиснең киләчәктә җитдирәк мәүзугъларны каләм очында “уйнатачагын” көткән идем. Жанрлык хасиятләре тәгаен аталмаган әсәрләрендә Л. Зөлкарнәй төрки-кыпчак-нугай-болгар-татар бабаларыбыз гамәлгә куйган Алтын Урда, Кушан, Хазәр, Дәште Кыпчак, Казан кебек империя-ханлыкларның тарихта тоткан урыннарын бәяләп, иң борынгы дәверләрдә һәм урта гасырларда дәрәҗәле биеклекләргә ирешеп, бөтен абруйларын югалтулары фаҗигасен җете, күргәзмәле тел белән бәян итә. Автор ошбу әсәрләрендә үзенә таяныч ноктасы итеп халкыбыз телдән-телгә тапшырып, саклап килгән югары сәнгать әсәре “Идегәй” дастанына (иң камил нөсхәсен 1940 елда Нәкый Исәнбәт язып алып, әйләнешкә кертә) таянуын искәртеп, һәр шигъри бүлеген әлеге әсәрдән алынган өзек-юллама белән башлый. Төрки чыганаклар “искәрткәнчә”, кыпчакларның мангыт нәселеннән чыккан Идегәй халкын, аның мөстәкыйльлеген саклап калу юнәлешендә күп гамәлләр башкарып, Туктамыш хан белән Аксак Тимерне татулаштыру юнәлешендә зур көч куйса да, уңышка ирешә алмый. Туган кавеме өчен җан атып яшәгән Идегәйне Мәскәү яратмый, Чөнки аның йөзендә милли җанлы һәм нык ихтыярлы шәхес күреп, аны кулга төшерә алмагач, үзен “итекче” дип атаудан “тәм” таба.
Мыскыл итә белә Мәскәү,
Мыскыл итә белә Мәскәү
Чабатасы
Чөйдә килеш...
“Долой сапожника, имеш
Долой сапожника”!.
Л. Зөлкарнәй әсәрләренең сюжет канвасын яшәп киткән дәүләтләр тарихы һәм шул берәмлекләр язмышында әһәмиятле урын тоткан Сөембикә (Сөен-Бикә), Идегәй, Туктамыш, Аксак Тимер, Үтәмеш, Сафагәрәй...образлары тәшкил итәләр. Шагыйрь аталып киткән империяләр, ханлыклар тарихын шул чор “тарихчысы” һәм хәзерге көннәр кешесе күзлегеннән чыгып бәяли. Әлеге дәүләтләрнең таркалу, югалу сәбәпләрен ачу гелән игътибар үзәгендә. Автор гоманынча, көчле берәмлекләрнең таркалуларының серләре шөһрәт һәм байлык артыннан куу тудырган көнчелек, көндәшләр белән дус-тату яши алмау, яңача фикерләүне кабул итмәү, малга сатылу, гади кешеләрнең, шул ук сугышчыларының киләчәге турында кайгырту булмау... Иң аянычы шунда дип кисәтә автор:сугышлар, берсе икенчесен юк итүләр нигездә, кан-кардәшләр, лөгатьләре, диннәре якын кабиләләр арасында бара. Бүген берсе икенчесен юкка чыгарса, мантыйкъ буенча, иртәгә үзен дә шуңа якын фаҗига көтә. Берәүгә дә “тезен чүкмәс ыру ханы Бачманның” кан кардәшләрен рәнҗетүләре, көчсезрәкләрне тезләндерү ханның башын ачы хәмердән дә яманрак әйләндерә һәм үзенең дә, дәүләтенең дә һәлакәтен якынайта. Күрше төрки һәм башка мәмләкәтләрне кыерсытуда тиңе булмаган Батый хан аеруча Болгар җирләренә кызыга һәм үз хезмәте белән яшәп яткан илне хәрабә хәленә китерә.
Таш тирмәнле Болгар җирен
Батый аты таптаганда
Диңгезгә җитеп
Кан аккан.
