16+

Татарның мәшһүр баянчысы һәм җырчысы Фән Вәлиәхмәтов вафат...

Бу хакта Башкортстан басмалары хәбәр итә.

Татарның мәшһүр баянчысы һәм җырчысы Фән Вәлиәхмәтов вафат...

Бу хакта Башкортстан басмалары хәбәр итә.

«Мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов вафат», дип яза, «Өмет» газетасы.

(Википедиядән): Фән Вәлиәхмәтов 1951 елның 18 гыйнварында Башкортстан АССР Шаран районының 20 генә йортлы Хафиз авылында туган. Әтисе — Гавис, әнисе — Галимә. Уфа сәнгать укуханәсен, Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1993, читтән торып) тәмамлаган.

Сәнгать укуханәсен тәмамлагач, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның концерт төркемендә 8 ел җырлый. Аннары үзенең концерт төркемен оештырып, ил буенча гастрольләрен башлап җибәрә.

1970 елдан Туймазы мәдәният сараенда солист булып эшли.

1973-1974 елларда Бүздәк районы мәдәният йортында хезмәт куя.

1979 елдан Башкорт дәүләт филармониясе солисты.

1995—2005 елларда Чаллының «Болгар» бию ансамбле (хәзерге «Болгар» бию театры) җырчысы.

Иҗаты
Көчле, үзенчәлекле бәрхет тавышка ия. Татар җырчыларының халыкчан җыр башкару традициясен дәвам итә. Утыз яше тулгач, тальян гармунда уйнарга өйрәнә. Тальян гармуннарын Удмуртиянең Чайковский шәһәрендә яшәгән Җидеяр Мөхеяровтан (Зидияр Мухояров, чыгышы белән БР Тәтешле районыннан, милләте удмурт) махсус ясатып алган.

Репертуарында Бәхти Гайсин, Мөфтәдин Гыйләҗев, Фәнир Галимов, Нур Даутов, Вәлит Илембәтов, Венер Мөхәммәдиев, Рауза Сəхəветдинова, Рим Хәсәнов һ. б. композиторларның җырлары, татар («Герман көе», «Зөлəйха», «Шахта», «Күгәрчен гөрлидер», «Рамай», «Урман», «Васфикамиләкәем», «Әрәмә», «Сагыну», «Авыл көе», «Зөләйха», «Рекрутлар җыры», «Урам көе», «Арча яклары», «Каюм көе», «Акъяр көе», «Һаваларда йолдыз», «Чибәр кызга», «Зөһрә йолдыз», «Мәк чәчәге», «Күн авылы көе»), башкорт («Гайсә ахун», «Порт Артур», «Ялчыгол») халык җырлары һ. б. җырлар. Халыкта онытылган җырларны табып алып, башкара. Татар халык җырларыннан, тальянда уйнап, аудиодиск чыгарган.

Гөлшат Зәйнашева сүзләренә «Кердем карурманнарга», «1995 елның иң яхшы җыры» — «Әле дә дуслар бар әле», «Хәтеремдә, әткәй», «Хәсәншәех» (Алмаз Галин сүзләре, Венер Мөхәммәдиев көе), «Авылга бер кайтып килик», «Аңла инде», «Йөрәгемдә моңнарың», «Көзге чәчкәләр» (Мөфтәдин Гыйләҗев көе), «Моңаймачы, дускаем», «Сарманай» (Мөфтәдин Гыйләҗев көе, Вил Казыйханов сүзләре), «Казлар юлы», «Сагындырыр әле туган як», «Син Илешкә килсәң», «Сөйгән яр», «Бар иде яшь чаклар» (Роберт Миңнуллин сүзләре, Мөфтәдин Гыйләҗев көе), «Кулда тальян гармун» (Уран Кинҗәбулатов сүзләре, Мөфтәдин Гыйләҗев көе) һ. б. җырлар Ф. Вәлиәхмәтов башкаруында популярлашып китә.

Фән Вәлиәхмәтов РФ төбәкләре һәм чит илләр буйлап гастрольләрдә йөри, татар халкының гыйбрәтле язмышка дучар булган вәкилләре белән еш очраша, шуңа күрә үз программасына милли аңны уята, җанга тынгылык бирми торган җырларны кертә. «Теләсә нинди җырга тотынмый, фәкать үзенә килешле, үзенә тиешле, үзенә муафыйк җырларны гына сайлап ала. Ул башкарган җырлар турыдан-туры халык күңеленә барып тоташа» (И. Шакиров).

«Татарстан АССРда БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә (1989), Казакъстанның Күкчатау өлкәсе Кызыл-Яр авылында Ибраһим Сәләховның 80 яшьлек юбилеенда (1991, октябрь), Карелиянең Суоярви районында әдәби-музыкаль очрашуларда, Сабантуй бәйрәмендә (Әделайд, Австралия, 2006) һ. б. бик күп мәдәни чараларда катнаша.

2014 елда Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителгән.

Фото: https://omet-rb.com/

Язмага реакция белдерегез

4

0

12

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Бик аянычлы хәбәр килеп иреште,бик авыр кабул иттем.Ышанасы килми,безнең чордашлар китә,көн саен кемдер китә...Мин апам Вафирәнең. вафатыннан соң бу доньяда яшәмим кебек,бик авыр кичерәм.Нишлисең донья шулай корылган,якыннарына сабырлык,түземлек телим.

    Мөһим

    loading