Кешеләр кайгы-мәшәкатьләрдән арыну вә рухи азык туплау өчен тыштан гади генә булып тоелган, әмма эчендә аерым бер матур тормыш кайнаган бинага йөри! Театрга!
Әлеге гүзәл тормышны “кайнатучы”, тамашачыга мизгелгә генә булса да башка дөньяга чумарга, сәхнәдә барган вакыйгалардан ләззәт алырга ярдәм итүчеләр – актерлар белән Халыкара театр көне уңаеннан аралашып алдык. Казаныбызның без яратып йөри торган татар театрларында уйнаучы актерлар ни өчен әлеге һөнәрне сайлаган? Театрда эшләүнең тискәре һәм уңай яклары бармы? Актерларның тамашачыларга нәрсә әйтәсе килә?
Фәнис Җиһанша, Г.Камал театры актеры, Татарстанның атказанган һәм халык артисты:
- Актер һөнәренә мин акрынлап-акрынлап килдем. Укытучы булырга теләп, Арча педагогия көллиятенә укырга кергәч, драм түгәрәккә алдылар. Башта кыска-кыска гына сценкалар куйсак, 2-3 курста укыганда зур спектакльләр чыгара башладык. Әлеге сәхнә әсәрләре белән якын-тирә районнарга да чыга идек. Бик күп спектакльләр куйдык, ә күңелгә кереп калганы – Т.Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш”, Нариманны уйнадым. Әлеге рольне башкарганда “Олы юлның тузаны”н җырларга кирәк, ноталарны дөрес алып бетермәгәнмендер, күрәсең, залдагы тамашачыларның миңа булышырга теләп, кушылып җырлап утырганнары истә калган. Сүз уңаеннан, без бик бәхетле группа булдык, беренче курстан ук күмәк күренешле спектакльләрдә катнаша идек. Беренче ролем сүзсез роль булды, зур сәхнәдә бай качакларның берсен уйнадым, боларның барысын да телевидение төшереп торганы да хәтердә.
Театрда бөтен нәрсә мөһим! Репетицияләргә соңга калмау – “алтын кагыйдә”ләрнең берсе, чөнки булачак спектакльгә шунда нигез салына, һәрдаим әзерлек булырга тиеш. Репетиция вакытында күп нәрсә синнән тора – эзләнүләрдән. Шулай ук кичтән сиңа шалтыратып, “Иртәгә шул җиргә, шул мәктәпкә, шундый тема буенча очрашуга барасы”, – дип әйтәсәләр, син инде әзер булырга тиеш. Театр тарихын һәм остаханә уздыру серләрен дә белергә тиеш актер кеше. Мисал өчен, бездә хәзер яңа театр бинасы, аның буенча экскурсияләр уздыруны миңа тапшырдылар. Бинаның тарихын, авторларын, ни өчен бу җирен болай яки тегеләй эшләгәннәрен мин, әйтик, белергә тиеш.
Резеда Сәләхова, К.Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты:
- Дөнья үзгәрә, техника, акча заманасында яшибез. Кеше урынына ясалма фәһем хезмәт куя. Тормышны роботлар һәм салкынлык били бара. Кешеләр арасында да салкынлык урнаша, аралашу җитми, кызганыч. Театр исә – аралашу ысулы! Икенчедән, ул – тәрбия, үгет-нәсыйхәт бирү урыны... Актер булырга кечкенәдән хыялландым дип әйтә алмыйм. Иҗади һөнәр сайлаячагым мәгълүм иде, әмма төгәл нинди икәне – юк. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда кинәт кенә театр көллиятенә барырга карар кылдым. Бер ай эчендә әзерләнеп, июльдә кереш имтиханнарын яхшы билгеләргә бирдем һәм укырга кердем. Шулай итеп тормышыма – театр, ә театрга мин кереп киттем (елмая). Сүз уңаеннан, студент вакыттан ук төрле театрларга йөрергә, хезмәттәшләремнең уйнаганнарын карарга яраттым. Кар яуса да, таш яуса да, карыйсы килгән спекталемне барып карый идем. Хәзер дә башка шәһәргә спектакль карарга бару – ул минем өчен табигый күренеш. Эшләрем тыгыз түгел икән, Санкт-Петербург, Мәскәү, Уфа кебек шәһәрләргә театрга дип очып китә алам. Сәяхәт итәргә мин бик яратам. Беренче эш көнем дә шул яратуым аркасында бик нык истә калды. Тәүге эш көнемдә Анападагы студентлар лагеренә китеп бардым, чөнки путевка инде күптән алынган иде һәм беренче эш көнемә килә алмадым. “Анда бары тик җыелыш кына була, артык зарары юк”,– дигән иде җитәкчеләр, әмма зарарын хезмәт хакы алганда күрдем - штраф формасында (көлә). Бухгалтерия шулай кызык итте.
Театр дөньясына аяк атлаганнан бирле “алтын кагыйдә”м: Тырыш! Тырыш! Тырыш! Тырышып эшләп тапкан мал гына кадерле була. Тырышып эшләсәң, рольләр дә өстәлеп кенә тора, Аллаһка шөкер!