Батый хан ошбу җиңүе белән озак ләззәтләнә алмый. Үз империясен дә шул ук һәлакәт көтә.
Каләмен тарих эзләреннән “йөртеп”, шагыйрь икенче бер тамгалы да, үкенечле дә вакыйганы исебезгә төшерә. Тирә-якны үзләренә буйсындырып көчле, мөстәкыйль дәүләт коруга ирешкән Кырым татарлары Алтын Урда башкаласы Ак Сарайны җир белән тигезләгәндә яисә Казан Иван Грозный гаскәрләре тарафыннан камап алынганда битарафлвк “үрнәге күрсәткәндә” оныкларының киләчәген аяныч милләт буларак бөтенләй юкка чыгу хәлендә калачакларын күз алдына да к итерә алмаганнардыр...
Мәнгү хан нүкәрләре кыпчакларны урап алып, яшен-картын, хәтта хатын-кызларын кылыч аша уздырганда, үзләрен дә шул ук язмыш көтәсен төшләрендә дә күрмәгәннәрдер. Шундый мисаллар көчәеп киткәннәрнең җир шарына сыймыйча үзара сугышып, дәүләтләрен, гайрәтле ирләрен сугыш кырында калдырып, төрки кабиләләрне тар-мар итеп, славян, хәтта чиктәш Аурупа халыкларына мөстәкыйльлекләрен ныгытып, илләрен саклап калырга мөмкинлек биргәннәр. Төрки-татар дәүләтләренә иң аяныч бәла-казаны фетнәче Аксак Тимер “алып килә”. Аның Алтын Урданың дәвамчысы Туктамыш белән озакка сузылган сугышлары, галимнәр фикеренчә, 300меңгә якын ир-ат кавемен юкка чыгарганнар. Шул орышлардан соң һәм Идегәй “ярдәме” белән Алтын Урда таркала һәм мөстәкыйль дәүләтчелеген югалта.
Тарихчы Р. Хәким әлеге бәрелешләрнең төрки халыкларның язмышына китергән тискәре йогынтысы турында түбәндәгечә яза. “Әгәр дә Аксак Тимер Идел буе шәһәрләрен яндырып чыкмаган булса, Сарай, Болгар, Үкәк (хәзерге Саратов) башлап йөрүчеләр булыр иде. Рус шәһәрләрен Аксак Тимернең җимергеч явыннан урманнар саклап калды” (“Казан утлары”, 2006, №9).
Шагыйрь «яшәп киткән» хәрби берәмлекләр тарихын хәзерге чор кешесе күзлегеннән чыгып бәяләргә омыла дигән идек. Милли тарихыбызда тирән эз калдырган Алтын Урда белән Дәште Кыпчакны ул аеруча якын күреп, “сакалла археолог” кебек шәрехләп бирә.
Алтын гомер сөрә
Алтын Урда...
Дәште Кыпчакның күтәрелү, бигрәк тә таркалу чорын үкенеч хисен яшерә алмыйча, хәтта үзе шул хәлләрнең шаһиты булгандай сурәтли. “Дәште Кыпчак – мәңге татар өе” гыйбарәсен кат-кат кабатлау да тынычлык китерми. Күңел түрендә урынын тапкан дәүләтнең юкка чыгунын, әйтелгәнчә, шәхси фаҗига дәрәҗәсенә күтәреп сурәтли.
Офыкларда – рәшә!
Без китәбез!
Дәште Кыпчакмы ул?! Дәшә.
-------------------------------------
Күңелләрне дәште һәрчак
Тәңре иле
Дәште Кыпчак!
Үзара туктаусыз дәвам иткән сугыш дәһшәтләрен иҗатчы маңгайга “бәреп” сурәтләми, ә образлы гыйбарәләргә “төреп” бирә. “Туктамышлы дәвердә тукталган Ахшамга оеган картлар сыман” гыйбарәсе аяныч нәтиҗәгә китерә.
Татарның курган-
Мазары калган.
Саз кылларында
Аһ-зары калган.
Дастанның икенче өлешен “Идегәй итеге” дип, тыйнак исем белән тәкъдим итеп, “кунычтагы кулъязма” дигән ачыкламышы буенча да төп каһарманның йә героик, йә сатирик гамәлләрен көтсәң дә, өметләр акланып бетми шикелле. Тезмә авторы Идегәйнең ифрат каршылыклы шәхес булуын искәртсә дә, үзенең аңа бәясен ачыклап “ваклашмыйча” игътибарын ул чорның башка затларына юнәлтә. Аерым алганда, икенче дастанның “Сөен-Бикә” дип аталган бүлеге Казан ханлыгының күренекле шәхесен – халкыбызның сөекле, батыр кызын и скә алуга багышланган. Аны юксынуны чагылдырган, “Ханбикәне эзләп чыгу кирәк” дигән экспрессив җөмлә-чакыру, күп мәртәбәләр искә төшерелә. “Кыл кубызыдай чыңлый йөрәк” метафорасы да “Ханбикәне эзләп чыгу кирәк” җөмләсен кабатлата. “Яса-ясама”, “Иске Кисекбаш”, “Җидесу” бүлекләре теге яки бу вазифаны үтәсәләр дә Идегәй образын ачуга яңалык, итегенә “куныч” өстәмиләр.
Л.Зөлкарнәй югалтуларга ачынып, хәтта гарьләнеп язса да, борынгыларның яшәешендә уңай якларны да күрә, эзләп таба белә. Җөмләдән, Алтайдан Дунайга чаклы сузылган “Тартар иле” дип тә йөртелгән Дәште Кыпчак империясенең таркалуын иҗатчы җылы суда эрегән тозга тиңли. Мәгълүм булганча, тоз башка матдәләргә сеңеп, тәм биреп, “яшәвен” дәвам итә. Бер төрдән икенчесенә күчеп, яңару мантыйгына таянып, хыялый иҗатчы “Кыпчаклар Бөек Могол дәүләтенә нигез салганнар” һәм безгә якынрак чорга “кайтып”, Мисыр мәмлүкләре Наполеон җайдакларын сугыш серләренә өйрәткәннәр, дигән нәтиҗә ясый.
Әдәби, сәнгати, тарихи хезмәтләр вакыйга хәлләрне коры бәян итү өен генә язылмыйча мәгълүм бер әхлакый, сәяси нәтиҗәгә алып килергә тиешләр. “Нугай йорты”, авторы бу таләп турында да онытмый.
Бер урында автор “Татар бит ул яфрак түгел, яши алмый калтыранып” дип горурлык хисен алга чыгарса, икенче очракта Рәсәйнең яшәешенә, үсешенә үз өлешен керткән, Казанга нигез салган Олуг Мөхәммәд токымының ролен калкытып куя.
Әй, Рәсәй.
Син ул Алтын Урда станында
Кырыс татар
Олысы булып тукылдың!
(“Нугай йорты”).
Сурәтләү чараларының фикерне, хисне укучыга җиткерүдә “арадашчы” булуларын таныган хәлдә, иҗатчының хыялына “мөстәкыйльлек” биреп (аны кемсәдер “сенсация артыннан куу” дияр иде), чама хисе дигән бизмәнне онытыбырак җибәрүен дә искәртү ләзим. Мәсәлән, шундый манзараны күз алдына китерегез: “Идел иңләп йөзеп бара йөзләгән кораб”.
Л. Зөлкарнәй тарихта эз калдырган бик күп олы шәхесләрне атап китеп, үзендә “татар иле рухын” саклап, “Татар догасына сусаган Сөен – Бикә”не һәр тарафтан хәтер һәм сурәт үзәгендә тота. Халык иҗатында, бигрәк тә бәетләр белән мөнәҗәтләрдә, тарихи җырларда, шуларны иҗади үстергән Л. Зөлкарнәй, Сөен-Бикәнең далада үткәргән бәхетле яшьлегеннән алып, Казанга килен булып төшүе, Сафагәрәй хан белән бәхетле мәхәббәт тарихы, ире үтерелгәннән соң, улы яшь булу сәбәпле, регентша вазифасын үтәве, Казан белән саубуллашуы шактый тулы яктыртыла.