Алсу Шакирова, Г.Кариев театры актеры:
- Мин кечкенәдән артист булачагымны белдем һәм туп-туры үз максатыма бардым. Йә җырчы, йә биюче, йә актёр чыгар әле дип бию, вокал һәм театр түгәрәкләренә йөрдем. Вакыт җитмәү аркасында, вокал дәресләреннән баш тарттым. Ә инде мәктәпне бетергәндә бию яки театр дип сайланганда, биюче булырга әтием рөхсәт итмәде, “аякларың сызлый торган булыр, кирәкмәс”,– диде. Г.Камал театрында “Биюче” спектакле бик зур тәэсир калдырганын һәм Илдус Габдрахмановка гашыйк булып кайтканымны хәтерлим: “Менә бит, нинди шәп артист! Үзе бии, үзе уйный”,–дип. Башка алай кечкенә (яшь) чакта үрнәк алган, кумир булган артистларны хәтерләмим.
Беренче зур ролемне исә мин хәйран олы яшемдә, 33тә уйнадым. “Тапшырыл…ган хатлар”да мин Галия дә, Искәндәр дә, Кадрия дә, Рафаэль дә, хәтта Гамлет та идем. Гадел Кутуй әсәре буенча Илгиз Зәйниев куйган бу спектакльгә кадәр, мин тамашачыга да, театр дөньясына да таныш түгел идем сыман. Нәкъ менә әлеге сәхнә әсәре мине актриса буларак ачты һәм яңа, төрле образларга, рольләргә бай актёрлык тормышы башланды.
Казан тамашачысы ул төрле! Ләкин күпчелеге ихлас һәм җылы энергияле. Ни кызык, безнең театрда телефон шалтыраган, телефоннан сөйләшеп утырган тамашачы сирәк күренеш. Бездә башка проблема: балалар сыйныфлары белән килгәндә, бер-берсе белән сөйләшеп, гөрләшеп утырырга мөмкиннәр. Ә кайвакыт укытучылар шаккатыралар: спектакль бетмәгән килеш, финалына җиткәндә, балаларга карап бетерергә бирмичә, торып басып, рәтләр буенча йөреп, колакчыннарны җыя башлыйлар. Болар барысы да гардеробта чират тормас өчен...
Без, артистлар, тамашачы өчен иҗат итәбез! Артистлар гына да түгел, спектакль ул бик зур төркемнең бердәм эше! Бер сәхнә әсәрен күрсәтер өчен театрның күп цехлары көч түгә.
Театрда эшләү дәвернә кадәр үк барлыкка килгән “алтын кагыйдә”м бар. Мәктәптәге бию түгәрәге остазы Кәүсәрия апа болай дип әйтә иде: “Тамашачыга синең тормышыңда булган хәлләргә барыбер. Үл, әмма бие!!!” Кечкенәдән үк шушындый тәрбия алгач, хәзер, нинди генә хәләттә булсам да, спектакльгә зыян итмичә, уйнап чыгарга тырышам.
Айгөл Шакурова, Г.Камал театры актеры:
- Татар театры һәрвакыт кирәк! Ул безнең татар телебезне саклауда төп рольне башкара. “Актер һөнәренә ничек килдегез?”, – дигәнгә “язмыш” дип җавап бирер идем. Мин 11 сыйныфны бетергәнчегә кадәр үземнең кем буласымны төгәл белмәдем. Берничә һөнәрне күз угында тоттым, “Кая алалар, шунда барам”,– дип уйладым. Мин хыялый кеше, шул хыялый булуым театрга китергәндер дә. Тумышым белән Актаныш районының кечкенә генә Тыңламас исемле авылыннан мин, анда театр дигән әйбер артык юк иде. Шул ике күрше авыл клубы берләшеп, елга бер тапкыр кыска гына сәхнә әсәре куя идек. Мин күбрәк кинолар карарга яратканлыктан, үземне күз алдыма киноактер итеп китерә идем... Хәзер исә бары тик шуны әйтә алам: тормыштагы һәр адымым театрга, актерлык һөнәренә илткән икән!
Камал театрында беренче ролем “Әтәч менгән читәнгә” спектаклендә Сәкинә иде. Шуны әйтергә кирәк, без инде студент чактан ук масса сәхнәләрендә катнаша килдек. Театрда исә “алтын кагыйдә”м бар димәс идем, күбрәк үз-үземә киңәш бу: кайдадыр укыганым бар “китапларда күптән инде барысы язылган, шуңа да китаплар укырга кирәк”,– дигән кебек, өлкән актерлар күптән син үтәсе юлларны үткәннәр, алардан үрнәк алырга кирәк.
Илназ Хәбибуллин, Г. Кариев театры актеры:
- Унынчыда укыганда туган авылым Урманайдагы халык театрына чакырдылар. “Кычыткан чыпчыгы” дигән сәхнә әсәрен куйдык, Азат исемле геройны уйнаганым әле дә хәтердә. Әзерлек процессы шундый ошады ки, кайтып әти-әнигә “Минем артист буласым килә”,– дип әйттем һәм шул көннән башлап театр белән янып йөреп, уку йортларын эзли башладым... Театрда эшләү дәверендә иң яраткан рольләремнең берсе – Кирам Карабашев, чөнки беренче кадерле образым шушы иде.
“Алтын кагыйдә”м дисциплинадан гыйбарәт. Ул булмый икән, театр балаганга, базарга әйләнә, дип әйтә иде Илдар абый көллияттә укыганда ук.
Театрда эшләүнең “плюс” һәм “минус”лары да бар. Иң зур уңай ягы, әлбәттә, биредә гаиләм, хатыным белән белән эшләү. Тормыш иптәшем Рузанна да, балалар да бергә эшкә барабыз, бергә кайтабыз. Шулай ук төрле яңа кешеләр, актерлар, режиссерлар белән танышу – “плюс”. Иң зур тискәре ягы исә – финанс мәсьәләсе, хезмәт хакының түбән булуы.
Радик Сабиров фотосы
Комментарийлар