Сөен-Бикәсез Казаным
Көенгәндер, көенгәндер
Сөен-Бикәсез Казаным
Каеннарда коенгандыр-
Кара канда коенгандыр.
Сөембикә Казанны газиз ватаны итеп яратып, халкына рәхмәтле булса да, эчке сөйләме-монологы рәвешендә бирелгән юлларда “җаваплы кешеләргә” үпкәсен дә белдерә.
“Таш атачак сезгә! Үтәмешем!...
Аттан егылып калган
Үткән өчен!”
Сәерерәк тоелган бу тирән мәгънәле юлларга ачыкламышны М. Хәбибуллинның “Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный” романында таба алабыз. Коллыктан качу хыялы белән Сөембикә улы Үтәмеш һәм якыннары илә юлга кузгалалар. Шымчы сатлык җаннар бу хакта мөртәт Шаһгалигә җиткерәләр. Ике арадагы бәрелеш вакытында Сөембикә улы белән чанадан егылып төшәләр һәм әсирлеккә алыналар. Л. Зөлкарнәй шул хакта искә төшереп, балага хас “көрәшче” рухын “хуплап”, аны яклап кала алмаганнарга “таш аттыра”.
Сөембикәне, улы Үтәмешне искә алган истәлекләрдә Л. Зөлкарнәй әсәрләренә хас яшәеш, тормыш ваклыкларын бәяләү сыйфаты, һәр вакыйганы дөнья барышы үзенчәлегеннән чыгып, милли әдәбиятыбызның ачышларына таянып аңлату өстенлек бирә. Аның йөгерек өслүбе вәгазьчелекне, катып калган традицияләрне кире кагып, ачык метафорага, пластик детальгә, шартлылыкка таяна.
Шул ук вакытта шигъри юлларны кирәк-кирәкмәсә дә бүлгәләүләр, 10-9, 8-7, 6-5 иҗекле шигырьдә тәрбияләнгән кешегә бу “мавыгуы” артыгыракка киткән дигән фикер туа.
Ак суфия - 3
Бар чаңнарын – 4
Ярыштыра - 4
Табын-табын - 4
Татарларга - 4
Монда табын - 4
Шагыйрьнең юмартлыгын, татарларга “табын-табын” әзерләтүен” хупласам да, без бит мондый шәкли мавыгуларны 1917 ел инкыйлабыннан соң азынып алган “пролеткульт”, “телеграф өслүб” чорында узган идек дип уйлап алдым. Шул ук вакытта “Нугай йорты”, “Идегәй итеге” дастаннары авторның “виртуозлыгы”, шигъри буын-алымнарны үзенә буйсындыра алуы сокландырып көнләштерә.
Тулаем алганда, “Нугай йорты”, “Идегәй итеге” әсәрләрендә иҗатчы халкыбыз үткән тарихи юлны, хәтерне саклау, якты сәхифәләрне, Сөембикә кебек кадерле затларыбызны онытмау һәм гомумән халкын яратканнарның кадерен белү кебек әхлакый – сәяси таләпләрне калкытып куйганда, романтик күпертүләрне суфичылык – үгет-нәсыйхәт традицияләре белән үреп баруын истән чыгармыйк. Ләис Зөлкарнәйнең халкыбызның шанлы да, аянчлы да үткәне турында уйланып, сыкранып, киләчәгебезне кайгырту ихтыяҗын искә төшергән “Нугай йорты” (Садактагы ун кыйсса), “Идегәй итеге”(кунычтагы ильязма) поэма-дастаннарын Язучылар берлегенең Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итүенә ихластан кушылам һәм ул аңа лаеклы дип саныйм.
Тәлгат Галиуллин, Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты.
Комментарийлар